Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Чәршәмбе, 22.11.2017

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Мин яшим...
Барлыгы: 195
Баш бит » 2010 » Октябрь » 22 » 22-10-10 Балалар - безнең киләчәгебез
22-10-10 Балалар - безнең киләчәгебез
22:53

  Хәзерге чорда  балаларның сәламәтлеген кайгырту мәктәп һәм гаиләнең төп проблемасы булып тора. Сәламәтлек - ул иң зур байлык. Һәр кешенең, шул исәптән балаларыбызның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту зур әһәмияткә ия. Балаларыбызның сәламәтлеге - ул киләчәк буыннарның сәламәтлеге. Ә сәламәт булу өчен нишләргә, нинди яшәү рәвеше алып барырга?  Яшь буында сәламәт тормыш рәвеше күнекмәләре булдыру максатыннан мәктәбебездә әңгәмәләр, төрле чаралар үткәрелә.  Яшүсмерләргә дөрес  тәрбия бирү, аларны физкультурага, спортка, сәламәтләндерү чараларына тарту һәрберебезнең бурычы булып тора. Сәламәт булу өчен үзеңнең көчеңне кызганмаска кирәк, балаларның игътибарын менә шуңа юнәлткәндә генә нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Сәламәт тормыш рәвеше һәр укучының ихтыяҗына әверелергә тиеш. Бу бик мөһим мәсьәлә, чөнки кешеләрнең 50-55 процентының сәламәтлеге – тормыш рәвешенә бәйле. Тирә-юньдәге пычранган һаваны сулау, аз хәрәкәтләнү һәм башка  күренешләр балалар сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. Монысын да яшь буында сәламәт тормыш рәвеше күнекмәләре формалаштырганда истә тоту зарури.

Билгеле булганча, яшь буынның сәламәт булып үсүендә, дөрес туклану да зур роль уйный. Туклану – шулай ук сәламәт яшәү рәвешенең бер шарты ул. Яшь үзгәрүгә карамастан, укучының көндәлек режимында туклану тәртибе үзгәрергә тиеш түгел. Организмны кирәкле азык-төлек белән тәэмин итү өчен туклану төрле булырга тиеш. Чөнки соңгы вакытта балаларыбыз сыйфатсыз, сәламәтлек өчен зыянлы ризыклар, аларның агрессив рекламасы белән еш очраша. Газлы эчемлекләр, ролтон, кириешки, чипсыларның беренче корбаннары - балалар. Әлеге уңайдан, укытучылар, сыйныф җитәкчеләре мәктәп укучыларына җентекләп дөрес туклану серләрен дә төшендерәләр. Кызганычка каршы, балаларның күпчелеге сәламәтлек өчен файдасыз чипсы, компашки кебек продуктларны хуп күрә. Ә бу исә үз чиратында бала организымының авыруларга каршы тору сәләтен киметә. Сыйфатсыз, зыянлы продуктлар белән туклану төрле чирләр  китереп чыгара. Шуңа ата-анага балаларының туклануын мәктәптә  генә түгел, өйдә дә ныклы контрольдә тоту зарур.

Бүгенгесе көндә мәктәп ашханәсендә кайнар ризык ашау мөмкинлеге тудырылган. Шунысы сөенечле, укучыларыбыз мәктәптә хәләл ризык белән генә туклана. Мөселман кануннары буенча балаларның хәләл ризык белән тәэмин ителүе һәркайсыбыз өчен  сөенечле хәбәр. Моның өчен мәктәп коллективы һәм  әти-әниләр  исеменнән  иҗтимагый киңәшмәгә зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Хәләл ризык булдыру белән беррәттән мәктәпкә суыткыч та бүләк итүләре икеләтә зур  шатлык.  Мәктәп укучыларын сөендерүләре өчен аларга алдагы тормышларында зур уңышлар, гаилә бәхете, саулык-сәламәтлек телибез.

Балалар - безнең киләчәгебез. Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт балалар кирәк. Шуны онытмагыз: безнең яхшы һәм зарарлы гадәтләребезне балаларыбыз теләгебезгә бәйсез рәвештә кабатлыйлар. Әйдәгез, без аларга һәрчак яхшы үрнәк кенә күрсәтик һәм мәктәп белән берлектә балаларны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтик.
Сәламәтлек - ул гүзәллек. Шуңа күрә һәрчак матур булыгыз, табигать тарафыннан бирелгән байлыкны юкка сарыф итмәгез, үз сәламәтлегегезне саклагыз!

Иҗтимагый киңәшмәнең

Егетләре хикмәтле.

Алар башкарган эшләргә

Авыл халкы рәхмәтле.

            Рәхмәт әйтә бит аларга

            Яше, карты, олысы.

            Аларның изге эшләрен

            Безгә теркәп барасы.

Сезнең башкарган эшләрне

Ходай Тәгалә белә.

Шуңа күрә авылыбыздан

Якты нурлар сибелә.

            Сез булганга авылыбызда

            Төзелде бит мәдрәсә.

            Аның савапларын Сезгә

            Ходай үзе өләшә.

Төзәттегез мәдрәсәне

Бөтен шартлары белән.

Тирә-яктагылар күреп,

Хәйраннар калды, беләм.

            Казыттыгыз әле тагын

            Искитмәле кое.

            Аның суларын алып

            Рәхмәт укыйбыз юл буе.

Онытмадыгыз укытучыларны да

Без бик шат һәм канәгать.

Барыбыз исеменнән дә

Сезгә мең-мең, мең рәхмәт.

            Күмдегез авылыбызны

            Сез ямь-яшел бакчага.

            Зур бәйрәмнәр үткәрдегез

            Үзегезнең акчага.

Нәрсәгә тотынсагыз да

Кулларыгыздан килә.

Булдыклы яшьләр икәне

Әллә кайдан күренә.

            Кечкенәләр өчен дә

            Сез зур көч куясыз.

            Белем, әдәп, тәртип ягыннан

            Аксамасын дип тырышасыз.

Сезнең көч куеп алынды

Мәктәпкә суыткыч-сандык.

Мондый зур буләккә инде

Һәрберебез куандык.

            Авылыбыз өчен тырышып

            Эшлисез Сез изге эш.

            Һәрберегез турында әйтеп була

            Сез чын мәгънәсендә шәхес.

Телибез барыгызга да

Тынычлык, байлык, саулык.

Авылыбыз өчен һәрвакыт

Булдыгыз сез горурлык.

            Тарихта булмаган эшләрне

            Сез бит эшләп барасыз.

            Ходай кушкан юлдан барсын

            Һәммәгезнең дә баласы.

Картлык көннәрегездә дә

Балаларыгыз санласын.

Изге эшләрегез өчен

Ходай үзе зурласын.

Карап чыгулар: 856 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 5.0/4 |
Всего комментариев: 7
26.10.2010 Спам
7. Язучыга
подхалим сузен шэкерткэ ялгыш язгансын. аны 1белщн 2гэ язарга 3 белэн 4 дерес яза.

26.10.2010 Спам
6. шэкерткэ
подхалим

24.10.2010 Спам
5. шэкертке
Язганнарны утэргэ, хэрэмнен тыелырга кирек. Син инде эшлэп курсет урнек булып, кемде тыймы хэленнен килсе эгэр.
Нерсе ошамады язмада?

24.10.2010 Спам
4. "ВАКЫТ " ГАЗЕТАСЫНЫН РЕДАКЦИЯСЕНЕ
СТАТЬЯ АВТОРЫ МИНИГАЛИЕВА ГУЛЬФИЯ ТЭЛГАТЬ КЫЗЫ ТУКАЙ УРТА МЭКТЭБЕ

" ТУКАЙ ЕГЕТЛЭРЕНЕ" ШИГЫРЬНЕН АВТОРЫ ЗИНАТУЛЛИНА КАМАРИЯ ХАЛИМ КЫЗЫ


24.10.2010 Спам
3. шэкерт
язып була

24.10.2010 Спам
2. Миннегел
Автор исемен курсэтсен иде. Бик кирэкле, файдалы язма.

23.10.2010 Спам
1. Язучыга!
Бик эчтэлекле файдалы язма эти-энилэр очен.

Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Октябрь 2010  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2017
Сайт управляется системой uCoz