Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Пәнҗешәмбе, 25.04.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Мин яшим...
Барлыгы: 200
Баш бит » 2012 » Февраль » 16 » 16-02-12 Соңгы “Урмай моңы”: җыр сәнгате киләчәге – “ART-MADHIA” фестивале
16-02-12 Соңгы “Урмай моңы”: җыр сәнгате киләчәге – “ART-MADHIA” фестивале
15:10

   27 февральдә Казанның Кәрим Тинчурин театрында XXV "Урмай моңы” фестиваленең Гала-концерты узачак. Күп җырчыларга юл ачкан "Урмай моңы” фестивале быелдан соң башка үткәрелми. Чуашстан татарларының мәдәни лидеры Фәрит Гыйбатдинов татар җыр сәнгате киләчәген  "ART-MADHIA"  фестивалендә күрә.

   "Урмай моңы” фестивален 25 ел дәвамында Чуашстан татарлары оештырып килде. Шул вакыт эчендә Чуашстандагы татар милли сәнгате зур үсеш алды, яңа җырчылар туды, "Урмай моңы” Русия төбәкләрендәге татар яшьләренең җыр сәләтен ачарга ярдәм итте. Лилия Муллагалиева, Фәридә-Алсу дуэты, Мәликә, Эльвина, Игорь Дмитриев, Ульяннан Әлфия Рамазанова, Мәскәүдән "Айкай” төркеме, Резеда Вәлиева, Чуашстаннан Илдус Шәйдуллинга җырчы булырга "Урмай моңы” фестивале ярдәм итте. Ягъни Чуашстан татарлары шул рәвешле татар дөньясы сәнгатен үстерүгә зур өлеш керттеләр.

   Казанда соңгы мәртәбә узачак фестивальдә кунак булып Лилия Муллагалиева, Әлфия Рамазанова, Рафаэль Латыпов, Резеда Шәрәфиева, Вил Усманов, Ринат Рахматуллин, Илдус Шәйдуллин, «Хаят», «Эльбрус» ансамбльләре катнашачак. Шулай ук "Урмай моңы”на Казакъстаннан казакъ, Кытайдан уйгур, Кабарда республикасыннан балкар егете килә, чуваш кызы жырлаячак. Әлбәттә, концерт Чуашстан татарларының "Мишәр” ансамбленнән башка үтмәячәк.

   Фәрит Гыйбатдинов: "Рок, джаз үсеше кирәк”

   25 ел дәвамында "Урмай моңы” фестивален уздырган Фәрит Гыйбатдинов сүзләренчә, "Урмай моңы” максатын үтәде. — Баштагы 10-15 елда тере инструменталь музыка иде, жырчыллар төрле юнәлештә эшлиләр иде. Хәзер инде бөтен тишек ачык – эстрада попсадан ерак китә алмый.Эстраданың чын юнәлешлэре – рок, джаз, ягъни чын эстрада юк дәрәҗәдә. Монда профессиональ үсеш юк — , ди "Татар заманы”на Фәрит Гыйбатдинов.

   Шул ук вакытта бар татар дөньясына үрнәк булган, татар-мөселман мәхәллә системасы эшләгән Чуашстан республикасы татарларының мәдәни лидеры  Фәрит Гыйбатдинов татар җыр сәнгатенең киләчәген «ART-MADHIA” фестивалендә күрә. Бу фестивальне Чуашстан татарлары яңа уздыра башлады. АРТ дигәне — инглиз сүзе- ул культура дигәнне аңлата. Ә мәдхия дигәне, билгеле инде мактау, олулау дигән мәгънә бирә. Ягъни, Фәрит әфәнде Гыйбатдинов тырышлыгы белән уза торган әлеге фестивальне данлау, мактау культурасы дип тәрҗемә итсәк, хилафлык булмас. Әмма, башка фестивальлләрдән аермалы буларак, монда шәрә җырчылар, бозык музыка һәм теләсә нәрсәне мактау түгел. Фестивальнең девизы – «ЗИКЕР, ФИКЕР, ШӨКЕР”. Ягъни, "ART-MADHIA"  мөселман җырлары, мөнәҗәтләр, илаһилар, бәетләр әйтелә торган, шулар нигезендә Аллаһны данлау, аңа хәмедләр уку. Корьәннең беренче сүрәсе Фәтихә дә бит «Әлхәмдүллиләһи Раббил гәләмин” дип башлана. Ягъни, гәләмнәр Тәрбиячесе булган Аллаһы Тәгаләгә мактаулар һәм олылауларыбыз булсын, дип ачыла Фәтиха сүрәсе. Шулай булгач, әби-бабаларыбыздан калган яисә бүгенге авторлар чыгарган зикерләр, мөнәҗәтләр нишләп әле аерым бер фестивальдә яңгырамаска тиеш?, ди Фәрит Гыйбатдинов.

   Чыганак:  Татар Заманы

Теркәлүләр: Картина 1
Карап чыгулар: 828 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Февраль 2012  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz