Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Җомга, 29.03.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Мин яшим...
Барлыгы: 200
Баш бит » 2012 » Февраль » 11 » 11-02-12 “Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены” узачак
11-02-12 “Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены” узачак
19:41

  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында "Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены”н үткәрү буенча оештыру комитетының утырышы узды. Әлеге утырышта Бөтенроссия татар авыллары оешмасы рәисе Рәшит Сәнҗәпов, Чувашиянең Шыгырдан авылы башлыгы Рәшит Купкенов, Урмай авылы башлыгы Минзаһит Зәйнуллин, Комсомол районы татарлары милли мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов, БТК БК рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин, БТК БК рәисенең урынбасары Марс Тукаев катнашты. Утырышны БТК БК рәисе Ринат Закиров алып барды.

   "Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены” 23–25 март көннәрендә узачак. Беренче көнне ул Казанда узса, икенче көнне җыенга килүчеләр Чувашиядәге өч татар авылында Шыгырданда, Урмайда, Тукайда булачаклар. Җыенда сүз татар авылындагы эшмәкәрлек, авылларның сакланышы, алардагы проблемалар, хәл итү юлларын эзләү, икътисадый элемтәләр, авылларны саклау һәм үстерү буенча дәүләт программаларын файдалану һәм башка мөһим мәсьәләләр каралачак.

Карап чыгулар: 700 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Февраль 2012  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz