Үткән атнада мәдрәсә шәкертләре һәр йортка мәхәлләбезнең имамнары Наил һәм Рифкатъ хәзрәтләрнең мөрәҗагәтен таратты. Бер атна өчендә авылдашларыбыз бер миллионга якын акча җыйды. Әлегә бу изге эшкә авылдашларның яртысы гына үз өлешләрен кертеп өлгерде. Аллаһ насыйп итсә, якын арада башкалар да ярдәм кулын сузачакбыз дип ышандыра. Шулай ук Тукайда туып-үскән, хәзер илебезнең төрле авыл-шәһәрләрендә тормыш итүче туганнарыбыз да бу изге эштән читтә калмас дип өметләнәбез.
Мәхәлләнең карары нигезендә мәдрәсә төзергә ярдәм итүчеләр исемлеге авылыбызның интернет сәхифәсенә эленеп барылачак, ул һәр атнаның җомгасыннан соң яңыртылачак.
Хөрмәтле туганнар! Бу эштән читтә калмагыз, мәдрәсә төзелешенә матди ярдәмегезне, сәдакаләрегезне авылның хәзрәт-имамнарына, бу эшкә махсус билгеләнгән кешеләргә яки мәчеткә турыдан-туры китереп тапшыра аласыз. Мәчетнең банкта үз хисабы бар, теләүчеләр анда күчерә алалар. Реквизитлары интернет сәхифәсендә бар.