Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Җомга, 29.03.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Мин яшим...
Барлыгы: 200
Баш бит » 2012 » Апрель » 16 » 16-04-12 Күп йөргән — күп белгән
16-04-12 Күп йөргән — күп белгән
18:52

   13нче апрель көнне Актаныш эшмәкәрләреннән бер төркем делегация, район башлыгы Э.Н.Фәттахов тәкъдиме белән, район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары М.З.Гыйләева җитәкчелегендә, Чувашстан республикасының берничә татар авылында булып, аларның тормышы, көнкүреше белән танышып кайтты. 

   Делегацияне Чувашстан татар милли-мәдәни мохтариятенең шура рәисе Фәрит Гыйбатдинов озатып йөрде. Актанышлылар Комсомольское районының Тукай, Урмай, Комсомольское авылларында, Батыр районының Шыгырдан җирлегендә булдылар.

   Очрашу Тукай авылы капкасы каршында булды – актанышлыларны Иҗтимагый Совет җитәкчесе М.Гайнетдинов һәм район Советы депутаты Ә.Шакиров каршы алдылар. Шунда ук әлеге капканың төзелү тарихы, Тукай авылы кешеләре, шөгыльләре белән таныштырдылар.

   Тукай авылы мәчетендә    имам-наиб Рифкать хәзрәт Хәбибрахманов яшь буынны тәрбияләүдә мәхәлләнең роле, диннең авыл тормышында тоткан урыны хакынды тәмләп-тәфсилләп аңлатты.  "Безнең Тукайда, авыл халкы, Аллага шөкер, динле. Төрле авыр заманнар булуына карамастан, әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез динебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калганнар, шәригать кушканча, олыларга хөрмәт күрсәтеп яшәргә тырышканнар. Инде 90 нчы еллар башында, дәүләт тарафыннан дингә караш үзгәргәч, авыл халкының зур тырышлыгы һәм хезмәте белән мәчет-мәдрәсәләр эшли башлый”, — дип сөйли  Әгъзам Шакиров. Әйе, бүгенге көндә авылда мәчет һәм мәдрәсә гөрләп эшли. Авыл балаларының күбесе Коръәнне гарәпчәдән укый белә. Биредә үк Әгъзам Шакиров Актаныш муниципаль район башлыгына дип атап, истәлек бүләк – Тукай авыл капкасы төшерелгән сурәтне Миләүшә Гыйләевага тапшырды. 14 нче апрель көнне традицион шимбә киңәшмәсендә Миләүшә Зөфәр кызы аны Энгель Нәвап улына тапшырды.

   Киңәшмәдә М.Гыйлаева сәяхәттән алган тәэсирләре белән уртаклашты: "Анда йортлар нык һәм зур итеп кенә түгел, ә бик тә матур, затлы-зәвыклы итеп төзелгән. Кешеләре халкыбыз гореф-гадәтләрен саклап, хөрмәтләп, үтәп яшиләр. Эшмәкәрлек нык алга киткән – һәр гаиләнең үз бизнесы. Халыкның ялкаулык, эшсезлек, эчүчелек кебек яман гадәтләр белән мавыгырга теләге дә, вакыты да юк – һәркайсы булсын, яхшы булсын, дип тырыша”,-дип йомгаклады ул сүзен.

   Делегацияне кече эшмәкәрлек үрнәкләре белән таныштыру максатында, "Деликат” ҖЧҖ мал сую цехына, "Таныш” металл эшләнмәләр әзерләү цехына, "Аръяк” фермер хуҗалыгына алып барганнар.

   Урмай авылында "Кара пулат” мәчетендә актанышлылар җомга намазы укып, Фәнис хәзрәт Сафиуллинның вәгазьләрен тыңлап, күңелләрен сафландырган, мәчет каршында истәлеккә фотога төшкәннәр.

   Урмай мәгълүмати-мәдәни үзәгендә Комсомольск районы хакимиятенең оештыру бүлеге җитәкчесе Ю.Скворцов, Урмай авыл җирлеге белгече И.Мөхәммәтшин да катнашында актанышлыларның авыл халкы белән очрашуы уза. Авылның "Мишәр”фольклор-эстрада халык ансамбле концерт тәкъдим итә.

   Комсомльск авылында бәрәңге үстерү белән шөгыльләнүче Х.Идиятуллин оешмасында әлеге авыл продукциясен җитештерү серләре  белән таныша Актаныш эшмәкәрләре, Батыр районына караган Шыгырдан авылында исә аларны "Өч сәхәбә” мәчетенә алып баралар.

   Гомумән, эшлекле сәфәрдә бик күп үрнәк  күренешләр белән очрашып, күп мәгълүмат алып, җылы тәэсирләр белән кайтканнар актанышлылар. Биредә күргән-ишеткәннәрен үзебездә дә булдырырга дигән изге ният, әзерлек белән кайтканнар.

   Тукай авылы хакында бераз өстәмә мәгълүмат:

   Тукай авылында бер йортта дүрт буын гаилә әгъзаларына кадәр яшәргә мөмкиннәр. Шуңа карамастан, барысы да: килен-кайнана, килендәшләр — һәммәсе бик тату яши биредә. Мондый тынычлыкны, бердәмлекне булдыру өчен аларга дин һәм акыллы җитәкчеләр ярдәм итә.

   Авыл тормышына битараф булмаган кешеләр җыелып мәхәлләнең иҗтимагый Советын оештыралар. Иҗтимагый Советның  максаты – авыл кешеләрен берләштерү, Аллаһ ризалыгы өчен мәдрәсәгә матди ярдәм күрсәтү; балаларның дини тәрбиясенә, сау-сәламәт үсүләренә өлеш кертү; авылда ярдәмгә мохтаҗларга булышу; халыкны борчыган сорауларга чишелеш юлларын эзләү һәм башкалар.  Утырыш айга бер үткәрелә. Советның үз фонды бар.

   Авылның "Нурлы иман”исемле үз газетасы чыга. Газета  битләрендә авылның проблемалары, бәйрәмнәре, авылдашларның иҗат җимешләре, котлаулар һәм башка мәгълүмат күрергә була.

   Тукай авылының тагын бер зур эше – үз интернет сайтлары( tokaevo.ucoz.ru) бар. Монда авылның бар яңалыгы, бәйрәмнәре, үткән һәм бүгенге тормышы тасвирлана. Бүген тукайлыларның барлык тормышы шунда чагылыш тапкан. Сайтка һәртеләгән кеше кереп карый, кызыксындырган сорауларын бирә ала.

 Чыганак:  Актаныш мәгълүмат сайты

Карап чыгулар: 818 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 4.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Апрель 2012  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz