Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Җомга, 19.04.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Сайтка билге куегыз
Барлыгы: 116
Баш бит » Яңалыклар архивы

   ЧҖМДНР ның “Гөлстан” мәдрәсәсендә читтән торып укучылар сессиясе дәвам итә. Бүген , 10нчы Мөхәррәм көнендә, Ашура көнендә кояш баткач ук, бергәләп авыз ачу(ифтар) кылынды. Моның алдыннан укучылар һәм шәкертләр дога тыңладылар, ә аннан соң төркем белән дога укыдылар.

   Ашура көне хөрмәтенә мәдрәсә ашханәсендә махсус азык – “Ашура боткасы” хәзерләнде, ул ун төрле ярмадан хәзерләнгән. Ифтардан соң шәкертләр Аллаһы Тәгаләдән әүвәлге һәм хәзерге еллар гөнаһларын ярлыкауны ихластан сорап, дога к ... Укырга »

Карап чыгулар: 773 | Дата: 07.01.2009 | Абруй: 4.0/2 | Аңлатма (0)

   2009елның гыйнварыннан ”Гөлстан”мәдрәсәсе читтән торып  укучы шәкертләргә үзенең ишекләрен ачты. Беренче дәресне белгеүлеккә керешне Мөфти Альбир хазрәт Крганов үткәрде. Кышкы сиссия мәдрәсә укучылары өчене ун көн барып 10-нчы гыйнварда төгәлләнә.Читтән килүчеләргә мәдрәсә тулай торак hәм туклану белән тәэмин итә. Мәдрәсә нормасы нигезендә читтән торып укучылар 20 кеше булса, укырга теләүчеләр саны күбрәк булу сәбәпле, калганнарга да семинар вә лекцияләр оештырылды. “Белемгә омтылыш фард- hәр мөселманга фарыз”-дигән Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в). Белемнәрне югары бәяләп, мәдрәсәгә укырга өлкән яшьтәге мөселманнар киләләр, аларны кайберләренә 80 яшьтән дә артыграк. Мәдрәсәдә ирләр дә, хатын-кызлар да укыйлар. Мәдрәсәдә укуны Үзәк Диния Назар ... Укырга »

Карап чыгулар: 849 | Дата: 01.01.2009 | Абруй: 4.0/1 | Аңлатма (0)

 
Бисмилләһир – рахмәнир – рахим.

    Җир шарының төрле почмакларында яшәүче милләттәшләр вә дин кардәшләр !

Сезне барыгызны да чын күңелдән Һиҗ ... Укырга »

Карап чыгулар: 725 | Дата: 31.12.2008 | Абруй: 5.0/3 | Аңлатма (0)

   Президентыбыз тарафыннан 2008 ел “Гаилә елы” итеп игълан ителгән иде. Тукай авылындагы 500 дән артык булган гаилә нинди уңышлар белән шатландырды соң Ватаныбызны? 2008 елда авылда 45 бала дөньяга килде, шуларның 21е ир-егетләр һәм 24се кызлар. Шушы 45 балага 37 төрле исем бирелгән (ир-егетләрдә 20, кызларда 17  төрле исем), ә 2001-2007 еллар дәверендә 178 балага 87 төрле (44; 43) бирелгән, ә хәзерге көндә 21 гасырда туганнарда 100 (54; 46) төрле исем бар. Быел авылда үлүчеләр саны 17 кеше. Балалар туу буенча Тукай авылы Комсомол районында гына түгел, ә Чувашстан республикасында да беренче урында бара. Авылда 1000 кешегә исәпләгәндә  26 бала туган ... Укырга »

Карап чыгулар: 756 | Дата: 31.12.2008 | Абруй: 4.8/4 | Аңлатма (0)

   20 декабрьдә Йошкар-Ола шәhәрендә татар халык җырларын башкару буенча “Татар моңы” конкурсы үтте. Конкурста Марий Эл, Чавашия hәм Киров өлкәсе вәкилләре катнашты. Жюри составында Мингол Галиев -Татарстанның атказанган артисты, доцент, Казан дәүләт гуманитар-педагогия университетының кафедра җитәкчесе, Шәмсия Җиhангирова - язучы, ТНВ радиовещания редакторы, Вил Усманов - Татарстанның атказанган артисты “Татар моңы” Бөтен халык телевизион фестивале башкарма директоры, Рәсим Низамов - Татарстанның атказанган артисты эшләде. Чувашия Республикасыннан халык hәм эстрада җырларын башкаручылар - Фәнис Садретдинов “Мишәр” фольклор-эстрада ансамбле художество җитәкчесе, “Урмай егетләре” вокал ансамбле, Казан дәүләт мәдәният университеты студентлары Гөлнур Сәйдәшов (Озынкуак), Рәмис Халитов (Комс ... Укырга »

