Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Шимбә, 20.04.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Мин яшим...
Барлыгы: 200
Баш бит » 2011 » Декабрь » 19 » 19-12-11 Көмеш каләм: “Тукай урта мәктәбе”нең укучылары Динә белән Йосыф Әхмәтсафиннар
19-12-11 Көмеш каләм: “Тукай урта мәктәбе”нең укучылары Динә белән Йосыф Әхмәтсафиннар
19:08

   Җир өстенә әкрен генә күтәрелеп килүче язгы кояшның тәнгә рәхәтлек тойгысы биргән җылы нурлары астында салмак кына элдертеп баручы атның арба тәгәрмәчләре көенә Габдехакыйм әбзәсенең йокымсырап киткәнен озак вакыт көтеп торганнан соң, Габдерәшит, ниһаять, арбадан төшеп калу вакыты килеп җиткәнен сизеп, күз яшьләренә буылган хәлдә, юл уртасында ничек басып калганын белмичә үк калды

   Әбзәсе күзләрен ярым ачкан килеш энесен авыл хәлләре белән таныштыруын дәвам иткәндә, шәкерт күптән инде юл кырыендагы урманчыкка кереп, эле генә килгән Чистай ягына юл тоткан иде инде. Эченнән эбзәсенә хәерле юл теләп, Ходайдан үзенә көчсабырлык сорап, тирән дини гыйлем бирүче мәдрәсә хәзрәтләренә ашыкты ул. Юл өстендәге әле яшеллеккә күмелеп өлгермәгән таллар аның хәлен уртаклаша, әле генә шытып килүче яфраклары, май аеның шифалы җилендә тибрәнеп, аның карарын хуплыйлар төсле тоелды аңа. Алда аны ата-анасы, туганнарыннан тагын 4 ел вакыт аерып тора иде. Мәдрәсәгә кире кайтып кергән көннән алып, Габдерәшит тагын да зур тырышлык белән укуга ябышты. Ә кичләрен, ястү намазыннан соң, ятагына менеп яткач, туган авылы Тукаен, туып-үскән йортын, ишек алдында йөрүче әнисен, үзенә беренче дини сабакларын бирүче Габдерәхим әтисен сагынып, тиз генә йокыга китә алмыйча байтак төннәр уздырырга туры килде аңа. Чистай мәдрәсәсен уңышлы тәмамлап, аның авылына кайту теләге бик зур иде. Үзенең бабасы Мөслим , 17нче гасырда туып яшәгән карт бабасы Мостафа , Мостафа атасы Муса һәм аларның туганнары турында да әтисеннән сорашуны үзенең төп бурычы итеп саный иде. Үзеннән соң килгән яшь буынга нәселенең тарихын, әби-бабайларының тормышын язып калдыру уе аны һәрвакыт биләп тора иде. Чистайга кадәр юл тоткан Габдехакыйм әбзәсе, әтисе Габдерәхим белән киңәшләшеп, чәчү вакытында үзенә булышчы булыр дип энесенең укуын ташлатып, мәдрәсәдән кайтарырга килгән иде бит ул. …Ә Габдехакыймның, энесе арбадан төшеп калганын белгәч, кулын селтәп, юл буе миннән туганнар әлифне таяк итеп белсәләр иде дигән сахрадагы теләге кабул булган, күрәсең. Аның тармагыннан киткән буыннар гыйлем алуга салкын караганнар. 1790нчы ел Габдерәшит өчен иң бәхетле елларның берсе була. 20 яшьлек егет Чистай мәдрәсәсен тәмамлап, туган ягы Чуашстанга юл тота. Тукай авылында яшь мулла вазифасын үти ул. Габдерәшит үзенә куйган бурычларын үтәргә тырышып яши. Нәселләренә хас булган буыннан-буынга дини белем бирүне дәвам итә: аның 200 ел элек кулдан язылган китаплары хәзерге вакытка кадәр сакланып калганына һич тә ис китәрлек түгел, чөнки әби-бабайлардан калган йола буенча бу нәселдә дини китапларга, язуларга бик зур игътибар итеп, аларны саклап яшәп килгәннәр һәм бу бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Исеме рәхимле, шәфкатьленең (Аллаһ Тәгаләнең) колы мәгънәсен алган Габдерәхим баласына да исеме туры юлдан баручының, барасын да белүченең (Аллаһ Тәгаләнең) колы мәгънәсен алган Габдерәшит дип куша. Балага дини исем бирүгә бигрәк зур игътибар бирелгән. 1806нчы елда Габдерәшитнең улы туа. Авыл халкының тиз арада һәрбер кешегә теләсә нинди кушамат тагып өлгергәнлектән, Габдерәшит бабаларының кушаматтан балага авылда булмаган исем биреп кенә котылып булган киңәшләрен истә тотып, улына сафлык иясе мәгънәсен белдергән Әбүбәкер исемен бирә. 1828че елның 26 маенда 58 яшендә Габдерәшит вафат була. Аның дини белем алган 22 яшьлек улы Әбүбәкер хәзерге Батыр районы Шыгырдан авылыннан сабыр, тыныч холыклы Шаһидә исемле кызны өйләнә. Зур матур гаилә булып, 54 ел бергә яшиләр. 6 уллары: Мөхәммәтгали, Әхмәтҗан (1846-1890), Рәхимҗан, Шәрәфетдин, Шәйәхмәт, Галиәкбәр; 2 кызлары: Бибисара, Әмербану туа. Әбүбәкер 1878 елның 15 декабрендә 72 яшендә үлә. Ә хатыны Шаһидә дөньядан 1909нчы елны китә. 1850нче елны улы Галиәкбәр күрше Урмайдан Хөсниҗамал (1856-1920) исемле кызга өйләнеп кайкач, озак та үтми, яшь парны яңа урындагы йортка аерып чыгаралар (хәзерге Мәктәп урамы, 60 йорт). Бер-бер артлы Сабирҗан (хатыны Әсма), Галимҗан (хатыны Ләйли), Кәтифә, Гөлзәрифә, Әхмәтсафа исемле балалары дөнья күрә. Иң данлы, иң мактаулы, сафлык, рәхәтлек мәгънәсен эченә алган Әхмәтсафа исемле кече улына 3 ай тулганда әтисе Галиәкбәр 1894нче елның 15 октябрендә 44 яшендә үлеп китә. Зур авырлыклар белән гаиләне аякка бастыру Хөсниҗамал җилкәсенә төшә. Буыннан-буынга күчеп килгән йола буенча һәрбер балага башлангыч дини белем бирүне, гарәпчә укуны, намазны өйрәнү – ата-ана бурычын үтәү – бу гаиләне дә читләтеп үтми. Сабирҗан белән Галимҗан кечкенә Әхмәтсафаны үзләре белгән сүрәләр, догалар белән таныштырып, өйрәтеп баралар. "Без яшәгән өйнең кырый бер якта Фәсих бабайлар, икенче якта Әхмәти бабайлар яши иде, хәзерге каршы рәтләр һәм югары урамнар юк иде әле. Җәйләрен иртәнге кояш күтәрелгәч, без, малайлар, йорт тирәсендәге яшен чирәмдә яланаяк чабышып, төрле уеннар уйный идек, үзебезгә тиешле сабакны ятлап, әбзәләребезгә тапшыра идек”, – дип сөйли торган булган Әхмәтсафа үзенең балачагын исенә төшергәндә. Олы уллары өйләнеп башка чыкканда, кече Әхмәтсафага 17 яшь тулып узган була. 18 яшь тулгач, үзләреннән бер тыкрык аста үги ана белән үскән зур зәңгәр күзле, матур, сөйкемле булган 17 яшьлек Минзәйнәп исемле кызны өйләнеп кайта. Мөселман хатынына гына хас булган сабырлыгы, тыйнаклыгы белән аерып торган Минзәйнәп һәрвакыт тормыш иптәшен олылап һәм аның зур терәк булып торганын тоеп яши. Фәхерлебәнәт (01. 10. 1918 – 02. 01. 2010), Нәбиулла (1922 – 1923), Гаделҗан (1925 – 1945), Фирдәвес (1931 – 1943), Гөлсем (1934 – 1958), Шакир (02. 04. 1928 – 23. 05. 2009) исемле балалары була. Бер-берсенә булган ихтирам, тигез мөхәббәт белән яшәгән бу пар 67 ел бергә гомер кичергәнне сизмичә дә калалар. Әхмәтсафага совет чорында колхозда каравылчы булып та эшләргә туры килә. Озын кышкы төннәрне агачтан киртләп ясаган 33 төймәле дисбесен хәзерге вакытта оныклары аның истәлеге итеп саклыйлар. Әхмәтсафа белән Минзәйнәп улы Шакир, килене Һаҗәр һәм кызы Фәхерлебәнәт карамагында соңгы көннәрен уздыралар. Улы Шакир язып калдырганнардан: "1979нчы елның 5 августында уразаның 12 көнендә якшәмбе көн иртә белән 4 сәг. 15 мин. атай үлде. Галиәкбәров Әхмәтсафа. Шул ук көнне өйләдән соң күмелде... Көн бик матур иде. Урмай муллалары да килде...”. "1980нче елның 8нче августында уразаның 27нче Кадер көнне үземнең анам үлде. 5 сәг. 30 мин.. Җомга көн. Гилмигаян белән Габдулла кызы Минзәйнәп, Әхмәтсафа хатыны. 85 яшен тутырды. Атайдан 1 ел 4 көн калып торды. Каберләре икесенең дә янәшә.” Мәктәпне тәмамлап кына өлгергән 17 яшьлек Гаделҗан улларын 1942че елның декабренда Бөек Ватан сугышына китә. Днестр, Днепр елгаларын кичүдә катнашып, өлкән сержант званиесендә Польшаның Калецк җирендә 1945нче елның 14 январенда батырларча һәлак була. Собкув авылының туганнар каберлегендә җирләнә. Әти-әнисенә язган 100 артык хатын 70 ел дәвамында туганнары зур ихтирам белән кадерләп саклыйлар. Командир хаты да шул хатлар арасында үз урынын алган... ...50 елдан соң яңадан ачылган мәчетнең манарасыннан авылыбызның өстенә моңлы азан тавышы агыла. Әхмәтсафа улы Шакир тавышы 12 ел буена авылдашларын һәркөн биш вакыт намазга чакырып торды. 2007 елны Фәтхи Бурнаш исемендәге "Ел имамы” премиясенә лаек булган зур ихтирам казанган бу кешенең совет чорында ук улы Таһир белән кызы Фәридә Казанда дини остазларның дәресләрен алдылар. Хәзерге вакытта 5 баласы, 12 оныгы Әхмәтсафиннар нәселен дәвам итәләр. Ерак 17 гасырда яшәгән Муса белән хәзерге буын яшьләр арасын 300 елдан артык гомер аерып торса да, карт бабаларыннан калган 7 буын нәселеңне тану, балага күркәм дини исем бирү, дөньяви белем белән беррәттән баласын дини белем алуда сәбәпче булу, намазга бастыру, яше җиткән балаларны никахлаштыру, туган йортының нигезен саклап калу, атаң-анаң, әби-бабаларыңның каберләрен зират кылуны дәвам иткәндә генә чын мөселман булып калуда һичнинди шик тә калмаганны яшь буын һаман да истә тота... ...Быелгы кыш искәрмәстән ноябрь башыннан ук килде. Сихерле бер төн эчендә яуган ап-ак кар үзенең тиз генә эреп китәргә исәбе юк икәнен белгерткән кебек, бөтен тирә-якны тиз арада каплап алды. Әле кайчан гына гөрләп яшәгән йортның тирәсе йомшак кар белән җәелгән. Күрәсең, үрчемле нигез булып торса иде дип теләгән догаларга әлегә вакыт кына җитмәгәндер, мөгаен. Ябалак-ябалак йомшак кар ява. Авыл өстенә мәчет манарасыннан, бәрәкәт яудырып, азан тавышы олысын-кечесен намазга чакыра... Намазлык өстендәге оныгы карт бабасының дисбесен тартып, 7 буыннан алып 70 буынга кадәр әби-бабаларыбызның рухына ирешсә иде дип дога кыла...

Карап чыгулар: 839 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Декабрь 2011  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz