|
Баш бит » 2011 » Март » 02
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты 1 апрельга кадәр заявкалар һәм гаризалар кабул итә. Ике теллелек нигезендә белгечләр әзерләү буенча куелган бурычны үтәү йөзеннән, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты (БТК БК), ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасы быел югары уку йортларына максатчан кабул итүгә абитуриентлар исемлеге төзелә башланганлыгын игълан итте.
Югары уку йортларына укырга БДИ (ЕГЭ) нәтиҗәләре һәм кайберләрендә белгечлек үзенчәлеге таләп иткән өстәмә сынаулар буенча кабул итү каралган. БТК БК матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, исемлек төзегәндә этномәдәни юнәлешле белгечлекләргә игътибар биреләчәк. 2010/2011 уку елында Казан дәүләт медицина университетына, Казан дәүләт финанс-икътисад институтына һәм Казан (Идел буе)
...
Укырга »
Карап чыгулар: 535 | Дата: 02.03.2011 | Абруй: 0.0/0 | Аңлатма (0) |
Чуашстанда инде 24-нче мәртәбә "Урмай моңы” Халыкара татар эстрадасы бәйгесе узды. Оештыручылар төрле сәбәпләр аркасында быелгы "Урмай моңы” зурдан кубып оештырылмаячак дип белдергән булсалар да, бәйге башка еллардан ким булмады. Хәтта күпмедер кимәлдә уздырып та җибәрде.
"Урмай моңы” халыкара татар эстрадасы фестивале узган гасырның 80нче еллар уртасында Чуашстанның Комсомол районындагы Урмай авылында оештырыла башлады. Шуннан бирле ул туктаусыз һәр елны оештырыла. Бүгенге көндә өзлексез үтүе белән "Урмай моңы” татар дөньясында иң озын гомерле бәйге санала. Фестивальнең төп оештыручысы һәм алыштырмас әйдаманы булып, Чуашстан татар милли-мәдәни мохтариятенең шура рәисе Фәрит Гыйбатдинов тора.
Карап чыгулар: 2425 | Дата: 02.03.2011 | Абруй: 5.0/1 | Аңлатма (1) | |
| |
Яңалыклар календаре |
« Март 2011 » | Дүш | Сиш | Чәр | Пән | Җом | Шим | Якш | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|
Статистика |
Онлайн барысы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 | |