Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Чәршәмбе, 24.04.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Сайтка билге куегыз
Барлыгы: 116
Баш бит » 2012 » Февраль » 15 » 15-02-12 Бабайлардан үрнәк алып милләтебезне, динебезне, телебезне саклаячыкбыз
15-02-12 Бабайлардан үрнәк алып милләтебезне, динебезне, телебезне саклаячыкбыз
11:08

Син югалтма, татар, үз кыйблаңны,

Кычкырып әйт, татар, үз сүзеңне!

Якла, Ходай, якла татарыңны!

 Сакла, татар, сакла үз-үзеңне!

   Мин Чувашстанда яшәүче 38 мең татарның бер баласы. Мин яши торган авыл Габдулла Тукай исемен йөртә. Авыл исемнең аңа карата бе бәйләнеше дә юк, шулай да бу ике исем белән мин горурланам. Авылыбызда 1800 гә якын татар яши, тик безне мишәрләр дип йөртәләр. Мин "татар гөленең" шундый төрле-төрле чәчәкләргә бай булуына кызыгам. Ул чәчәкләрнең нинди генә исеме юк бит, мишәр, керәшен, нугай, себер татары, касим татары һәм тагын бик күп исемнәр. Шул "чәчәк"ләрнең берсе генә шиңсә дә татар "гөле" үзенең матурлыгын югалтыр иде, ә без аны шиңдермәскә тырышабыз. Кайсыбер якларда татар милләтеннән булган кешеләр татарча сөйләшергә дә оялалар. Бер-берсенә русча белмәсәләр дә исемнәрен русчалатып, я булмаса чит илдә яшәүче кешеләр исеме белән "алыштырып" дәшәләр. Минем яши торганавылым чиста татар (мишәр) авылы. Бездә чит милләттән булган бер генә кеше дә юк. Авыл үсә. Ике халык санын алган чорда гына да авылда кеше саны 114кә арыткан. Бу елга уртача13-14 кешегә арткан. 2011 елда авылда авылда 35 бала туган.Аларга барысына да чын-чын татар исеме бирелгән. Мин үзем Тукай авыл урта мәктәбенең бишенче классында укыйм. Мәктәбебез зур, ике катлы. Анда авылдан гына 300 бала укый. Киләсе елларда укучылар саны тагын да арта. Шуны исәпкә алып быел мәктәбебезне зурайтып янкорма һәм балалар бакчасы төзергә тотынырга тиешләр. Авыл халкы бик тырыш, уйланган уйны тормышка ашырырга тырышалар. Башка мәктәпләрдә әзерлек класслары эшләгәнне исәпкә алып мәхәллә картлары һәм иҗтимагый Шура мәдрәсә бинасын вакытлыча (өйлә)гә кадәр аларга биреп торырга булды. Менә икенче ел инде бу группа уңышлы гына эшләп килә.

   Авылда мәчет каршында "мәдрәсә" эшләп килә, анда яшьүсмерләр һәм балалар гына түгел урта яшьеләр дә укырга йөри. Хәзер авылда күп кенщ кеше гарәп хәрефләрен өйрәнә.

   Авылымның киләчәге бар. 2012 елда гына да авылда дистәгә якын бала туган. Аларга исемне мулланы чакыртып куялар һәм Диния нәзарәте ясаткан "исем кушу" кәгазе тапшырыла, яңа никахлашканнарга "никахлашу" турындагы таныклык тапшырыла. ~

   Авылда Корбан, ифтар, мәүлид мәҗелесләре зурлап үткәрелә.Корбан, ифтар мәҗелесләре ир-атлар (хатын-кыхзларга аерым) өчәр җирдә уза. Кайбер кешеләр бугазлаган кобаннарын "Гөлстан" мәдрәсәсенә тапшыра. Бу мәҗелесләр хакында тәфсилләп язу күп вакыт һәм кәгазь алыр иде. Безгә ул шулай булырга кебек инде, ә читтән килүчеләр кызыгып китәләр. Бездәге хәл-әхфәлне язып, ябулмаса телевизордан халыкка җиткезү өчен һәрдаим журналистлар килеп тора. Авылдагы торышны Бөтендөнья татар конгресы да, Диния нәзәрәте дә, төрле җыелышларда халыкка мисал итеп куялар. Авылдагы тормышны һәм аларның шөгыле белән танышу йөзеннән март аенда татар эшмәкәрләренең килүе көтелә. Инде өченче ел Ислам лагерын ябуга багышлап; "Шәкертләр бәйрәме" - Балалар Сабантуе үткәрелә. 2012 елда бу бәйрәмне Республика Балалар Сабантуе итеп үткәрү күздә тотыла.

   Рәхмәт әби-бабайларга, әти-әниләргә алар милли йолаларны, дини гореф-гадәтләрне саклап килгәннәр һәм дәвам итәләр. Без дә алардан күреп дәвам итәрбез. 2011 елда авылда яңа мәчет ачылуга 20 ел җиткәнне һәм шул уңайдан булачак мәдрәсәгә нигез ташы куюныүткәрдек. Бу бәйрәмне халык үз эстенә алып үткәрде. Бу тантанага багышлап 8 корбан бугазланды һәм чирәмлектә зур мәҗелес үткәрелде.

   Авылыбыз милләтне һәм дини йолаларны авыр чорларда да саклап килгән һәм хәзерге көндә дә бара. Без дә олылар алдында вәгъдә бирәбез шундый рухта дәвам итәргә һәм тагын да көчәйтергә, һәр җирдә дә милләтебезнең, динебезнең торышы бездәге кебек барса милләтебезнең киәчәге бар.

"Көмеш каләм".

Тукай урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Ринас Илдар улы Җамалетдинов

Карап чыгулар: 727 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Февраль 2012  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz