Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Җомга, 26.04.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Сайтка билге куегыз
Барлыгы: 116
Баш бит » 2011 » Ноябрь » 15 » 15-11-11 Көмеш каләм: Тукай авылы, 9 сыйныф укучысы Айнур Җамалетдинов
15-11-11 Көмеш каләм: Тукай авылы, 9 сыйныф укучысы Айнур Җамалетдинов
21:54

                                  БЕЗНЕ КУЧАТНЫКЫЛАР”, -  ДИЛӘР

 

                                                                                                          Хәтерләүдән курыкма син,

                                                                                                          Үткәннәрне онытма син!

                                                                                                          Бел син ерак бабаларның

                                                                                                                                             Ничек итеп көн иткәнен,

                                                                                                                                             Ни иккәнен, ни чәчкәнен,

                                                                                                                                             Нинди уйлар, нинди моңнар

                                                                                                                                             Калдырып киткәнен.

   Һәр як үзенчә матур, үзенчә күркәм. Әмма кайсы як кына булмасын, ул, барыннан да элек, шул матурлык һәм байлыкны бар итүче һәм аны саклаучы хезмәт кешеләре белән, илен чын күңелдән яратучы тыйнак холыклы, киң күнелле юмарт халкы белән матур.

   Рәсемдә беренче рәттә утырганнар Галләм абыйның хатыны Сания, дәү әтинең әнис Мөнирә оныгы Илхам белән, дәү әни Мөршидә, икенче рәттә басканнар Галләм абый кызы Әлфира, дәү әтинең абыйсы Галләм , галләм абый кызы Илхамия, әкрәм абый хатыны Наилә апа, дәү әтинең энесе Әкрәм, дәү әти Гаяз һәм аның кызы Гөлнара 1980елда 

   Һәр якның әнә шул бөек хис белән бергә үрелеп үсүче мактаулы эшләре, данлы кешеләре, данлыклы нәселләре  бар. Кеше гыйлем алып кына түгел, ә үзенең хезмәте белән мактаулы булырга тиеш.

   Вакытында Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) урамда, авылча гади гына киенгән, үзеннән олы бер кешене очрата һәм алар сәлам бирешәләр, шуннан соң Пәйгамбәребез аңа кулын суза, тик авыл агае аңа кулын сузмый.

   Пәйгабәребез: "Нигә кулыңны бирмисең?” –дип сорый.

   Авыл агае: "Мин басудан эшләп кенә кайтам, кулым пычрак”, -ди

   Шуннан соң Пәйгамбәребез аның "пычрак” кулын алып үбә. Моннан күренгәнчә хезмәт кешесенә Пәйгамбәребез дә зур ихтирам белән караган.

   1552 елларда Рус дәүләте Казан ханлыгын яулап алгач, үзенең яулап алган җирләрен кыпчак һәм башка халыклардан саклау максатыннан "засечные линии” төзетә. Бу линияне төзетү өчен безнең якларга төрле милләп кешеләре җәлеп ителә. Шулар арасында безнең мишәр бабаларыбыз да була. Патша хөкүмәте аларга төпләнеп утрак тормыш төзү өчен җир аерып бирә. Безнең беренче Тукай бабабыз гаиләсенә Кондырлы елгасының уң як ягыннан җир киштәге туры килә. Алар аны урманнан чистартып басу ясыйлар һәм шул урында төпләнеп калалар. Вакыт уза. Авыл зурая һәм төрнәкләнеп бара. Менә шулар арасында безнең ерак бабабыз Әхмәтҗан да була. Авыл үсә, патша хөкүмәте тарафыннан аерып бирелгән җир аз, гаиләне туендырып, киендереп тормыш алып барырга кирәк була. 

   Әхмәтҗан бабай Яфиз исемле малаен Чичкан авылы баена хезмәткә бирә.  Яфиз уңган, сүз тыңлаучан егет була. Бай бабайның яшьүсмер кызы белән Яфиз уртак сүз табалар һәм гаилә корырга булалар. Ике як сөйләшеп ике яшьне гаиләле итәргә булалар.

   Татарларда булган йола буенча, кызның әти-әнисе кызга бирнә итеп буаз сарык бирәләр. Сарык нәселе үрчемле була. Яфиз бабайның терлекләре үрчи, хәтта вакыт үтү белән сарык көтүе дә чыгара. Яфиз бабай зур гәүдәле, уңган, эшне җиренә җиткереп эшли торган тәртипле кеше була. Җирне һәм терлек-туарны яраткан кешегә Аллаһы тәгалә җаен чыгарып кына тора. Авылның кайбер эш сөймәгән һәм ялкау кешеләре үзләренең җир пайларын Яфиз бабайга саталар һәм, яз җиткәч, ялланып үзләре үк эшкәртеп тә бирәләр. Яфиз бабайның 10 баласы  (4малай, 6 кыз) да бик эшчән булалар һәм күп эшне үзләре башкара. Алар теләсә нинди каршылыкларга да каршы торырлык шәхес булырлык итеп тәрбияләнеп үсәләр һәм үз тормышларын кирәкле дәрәҗәдә алып баралар. Алар башка байлар кебек саран да куштан да булмыйлар. Алар тирә күршеләр сөтен савып ашасын дип кәҗәләр асырыйлар һәм сөт кирәк кеше килеп савып ала.

   Яфиз бабайның кече малае Хөснитдин була. "Алма агачыннан ерак төшми”, дигәндәй Хөснитдин бабай да уңган, эш сөючән кеше була. Терлеге күп, икмәге дә байтак булган. Берничз сугылмаган кибәне дә һәр елны ындырда кышлый торган була. Хөснитдин бабайга ике мәртәбә гаилә корырга туры килә. Аның беренче хатыны Мәрхуб белән 1 кыз һәм 1 малайлары була, ә икенче хатыны бәдигадан 6 баласы (3 кыз, 3 малай) була. Хөснитдин бабай яшәгән вакытка Октябрь революциясе, раскулачивание,күмәк хуҗалыклар оештыру чорлары туры килә; тик алар раскулачиваниедән читтә калалар. Юмарт, ярлы-ябагай кешеләргә мәрхәмәтле  булуы аны төрле зыян-зәрәтләрдән саклап кала. Белеме әллә нинди булмаса да, тәҗрибәсе барлыктандыр инде ул 1920-21 елларда авыл Советы рәисе булып эшли. Хөснитдин бабай 1939 елда вафат була.

   Хөснитдин бабайның кече улы Җамалетдин (1907-1989) төп нигездә кала һәм аңа ярлылар комитетыннан күп кенә җәфалар күрергә туры килә. Ул 1931 елда беренчеләрдән булып колхозга керә. Терлекне бик яратканга аны ат караучы итеп куялар һәм колхозда төэшләрдә эшли. 1933-38 елларда Мәскәү һәм С.Петербург шәһәрләрендә эшли. 1932 елда Минегали кызы Мөнирә (1912-1981) белән гаилә коралар һәм аларның 12 балалары туа, шуннан 8се озак еллар яшиләр. Әлегә аларның 3 малайлары ; кызлары үз гаиләләре белән яшиләр. Бүгенге көндә Җамалетдин бабай белән Мөнирә әби нәселеннән 120 кеше якты дөньяда яши.  Җамалетдин бабай бик оста мич чыгаручы була һәм ул 1950нче еллардан алып 198о елларгача берничә йөз мич чыгара. Аңа мич чыгартырга чиратка язылып торалар, хәтта чит төбәкләрдән дә.

   Җамалетдин бабай белән Мөнирә әбинең дүртенче баласы безнең дәү әтиебез Гаязтдин 1938 елның 15 мартында дөньяга килә. Ул урта мәктәп тәмамлагач колхозда механизатор булып эшли, соңыннан Чабаксарда педагогика институтын тәмамлап 40 елдан артык укытучы булып эшли, һәм шуның соңгы 10 елын мәктәп директоры булып эшләргә туры килә. Лаеклы ялда булса да ул тик утырмый, авыл тарихы буенча материаллар туплый һәм аларны киләчәк буынга мирас итеп калдыру йөзеннән аларны бергә җыеп китап итеп яза.

   Алар 1965 елда Казан арты Дөбъяз ягы Суыксу авылы кызы дәү әнием - Мөршидә Һидият кызы белән тормыш коралар. Һидият бабай озак еллар авыл Советы рәисе, колхоз рәисе, райфо мөдире булып эшли һәм әбиебез Гарифә белән 3 кыз һәм 1 малай тәрбияләп үстерәләр.

   Дәү әнием 35 елдан артык Тукай мәктәбендә укучыларга тарих һәм география фәннәреннән белем бирә. Алар икесе дә намуслы хезмәтләре өчен төрле грамоталар һәм мелальлар белән бүләкләнәләр. Алар ике бала тәрбияләп үстерәләр. Аларның олы кызлары Гөлнара апа Казанда яши һәм аптека мөдиренең урынбасары булып эшли. Ул фармацевтика училищесе һәм технология университетын тәмамлый. Аның малайлары Рамил энергетика университетын тәмамлый, ә Наил шунда ук чыгарылыш курсында укый. Алар икесе дә үзләренең һөнәрләре буенча бер учреждениеда эш итәләр.

    Әтием Айрат 1972 елда туа. Тукай мәктәбендә тугызынчы классны тәмамлагач Казанда төзүчеләр хәзерләү теникумын тәмамлый һәм Чабаксарда Түбән Новгород сәүдә университетының филиалын тәмамлый. Ул дистә елга якын Урмай авыл җирлегендә җир эшләре буенча белгеч һәм хәзер Комсомол район администрациясендә юрист булып эшли. Ул әнием Гөлназ Минзәкрәм кызы белән 1994 елда өйләнешәләр. Әнием башта Канаш педагогика училищесен һәм соңыннан Чуваш дәүләт педагогика университетын тәмамлый. Ул Тукай урта мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы булып эшли. Алар өч бала тәрбияләп үстерә. Мин – Айрат 9 класста, сеңелем Элназ 4 класста укыйбыз, ә энебез Айзат балалар бакчасына йөри.

   Бабам  Минзәкрәм Галимҗан улы күп балалы гайләдә үсә, яшьли атасыз кала. Гаиләдә күп кенә эшләрне башкарырга туры килә. Әбием Мөсфирә Галәлетдин кызы күп балалы гаиләдә тәрбияләнеп үсә, алар 10 бала үсәләр. Әбием озак еллар Урмай Комсомол селпосында сатучы булып һәм озак еллар "Тукай” колхозында ревизор була. Әбием белән бабам 1кыз һәм 2 малай тәрбияләп үстерәләр., аларның 7 оныклары үсә.

   Бабам якты дөньяда юк инде. Урыны оҗмахта булсын.   

   Язмамның башын "Безне кучатныкылар, диләр дип куйган идем. Моның сере нәрсәдә? Минем карт бабамнарбик кайнар канны, үз эшләрен җиренә җиткереп эшли торган, кеше астына калмый торган уңган халык халык булганнар. Авыл халкы аларны шундый холыклы булганга "кучат йөрәкләр” дигәннәр. Менә шуннан безнең нәселгә кучатныклар, дип кушамат такканнар.

Җиде буын бабаңны да

Белү бик кирәк диләр,

Аларның яшәү дәверен 

Истә тотарга кирәк.

Әби-бабай исән чакта

Белеп калырга тырыш,

Бездән соңгы буынга

Тапшыру безгә зур бурыч.

Санап-санап утырдым да 

Үзем белән җиде буынны таптым,

Бабайларның шөгылләрен

Кәсепләрен барладым.

   Дөньяда изге саналган әйберләр була. Туган ил, туган авыл, шәhәр, туган нигез, нәсел шәҗәрәсе. Боларны белмәгән, санламаган кеше Кеше дигән бөек исемне йөртүдән туктый: ул маңкортка әйләнә. Бу яктан караганда, мин бәхетле, чөнки әти-әниемнән, әби-бабамнан, туганнарымнан үземнең кемлегемне, кайсы нигез-туфракка караганлыгымны аңладым. Әлеге хезмәтне яза башлаганчы мин ике-өч бабамны белә идем. Ә менә бабаларымның кемнәр булуы турында уйлаганым юк иде әле. Әтием, бабам, әбием, дәү әнием миңа шушы изге дөньяны – минем нәселем тарихын – шәҗәрәмне аңларга булыштылар. Алар сөйләгәннәрдән, бабам язмаларыннан чыгып, гаилә архивындагы кыйммәтле документларны, фотосурәтләрне, хатларны кулланып , әлеге хезмәтемне  яздым.

 Менә шундый кыскача шәҗәрәсе минем нәселемнең.

 Язманың күләме чикле булганга язманы шуның белән тәмамларга булдым.

 Тукай урта мәктәбенең тугызынчы класс укучысы 

 Җамалетдинов Айнур Айрат улы.

Карап чыгулар: 843 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Ноябрь 2011  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz