Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Җомга, 29.03.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Сайтка билге куегыз
Барлыгы: 116
Баш бит » 2012 » Апрель » 19 » 19-04-12 Тукай мәдрәсәсен төзи башлыйлар яки яңа рәис
19-04-12 Тукай мәдрәсәсен төзи башлыйлар яки яңа рәис
21:11

   Тукай авылының Иҗтимагый киңәшмәсенең чираттагы утырышында 20 апрельдә мәдрәсәне төзү башлау карарына киленде. Чуашстанның Тукай авылы Иҗтимагый киңәшмәсенә Рәфис Айсын яңа рәис итеп сайланды. 

    Мәчеттә узган киңәшне имам-хатыйб Наил хәзрәт Җамалетдин Коръән укып башлап җибәрде. Шуннан соң мәдрәсә проекты белән таныштырды. Уку йорты ике катлы булачак. Киңәшмә мәдрәсә Наил хәзрәт кул астында төзеләчәк, киңәшмә вәкилләре аңа ярдәм итәчәк дигән карарга килде.

   Тукай авылы киңәшмәсе мәдрәсә салу эшен 20 апрельдә — җомга көнне үк башлау фикеренә килде. Халык мәдрәсә төзергә акчаны үзе җыйды.

   Комсомол районындагы Тукай авылында мәхәллә – авылның Иҗтимагый Киңәшмәсе (Общественный Совет) 2007 елда оеша. Аны Эшмәкәр Әгъзам хаҗи Шакиров җитәкчелегендәге бер төркем бизнесменнар булдыра. Иҗтимагый Киңәш Тукай авылы халкының пай җирләрен мәчет исеменә терки һәм җирләрне арендага бирә башлап, шуннан кергән акчаны авылның иҗтимагый эшенә тота башлый. Ерактан ук күренеп торган авыл капкасы төзелә, авылга юл салына, мәхәллә – Иҗтимагый Киңәш хисабына мәчет балалар бакчасы, мәдрәсә ролен дә үти башлый. Мәхәллә халкы мәктәпкә дә булышып тора. Ягъни авыл үз көнен үзе күрә, хакимияттән ярдәм сорамыйча, чын татарча яшәп ята. Бүген Чуашстандагы татар авыллары гына шулай яшәсә, 1917 елгы революциягә кадәр бөтен татар дөньясы шулай исән калган. Халык үзе мәчет төзеп, мәдрәсә ачып, динне, телне саклаган. Мәхәллә системасының кичә дә, бүген дә, иртәгә дә татарны саклаячак бердәнбер юл булуында хәзер күпчелек шикләнми.

 Чыганак:  Татар заманы

Карап чыгулар: 784 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 2.0/2 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Апрель 2012  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz