Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Чәршәмбе, 22.11.2017

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Сайтка билге куегыз
Барлыгы: 116
Баш бит » 2012 » Февраль » 17 » 17-02-12 Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Татар исламын җәдитчелеккә дә, кадимчелеккә дә кайтарып калдыру дөрес түгел”
17-02-12 Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Татар исламын җәдитчелеккә дә, кадимчелеккә дә кайтарып калдыру дөрес түгел”
12:09

   Русия ислам университеты ректоры, сәяси фәннәр докторы Рәфыйк Мөхәммәтшин белән җәдитчелек белән кадимчелек хәрәкәте хакында сүз алып барабыз.

   - Соңгы вакытта җәдитчелек белән кадимчелек мәсьәләсен куерта башладылар. Татарстанда элегрәк, чыннан да, җәдитчелеккә, аерым алганда, евроисламга таяну булса, хәзер, киресенчә, кадимчелеккә басым ясала дип баралар. Сез бу өлкәне өйрәнгән галим буларак, нинди фикер белдерә аласыз?

   - Элек тә, хәзер дә бу хәрәкәтнең әһәмияте кимемәде. Кызганыч, әмма җәдитчелек белән кадимчелек проблемын аерым  бер даирә үз көндәшләренә каршы идеологик корал буларак файдалана башлады. Бу минем өчен бик сәер. Чөнки җәдитчелек һәм кадимчелек хәрәкәте фәнни яктан җитәрлек өйрәнелмәгән, фикер төрлелеге дә гаять зур. Эш бит безнең кадимчелек белән җәдитчелекне ничек аңлавыбызда. "Җәдитчелек – безнең татар исламы”, — дип йөрүчеләр бик күп, яки киресенчә, "Кадимчелек – ул безнең ислам”, — дип тәкрарлыйлар. Җәдитчелек белән кадимчелекне без исламның бер төре дипме, яки татар җәмгыятен алга җибәрер өчен файдаланылган бер идеология дип карыйбызмы? Бөтен мәсьәлә шуңа кайтып кала.

   - Җәдитчеләр дә, кадимчеләр дә дин мәсьәләсенә кагылган шактый күп хезмәтләр язган. Һәм монда фикер төрлелеге шактый. Шул яссылыктан чыгып, кайберәүләр традицион исламны йә җәдитчелеккә, йә кадимчелеккә кайтарып калдыра.

   - Әлбәттә, җәдитчелекне без татар исламы дип берничек тә әйтә алмыйбыз. Бу зур хата. "Җәдитчелек ул безнең татар исламы, кадимчелек тә безнеке, әмма ул искергән”, — дип лаф оручылар җитәрлек. Ислам – ул бер инде, әмма җирле төбәк үзенчәлекләрен һәрвакыт кабул иткән. Татар җирлегендә мәзһәб (шәригатьтә хокукый мәктәп) буенча Әбү Хәнифә, гакыйдәдә (иман нигезләре) Матуриди таралган булган. Шуңа да татарларда ислам үзенчәлеге, беренче чиратта, җәдитчелек яки кадимчелек белән бәйле түгел, ә аның мәзһәбе һәм гакыйдәсе белән бәйле. Татар җәмгыяте һәм шунда яшәүче мөселманнар бар. Шуңа күрә җәмгыятьне үстерү проблемасы булган. Бу бигрәк тә XVIII гасыр ахыры – XIX гасыр башында актуальләшә. Дәүләтчелек җимерелгәннән соң, татарлар Русия империясе эченә кергәннән соң, җәмгыятьне алга җибәрү проблемы килеп баса. Җәмгыятьне үстерү юлларын эзләгәндә XIX гасырда җәдитчелек килеп чыга. XIX гасырда татарларга үсештә бердән-бер юл – ул мәдрәсә ачу булган, башка мөмкинлекләр бирелмәгән. Әби патша мәчет һәм алар каршында мәдрәсә ачырга рөхсәт биргән. Җәдитчелек ул, беренче чиратта, мәгариф белән бәйле. Моны татарлар җәмгыятьне үстерер өчен исламнан тыш бер корал итеп файдаланган. Ике гасырдан артык вакыт эчендә мәгариф системасы тулысынча таралып юкка чыгып беткән була. Татарлар өчен гасырлар буе Урта Азиядан килгән Бохара системасы кире торгызыла башлый. Ул, әлбәттә, классик мәгариф системасы. Бәлки ул бүген дә үз әһәмиятен югалтмагандыр. Ләкин Русия империясе уртасында яшәгән татарлар классик мәгариф системасы белән нишли алалар? Алар камил рәвештә гарәпчә, ислам нигезләрен беләләр, шул ук вакытта мәдрәсәдә укыганнарның бөтенесе дә мулла булып китә алмаган. Мәгариф системасы бит ул белем бирү белән беррәттән кешенең тормышта үз урынын табу юлларын да күрсәтергә тиеш. Классик мәгариф системасы татарга тормышта үз урынын табыр өчен җавап бирмәгән. Дини оешма өчен алар кирәкле кадр булса, әмма алар хокукчы да, инженер да була алмаган. Аларның белгечлеге булмаган, фәкать алар белемле булган. Патша хөкүмәте татарларга фәкать дини мәгариф кенә булдырырга рөхсәт биргән. Дини мәдрәсәгә дөньяви фәннәр кертеп, әкренләп идеология үзгәрә башлаган. Алар классик белем генә түгел, яшәү шартларына яраклашкан белгечлекләр әзерли башлый. Җәдитчелек мәгариф системасын рефомалаштыру белән башланса да, аның эчендә бик зур идеология ята. Ягъни татар җәмгыятен үстерү өчен яңа кадрлар әзерләргә тиеш була. Бераздан: "Без татар җәмгыятен ничек үстерергә тиеш?” — дип уйлана торган мөселманнар укып чыга башлаганнар. Алар ничек ислам динен үзгәртик дип уйламаганнар, ә татар мөселман җәмгыятен ничек саклап калыйк, ничек үстерик, нинди мөмкинлекләрдән файдаланып калыйк дип уйлаучы мөселманнар чыккан. Һәм ни өчен әле без җәдитчелекне исламның бер төре дип карыйк?! Ул татар җәмгыятен үстерер өчен кулланылган бер идеологик корал. Әлбәттә, татар җәмгыятен үстерү мәсьәләсендә үзгәрешләр башка өлкәләргә дә кагылуны таләп итә. Бу үзгәртү җирле традицияләрне юкка чыгаруга җирлек тудырган. Ә бит традицияләрне саклап калырга кирәк була! Җәдитчелек оеша башлагач, кадимчелек хәрәкәте дә киңәя башлый. Кадимчелек – ул гасырлардан килгән традицияләрне саклап калуга юнәлдерерлгән система. Җәдитчеләр иске традицияләрне яңалары белән тутыра башлаган һәм монда кадимчеләр белән капма-каршылык барлыкка килгән. Алар бер-берсенә капма-каршы булсалар да, татар җәмгыяте өчен икесе дә мөһим идеологик система буларак яшәп килгән. Кадимчелек традицияләрне саклап калырга ярдәм итсә, җәдитчелек җәмгыятьне алга җибәрү юлларын күрсәткән.

   "Кадимчелектән тыш, җәдитчелек татарны бетерер иде”

   - Әгәр дә татар җәмгыяте җәдитчелеккә генә корылган булса, ул үзенең традицион нигезләрен югалткан булыр иде. Ул нинди нәтиҗәләргә китерер иде?

   - Әлбәттә, үзенә күрә ул реформаторлык кына булыр иде, Әбү-Хәнифә мәзһәбе дә сакланмас иде. XX йөз башы әдәбиятын укысак, анда кадимчеләрдән көлү бик күп күзәтелә. "Ни өчен син ыштаныңны салдың”, "Ни өчен син кәләпүшеңне дөрес кимәдең” һ.б. Ягъни кадимиләр традицияләрне энәсеннән алып җебенә кадәр саклап калу яклы булган. Әмма җәдитчелек белән кадимчелек хәрәкәтен без татар җәмгыятен тулыландыручы, аны бербөтен тотучы төшенчә булуын күрәбез.

   Җәдитчелек белән кадимчелек проблемасы ул бүген дә бар. Без татар җәмгыятенә традицияләрне саклап калыйк, кире кайтарыйк дибез. Димәк, шул кадимчелекнең бер аерылгысыз өлеше бит инде. Кадимчелек ул традицияләрне абсолютлаштыру. Әгәр дә кадимчелек кенә булса, татар җәмгыяте урта гасыр сазлыгында батып кына калыр иде. Анда үсеш юллары салынмаган. Ә җәдитчелеккә генә корылган булса, ул ниндидер реформаторлыкка гына корылган бер секта кебек булыр иде. Бәлки татар халкы да беткән булыр иде.

   - Татар халкы да беткән булыр иде, дисез. Җәдитләрнең 30 елларда ук буыннары киселеп, оныклары Василий, Иваннар булып туа.

   - Җәдитчелеккә һәрвакыт каршы көч кирәк. Традицион кыйммәтчелек бетсә, әлбәттә, җәдитчелек үзе генә үссә, ул упкынга илтә. 20-30 елларда җәдитчелек Урта Азияда бик популярлаша. Иң дини төбәкләрнең берсе буларак, Совет хакимияте, минемчә, атеизмны киң колач җәйдерер өчен җәдитчелекне кулланган. Җәдитчелектән кадимчелекне алып ташласаң, ул шул атеизмга юл ача.

   "Максатыбыз – кадимчелекне торгызу”

   - Дин әһелләре турында сүз алып барсак, ул кем булырга тиеш?

   - Ул кадимче булырга тиеш. Чөнки аңа традицияләрнең булганнарын саклап калу, бабалардан килгәнне кире торгызу йөкләнгән. Җәдитчеләр дин әһелләреннән тыш, алар мөселман зыялылары булган. Әлбәттә, җәдитчелек традицияләрен алга этәрүче бер социаль катлам булырга тиеш, әмма алар әле дә юк дәрәҗәсендә. Һәм шул ук вакытта кадимчелекне тәнкыйтьлиләр. Ул традицияләрне саклауның иң уникаль юлы. Нигә аларны тәнкыйтьләргә? Әле бит традицияләрне кайтарырга кирәк. Бу бүгенге татар җәмгыятенең төп проблемы. Бер-береңә "кадимче” ярлыгын тагу – ул татар тарихын яхшы күзалламаудан киләдер.

   - Менә Русия ислам университеты кемне әзерләргә тиеш?

   - Бездә дини факультет бар. Алар, әлбәттә, кадимчеләрне әзерләргә тиеш. Бездә шул ук вакытта теологлар, лингвистлар, икътисадчылар әзерләнә, аларның җәдитче булуы зарур. Без аларны мөселман зыялылары катламы булырга тиеш дип әзерлибез. Ә имамнар әзерләвебез – ул традицияләрне саклау, мәхәлләләрне оештыру, анда эш алып бару өчен лязем.

   - Сүз уңаеннан, тарихчы Дамир Исхаков Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка язган ачык хатында РИУны кадимиләр генә әзерләүче, татар теле, татар тарихын укытмаучы уку йорты, дип тәнкыйть итә.

   - Дамир Исхаковның мантыйгын аңлап бетермәдем. Татар телен укытмыйлар, кадимчеләр үстерәләр? Нигездә килешеп булмый. Татар кадимчеләре татар теленә, традицияләренә ябышып яткан. Бүгенге көндә татар телен укытмагач, кадимче туа ала микән дигән сорау туа. Без икесен дә әзерлибез. Шулай да Исхаковның фикере күңелемә каты тиде дип әйтмәс идем.

   - Бүген татар җәмгыятендә кадимчеләр яки җәдитчеләр күренәме?

   - Җәдитчеләр зыялылар арасында булырга тиеш. Әгәр дә алар мәхәлләләрдә артып китсә, файдасына караганда зыяны гына булырга мөмкин. Җәдитчеләр кайда күбрәк булган? Алар мәгариф өлкәсендә йөргәннәр, мәдрәсә ачканнар.

   Иң классик җәдитче дип мин Галимҗан Барудины саныйм. Ул "Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тоткан. Аның мәдрәсәсе, чыннан да татар зыялыларын әзерләгән. Мәдрәсәне тәмамлаучылар арасында мулла булучылар бик аз булган. "Хөсәения”, "Галия” мәдрәсәләре белән беррәттән төрки халыкларының зыялыларын әзерләгән. Әмма Баруди чыгарган "Әд-дин вә әдәп” журналын укысаң, анда аның кадими фикерләр булуын күрәбез. Юкка гына 1917 елда мөфти итеп сайланмагандыр инде. Классик җәдитчелек ул – җәмгыятьне тәрракый юлга җибәрергә, әмма ниндидер реформаларга таянмаска тиешлектән гыйбарәт. Ул бүген дә дини традицияләргә таянып, җәмгыятьне үстерергә тиеш. Безнең Әбү Хәнифә мәзһәбе бар, анда җәмгыятьне алга җибәрү нигезләре салынган. Татар халкы ул мөселман дөньясында беренчеләрдән булып гражданлык җәмгыяте булдырган халык. Нинди мөмкинлек булган, шуннан файдаланган. Мәрҗани ислам һәм мәгариф системасы җәмгыятьне үстерер өчен генә җитмәвен аңлаган. "Татар булмый, кем булыйк?” – дип, ул милләтчелек идеясын торгызган шәхесләрнең берсе, татар тарихын язган. XIX гасырда мәгариф системасы оеша, милләтчелек хисе уяна, XX гасыр башында татарлар беренчеләрдән булып сәяси партия, вакытлы матбугат оештыралар. Нинди мөмкинлек бар, шуннан тулысынча файдалана алган халык. Мөселман халыклары арасында андый халык башка юк дип уйлыйм мин. Демократияле, шул ук вакытта үзенең асылын саклап калган халык ул.

   "Шыгырдан – бүгенге татар җәмгыятенең авангарды”

   - Мәгълүмат кырында Русия Аурупа өлеше мөселманнары диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов җәдиди позиция алып, татарның аерым бер катламын кадимчелектә гаепли башлады. Аерым алганда, Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир Кргановка кадими ярлыгын тагып, "Шыгырдан моделе — совет авыл мәдәнияте” дип күрсәтә башлады. Менә бүген үзен җәдит дип санаган Мөхетдиновның Сергачы, кызганыч, бетә бара, ә кадимчелек белән үзе дә горурланган Кргановның авылы чәчәк ата. Шушымы инде ул тамырсыз чын җәдитләр?

   - Авыл мәдәнияте дип бүлү дөрес түгел инде ул. Бүген шәһәрләр ул мегаполис. Шуңа да анда мәхәллә оештыру да шактый авыр. Җәдитчелек-кадимчелек шәһәр белән авылга бүленми. Революциягә кадәр эшләгән җәдиди мәдрәсәләрне алсак, алар бит авылда да булган. Иң зур җәдиди мәдрәсәләрнең берсе Иж-Бубый мәдрәсәсен генә алыйк. Аннан тыш күп кенә авылларда да җәдиди мәдрәсәләр эшләгән. Шуңа да авыл белән шәһәр мәдәниятенә бүлү һич дөрес түгел.

   Бүгенге проблем нәрсәдә? Мәхәллә оештыру, традицияләргә кире әйләнеп кайту. Мәхәлләне без җәдиди белән кадимигә бүлә алмыйбыз. Ул мөселман җәмгыятенең нигезе, ансыз берни була алмый. Шыгырданны бит кадими дип баралар. Ләкин мин андагы процессларны киресенчә җәдитчелек белән бәйлим. Шыгырданда эшмәкәр катлам үзләрен дини җирлектәге урынын эзли. Шыгырдан – бүгенге татар җәмгыятенең авангарды. Алар бүгенге проблемнарны дөрес аңлыйлар. Мәхәллә системасын булдыру, эшмәкәрләр катламы белән эшләү… Монда нинди кадимчелек табылгандыр – белмим. Әмма бүгенге көндә мәхәллә оештыруның бер моделе итеп нәкъ менә Шыгырдан белән Тукай мисалысын саныйм мин.

   Җәдитчелек белән кадимчелек турында сүз алып барганда, без ислам дине турында түгел, ә мөселман җәмгыятен күзалдында тотарга тиеш. Мөселман җәмгыятен тотрыклы яшәтү һәм үстерү турында сүз алып барсак, моны ата-бабаларыбыз мобиль оештырган җәдитчелек белән кадимчелек аша эшләргә кирәк.

Айзат Шәймәрдән.

 Чыганак:  Татар заманы

Карап чыгулар: 564 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Февраль 2012  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2017
Сайт управляется системой uCoz