Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Сишәмбе, 24.10.2017

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Мин яшим...
Барлыгы: 195
Баш бит » 2010 » Октябрь » 4 » 04-10-10 Минем чордашлар - укытучылар
04-10-10 Минем чордашлар - укытучылар
16:27

    Укытучы һөнәренең  иң гуманлы, иң кирәкле һөнәрләрнең берсе булганын исәпкә алып, . 2010 ел - Россия Президенты Д. А. Медведев Указы нигезендә Укытучы елы дип игълан ителгән иде. Укытучы хезмәте авыр да, мактаулы да. Чөнки илгә белемле кешеләр тәрбияләп бирә. . Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк дә, уңышларыбызның башында укытучы тора. Менә шушы кечкенә генә язмамда үзләренең сайлап  алган һөнәрләренә гомере буе тугрылыклы калган яшьтәшләрем – авылдашларым -" сугыш еллары сабыйлары” хакында бер-ике җөмләдән генә торган истәлегемне язып үтү теләге туды.

  Авыр сугыш һәм аннан соңгы елларда күп чордашларым җидеелык кына  тәмамласалар да, аларның кайберләре үзләренең белемнәрен тирәнәйтү йөзеннән урта белем алып югары уку йортлары тәмамларга да булдырдылар. Быел "Укытучы елы” булганга мин аларның укытучы һөнәре сайлап, аңа турылыклы булганнарын гына санап үтәм.

   Мингалеев Бевец Минегали улы (15.04.30) Тукай мәктәбен тәмамлагач, бер ара Урмай авыл кулланучылар оешмасында эшләп ала һәм белемгә омтылышлы булган егет Чурачык урта мәктәбен тәмамлап, Канаш укытучылар институтында укып биология укытучысы дипломы ала, моннан тыш ул Чуваш һәм Казан  дәүләт педагогика институтларын читтән торып тәмамлый. 1953 елдан 91 елгача Тукай мәктәбендә биология һәм география фәннәре укыта. Ул озак еллар Тукай мәктәбендә укыту бүлеге мөдире һәм директоры булып эшли. Ул фидакарь хезмәте төрле дәрәҗәдәге күп кенә мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Бевец абый "Халык мәгарифе отличнигы”, чаңгы спорты буенча спорт мастерлыгына кандидат. Бевец Минегалий улы мәктәпнең яңа бинасын төзетүдә һәм аның материал-техник базасын баетуда күп көч куя.

    Гилманов Рафаким Гелметдин улы (28.02.34 – 05.06) . Чурачык урта мәктәбен тәмамлагач Канаш укытучылар инстиутының математика бүлеген тәмамлый һәм 1954-55 елларда Комсомол районының Иске Сендер мәктәбендә математика укытучысы булып эшли. 1955-59 елларда туган авылы Тукай җидееллык мәктәбендә укыту бүлеге мөдире һәм математика укытучысы булып эшли. Белемгә омтылышы зур булган Рафаким Гелметдин улы1961 елда Чуваш дәүләт педагогика институтын читтән торып тәмамлый. Бу вакытта инде ул  Урмай урта мәктәбендә математика укыта һәм соңрак мәктәпне җитәкли. Авыр йөкне тартып баруга карамастан ул фәнни эш белән шөгылләнергә вакыт таба һәм  1973 елда педагогика фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә диссертация яклый. Фән кандидаты Рафаким әфәнде Башкортстандагы Стәрлетамак институтында доцент булып эшли, соңрак Ярославль өлкәсендә Александр шәһәрендә мөгаллимлек итә. Аның тырыш хезмәте төрле дәрәҗәдәге байтак кына Мактау грамоталары белән билгеләп үтелә һәм "Халык мәгарифе отличнигы” исеме бирелә.

....Камалетдинов Миназим Камалетдин улы (1935) Чурачык урта мәктәбен тәмамлагач Чуваш дәүләт пединститутына читтән торып укырга керә һәм ике ел Тукай һәм Чичкан мәктәпләрендә укыта. Армиядә хезмәт итеп кайткач Казан шәһәрендә мединститутка укырга керә һәм аны тәмамлап врач булып эшли.

     Ибниаминов Равил Ибниямин улы (09.06.36) Чурачык урта мәктәбен тәмамлап чыккач бераз "Гвардияче” колхозында эшләп ала һәм 4 ел армия (флот) сафында хезмәт иткәннән соң 1963 елда Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлаганннан соң бер ел юллама белән Татарстан районнарының берсендә укытучы булып эшли, ә соңыннан 1964 елдан 1996 нчы елгача Урмай урта мәктәбендә   рус теле һәм әдәбияты укыта һәм директор урынбасары һәм директоры булып эшли. Эшләү дәверендә күп еллар мәктәптә профсоюз эшен җитәкләп бара.

      Шакирҗанов Әкрәм Шакир улы (27.01.36) 1955 елда Чурачык урта мәктәбен тәмамлаганнан соң бер ара колхозда эшләп ала. 1958-63 елларда Казан дәүләт пединститутының татар-филология факультетының рус-татар теле бүлеген тәмамлый һәм ул вакыттагы канун буенча Азнакай районындагы Уразай мәктәбенә юллама белән җибәрелә һәм анда 17 ел эшләгәч Чаллы шәһәрендәге 19 номерлы мәктәптә эшли. 40 ел мәктәптә эшләү дәверенең 19 елы директор урынбасары вазыйфасында үтә. Хәзер Чаллы шәһәрендә яши. Шунысы кызык, дүрт классташ егет Равил, Әкрәм, Чичканнан Вазыйх, Галиулла  янәдән Казан пединститутында очрашалар һәм бер общежитиеда бер бүлмәдә яшиләр, бер факультетта укыйлар.

     Җамалтдинов Кыяметдин Гималтдин улы (22.03.38) в  1955 елда  Чурачик урта мәктәбен тәмамлагач Казан дәүләт медицина институтына укырга керә һәм 1960 елда аны тәмамлап хирург-стоматолог булып эшли башлый. 1961 елда Чабаксар шәһәренә күчеп килә һәм 1962 елдан поликлиникада эшләү белән бер рәттән Чабаксар медучилищесендә укыта. 1964 елдан 1968 елгача анда даими эшләп килә. Соңыннан 1968-2008 елгача Чабаксар агрегат заводы поликлиникасында бүлек мөдире булып эшли. Кыям Гималетдин улы Тукай авылында югары белем алучылардан беренче кеше.

     Җамалетдинов Гаязтдин Җамалетдин улы (15.08.1938) 1956 елда Чурачык урта мәктәбен тәмамлагач, "Гвардияче” колхозында механизатор һәм Тукай мәктәбендә башлангыч классларда укытучы булып эшли. 1965 елда Чуваш дәүләт педагогика институтының физика бүлеген тәмамлагач, 1965-67 елларда Урмай урта мәктәбендә физика укытучысы һәм директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары, 1967 елдан 2001 елгача Тукай мәктәбендә физика, математик һәм хезмәт буенча укытучы һәм мәктәп директоры булып эшли. 2000 елда "РФның мактаулы халык мәгарифе хезмәткәре” исеме бирелә. Авыл тарихын булдыру буенча күп тырыша һәм аның кыскача тарихын яза. Аңа мәктәптә эшләү дәверендә өч буынга белем бирергә туры килә. Башта Мингалеева (Хайретдинова) Әлфияны 8 класста укыта, аның кызы Гөлфиягә физикадан дәресләр бирергә туры килә һәм, ниһаять, аның малае Фәнисне дә урта мәктәтне тәмамлаганчы укыта. Аның сөйләгәннәреннән күренгәнчә, аңа үзе белем биргән өч буын укучылар белән бер коллективта эшләргә туры килә. Ул Нурдания Санатуллинага математикадан белем биргән булса, аларга Гүзәлия Шакуровага математика һәм физикадан белем бирергә һәм бергә эшләргә туры килә, ә инде соңыннан бу өч буын укытучыга Зиннәтуллина Гүзәлгә белем биреп бергә эшләргә туры килә.

      Гайналова (Кульманкова) Рушания Җамалетдин кызы (03.11.39) Чурачык урта мәктәбен тәмамлагач Комсомол район кулланучылар системасында сатучы булып эшли. Әтисе каныннан килгән укытучылык һөнәре аңа тынгылык бирми һәм тиз арада Канаш педучилищесен тәмамлап 1962-69  елларда Тукай мәктәбендә башлангыч классларда эшли. Белемгә омтылучы кыз урта махсус белем белән генә туктап калмый һәм читтән торып Алабуга педагогика институтын тәмамлый. Ул 1969-75 елларда рус теле һәм әдәбиятын укыта. Уңган һәм булдыклы кызны югарыда торучы түрәләр дә күреп ала һәм Комсомольск район мәгариф бүлеге аппаратына күчерәләр, ул анда ун ел эшли. 1985- 90 елларда Комсомол урта мәктәбендә директор урынбасары булып эшли. Берүк вакытта 1975 -85 елларда профсоюзның район комитетын җитәкли һәм просоюзның өлкә комитетының әгъзасына сайлана. 1985-90 елларда Волгоград өлкәсенең бер мәктәбендә эшли.   Хәзер лаеклы ялда. Ул республика һәм район дәрәҗәсендәге күп кенә мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Рушания Җамалетдин кызы Тукай авылы хатын-кызлары арасында иң беренче югары белем алган ханым.            

                                                                                                                                                                                                                          Г.Җамалетдинов

Карап чыгулар: 316 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Октябрь 2010  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2017
Сайт управляется системой uCoz