Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Чәршәмбе, 22.11.2017

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Сайтка билге куегыз
Барлыгы: 116
Баш бит » 2010 » Октябрь » 1 » 01-10-10 Мәдрәсә бинасында кыска вакытлы төркем эшли башлады
01-10-10 Мәдрәсә бинасында кыска вакытлы төркем эшли башлады
21:57

  Бүген, җомга көн, Тукай авылы тарихи  вакыйга узды. Мәчет янында инде өч ел эшләп килгән мәдрәсә бинасында киләсе елга мәктәпнең беренче сыйныфына укырга керүче балалар өчен әзерлек группасы үзенең эшен башлап җибәрде. Бүгенге көнгә кадәр Тукай авылы тарихында балалар өчен андый мөмкинчелек булганы юк иде әле.

Әлеге бәйрәм белән уртаклашырга Тукайга Чувашстан Җөмһүрияте мөселманнарының диния нәзараты рәисе мөфти Альбир хәзрәт Крганов та килде. Иң башлап ул балалар белән танышып чыкты, аларга китап бүләк итте һәм балаларга беренче дәресне үткәрде. Аннан балаларга һәм аларның әниләренә хәер-фатихасын биреп җомга намазын укытырга мәчеткә керде.

 Авылның аксакаллары һәм ирләр җомга намазында вакытта, балалар һәм әниләре иҗтимагый киңәшмә һәм шәкерт хатыннар хәстәрләгән табында чәй эчтеләр.

Җомга намазыннан соң мәчет каршындагы мәдрәсәдә авыл балалары өчен яңа уку елы башлау һәм балаларга кыска вакытлы төркем ачылуга багышланган  тантана башланып китте. Бу бәйрәм белән Тукай авылы халкын мөфти Альбир хәзрәт, авылның имам-хатыйбы Наил хәзрәт, мәктәп директоры Әминә ханым Баһаутдинова, иҗтимагый киңәшмә рәисе Рәфис Айсын, ветеран укытучы Гаязетдин абый Җамалетдинов һәм мәхәллә картлары исеменнән имам-наиб Рифкать хәзрәт Хабибрахманов котладылар.

Тантанага килгән һәр кунак балаларга исәнлек-саулык, бәхет һәм алдагы көндә уңышлар теләде.

 

Карап чыгулар: 212 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 5.0/2 |
Всего комментариев: 1
02.10.2010 Спам
1. Ветеран - у
Хәерле юл, сабыйлар.
Аллаһының рәхмәте булсын Сезгә - иҗтимагый Киңәшмә егетләре. Нинди изгелекле эшкә юл салдыгыз Сез. Мондый саваплы эшне башкару авыл халкы алдында мәңге онытылмаслык ЭШ.
Авылдашлар башланган эшне сүндермәс йөзеннән без дә бу ИГЕЛЕКЛЕ ЭШТӘ үзебезнең матди һәм рухи ярдәмебезне күрсәтик инде.

Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Октябрь 2010  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2017
Сайт управляется системой uCoz