|
Баш бит » 2010 » Август » 13
Чечня президенты Рамзан Кадыйров бербөтен илдә, ягъни Русиядә бер генә президент булырга тиеш дигән карашын кабатлады. Аны шунда ук Төньяк Кавказдагы башка ваграк президентлар яклап чыкты. Кадыйров төбәк җитәкчеләре губернатор яки гади генә башлык дип аталырга тиеш дип саный. Рамзан Кадыйров бу тәкъдимен инде Чечня парламентына юллады һәм депутатлар тәкъдим итәчәк теләсә нинди исемгә дә ризалашачагын әйтә. Кадыйровның матбугат вәкиле Альви Кәримов, моның өчен хәтта имам дигән исем кертү дә төп канунга каршы килми дип саный. Чечня президентының шушы белдерүләре Русия җитәкчелеге алга сөргән карашларга бик туры килә. Мәскәү инде күптәннән милли республикалардагы сәяси үзенчәлекләрне әкренләп бетерү турында хыяллана.
...
Укырга »
Карап чыгулар: 517 | Дата: 13.08.2010 | Абруй: 0.0/0 | Аңлатма (0) | |
| |
Статистика |
Онлайн барысы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 | |