“Нурлы Иман” газетасы
Тукай авылының үз газетасының беренче саны 2002 елның 5 октябенда җир шарындагы иң олы хөрмәткә ия булган Укытучылар һәм безнең өчен иң мөхтәрәм булган олыларыбыз - Өлкәннәр көненә багышланып нәшер ителгән иде. Монда авылыбыз тарихында мөхим булган вакыйгаларның берсе булган авылда беренче газ факелын кабызу һәм анда Чувашстан җөмһүриятенең Президенты Николай Федоров һәм Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе мөфти Шәйхулислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның катнашулары да яктыртылган иде. Газетаның икенче саны Рамазанга һәм үзебез җирлек өчен Рамазан аендагы сәхәр һәм ифтар вакытлары күрсәтелгән календарь да бирелгәч авыл халкы аны бик зурлап каршы алды һәм авыл өчен нәшер итүне сорады. Әгәр газетаның беренче ике саны “Кыңгырау” исеме белән нәшер ителгән булса, алга таба аның исеме “Нурлы иман” итеп үзгәртелә. Газетаның беренче саннарын эшләүдә һәм аны нәшер итүдә Гаязетдин Җамалетдинов һәм Гүзәлия Гималетдинова зур көч куялар. Һәвәскәр газета була чыгарылганлыктан, газета бәйрәмнәрдән бәйрәмнәргә һәм төрле вакыйгаларга багышланып кына чыгарыла, шулай да биш ел дәвамында аның кырыклап саны чыгарыла.
2007 елның авыл мәхәлләсе каршында иҗтимагый Киңәшмә оешкач, аның җитәкчеләре бу газетаны нәшер итүне төп бурыч итеп куйдылар һәм ул шул елның сентябрь аеннан Тукай авылының шәхси газетасы итеп нәшер ителә башлады. Газетаны гамәлгә куючы авыл мәхәлләсе каршында эшләп килүче иҗтимагый Киңәшмә. Газетаны нәшер итү белән бәйле булган бар чыгымнарны да иҗтимагый киңәшмә үз эстенә ала. Монда авыл эшмәкәрләренең роле зур. Газета даими рәвештә айга ике мәртәбә 500 данә тираж белән чыгарыла һәм авылдагы һәр гаиләгә бушлай таратыла. Хәзерге вакытта газетаның 33 саны чыкты. Газетада төрле темага кагылган сорулар күтәрелә: дини вәгазьләр, үзебез җирлекка җайлаштырып ясалган намазлар вакыты календаре, авыл яңалыклары, котлаулар, укучылар иҗаты, бәетләр һәм башка бик күп кызыклы һәм файдалы материаллар. Газета халкыбызның көтеп алган һәм хөрмәт иткән газетасы булып тора. Бу зур хезмәт һәм тырышлык таләп иткән эшне, лаеклы ялда булуларына да карамастан, укытучы ветераннар Гаязетдин һәм Мөршидә Җамалетдиновлар алып баралар.