Теркәлүләр: Картинка 1 ·Картинка 2
Карап чыгулар: 677 | Дата: 21.12.2008 | Абруй: 4.5/2 | Аңлатма (0)

     Бу бәет Тукай авылында яшәп, вакытсыз кинәт кенә вафат булган Минзәкрәм Зиннәтҗан улы Галимҗановка багышлана.
Үзем белән китте сөйләр сүзләрем

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим”

... Укырга »

Карап чыгулар: 750 | Дата: 20.12.2008 | Абруй: 5.0/3 | Аңлатма (0)

   13-14 декабрьдә Казан шәhәренең Баскет-холлында «Татарча көрәш›› милли ярышларының ачышы булып үтте. Чемпионатта 26 регионнан 18 үлчәү категорияләрендә 260 көрәшче катнашты, шулай ук Казахстаннан, Таджикстаннан hәм Үзбәкстаннан да көрәшчеләр бар иде. Безнең республикабызның дәрәҗәсен 12 спортсмен яклады. Батыр районы Әыгырдан авылыннан 50кг га кадәр үлчәү категориясендә Глухов Миндус Россия чемпионы булды.Өч көрәшче Комсомол районы Урмай авылыннан Рәшит Хамбиков (90 кг), Батыр районы Кыр Бикшиге авылыннан Махмудов Илнур(80 кг), Батыр районы Шыгырдан авылыннан Васимов Рад ... Укырга »

Карап чыгулар: 702 | Дата: 14.12.2008 | Абруй: 5.0/1 | Аңлатма (0)

   Чувашстан  Республикасы татарларының милли-мөхтәрияте делегациясе Казанда зур Форумда өч көндә алты эшлекле очрашу уткәрде. Бөтендөнья татарлары конгрессы исполкомының киңәйтелгән утырышында 2008нче елга ясаган нәтиҗәдә «ЧР татарларының милли-мөхәрияте››нең 2008 елда эшләгән эшләренә уңай билге куйды.

   Чувашстан Республикасы татарларының милли-мөхтәрияте Чувашстан мөселманнары Диния Нәзараты белән берлектә татар этносының үсеше стратегиясен алып бара, татар халкының милли гореф-гадәтләрен, мәд ... Укырга »

Карап чыгулар: 912 | Дата: 13.12.2008 | Абруй: 4.7/3 | Аңлатма (0)

   Газиз милләттәшләр!
   Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты сезне тарихи ватаныбыз башкаласы Казанда сәламли! Үтеп бара торган елга йомгак ясауга багышланган мондый җыеннар безнең өчен инде күркәм гадәткә әверелде. Чынлап та, татар дөньясының Татарстан белән берлеге, татар халкының бердәмлеге бүген федерация кысаларында гына түгел, дөньякүләм әһәмияткә ия.   Сез беләсез, Бөтендөнья татар конгрессы халкыбы ... Укырга »
Карап чыгулар: 1263 | Дата: 12.12.2008 | Абруй: 4.3/3 | Аңлатма (1)

   Барлык мөселман халкы өчен иң олуг бәйрәмнәрнең берсе булган – Корбан гаете да исән-имин узды. Бу көнне Чувашстандагы илледән артык мәхәлләдә Корбан гаете зур активлык белән узды. Көн иртәдән үк болытлы, яңгырлы булуга карамастан; халык мәчет залларына гына сыешмыйча коридорларда да, баскычларда да укыдылар. Гает намазы тәмамланып, гает хөтбәсе, вәгазь, иман кәлимәсен укып иманнарын яңарткачтан да халык өйләренә ашыкмады, ә оешкан хәлдә зиратлар эстенә, әби-бабалары, әти-әниләре, туган-тумачаларының каберләрен зиярат кылдылар. Алар анда үзләренең нәселләрендә булган мәетләр рухына Коръән багышладылар. Кайтып авыз ачып, чәй экәч тә корбан чалу йоласы башланды. Быел Тукай авылында 250 корбан бугазланды. Корбан бугазлау оешкан төстә бер көн эчендә тәмамлансын дип, мәчеткә ... Укырга »

Карап чыгулар: 706 | Дата: 09.12.2008 | Абруй: 5.0/1 | Аңлатма (0)

« 1 2 ... 35 36 37 38 »
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Апрель 2024  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz