Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Сишәмбе, 19.03.2024

 

 
   
  
 

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Мин яшим...
Барлыгы: 199
Бушлай СМС җибәрү

    Билайн

   Мегафон

   МТС

  Смартс 

 

                 Туган авылым-Тукай


        
 
           Туып үскән авылым Тукай                                              

           Кондырлы суы буенда;

           Бер минутка читкә китсәм дә

           Син бит минем уемда.

             

      Кушымта:

           Апрель урталарында китә

           Кондырлы суы бозлары;

           Күңелне үзенә тарта

           Тукайның чибәр кызлары.

           

           Инсафлы аның халкы

           Кизләү суын эчеп үскәнгә;

           Кайда барсам да сагынам

           Гомерем синдә үткәнгә.

    Кушымта.

             

           Күпләргә таныш авылымның

           Батыр-уңган уллары;

           Ераклардан үзенә тарта

           Тукайның чибәр кызлары.

Кушымта
 
 

Туган авыл. Аның шифалы һавасы, көмеш кебек саф сулары, бер күрүдә йөрәккә дәрт өстәп, күңелләрне үстереп җибәрә торган хәтфәдәй болын-кырлары, сиңа ихластан бәхет-шатлык теләүче кешеләре үзенә тартып тора.

       Кырлар аша сузылган бормалы юллары авылга алып керә. Урам. Кара-каршы биергә чыккан яшь егетләр һәм кызлар кебек як-якка рәшәткәле яшел бакчалар эчендә утырган матур-матур зур йортлар. Кичләрен ул йортлардан йолдызларны көнләштерерлек итеп электр лампаларының яктысы сирпелә.

   Урамнар буенча шактый ук баргач, авылның үзәгенә килеп керәсең. Биредән кайсы якка китсәң дә, сине яңадан мул уңышлы басулар каршылый. Авылыбызның географик шартлары хуҗалыкны үстерү өчен уңайлы. Туфрак уңдырышлы.  Туган авыл. Аның шифалы һавасы, көмеш кебек саф сулары, бер күрүдә йөрәккә дәрт өстәп, күңелләрне үстереп җибәрә торган хәтфәдәй болын-кырлары, сиңа ихластан бәхет-шатлык теләүче кешеләре үзенә тартып тора.



Тукай 


   

Авылыбыз тирәсендә кешеләрне шак катырырлык кара урманнары, биек-биек таулары, мул сулы елгалары булмаса да; туган авылымны, аның тирә ягындагы үзенә генә хас булган Тукай авылын бернинди төбәк белән дә алыштырырлык түгел. Аның белән бер бәйләнеше булмаса да, авыл татар халкының гимны булган “Туган тел”не язучы Тукай исемен йөртә. Авыл Гөбнә елгасының кушылдыклары булган Кондырлы һәм Чаканлы елгалары арасында утырган. Борынгы вакытта, бабайлар монда килеп нигез салганда, бу урыннарда урманнар булган һәм урман эченнән аккан елгалары да мул сулы булган, ә анда кондызлар яшәгән. Төрле сәбәпләр белән “кондыз” сүзе “Кондырлы”га әйләнеп киткән. Икенче бер елга буенда сазлыкларда кара чәкәнле камышлар үсеп утырган. Җирле сөйләмнәргә яраклашып “чәкән” сүзе “чакан”га әйләнеп, елга Чаканлы исемен алган.

Авылның исеме татарча Тукай булса да, русчалаштырып аны Токаево дип, ә чувашлар Тукай-Мишәр дип йөретәләр. Авыл Чувшстандагы татар авыллары арасында үзенең зурлыгы һәм халык саны буенча өченче урында тора.  Авыл район үзәге булган Комсомол авылыннан 8 км ераклыкта, Урмай авыл җирлеге хакимиятеннән 3 км ераклыкта, мәркәзебез Чабаксар шәһәреннән 123 км, ә Чувашстанның үзәге булган Канаш станциясеннән 32 км ераклыкта. Авыл район үзәге белән асфальт белән тоташкан, ә урамнарга таш җәелгән. Район үзәгенә даими рәвештә “газель» машиналары йөреп тора, һәр көн иртән Казан шәһәренә автобус китә һәм кичкә әйләнеп кайта.

Авылда татарлар гына яши. Авыл халкы дини һәм милли йолаларны җиренә җиткереп тотып бара. Авылда мәчет зур урын тота. Мәчетнең тарихы 1780 еллар белән бәйле. 1991 елдан (яңа мәчет сафка баскач) мәчет манарасыннан биш вакыт намазга чакырган азан авазы тонып тормый. Биш вакыт намазга 50-ләп кеше йөри, җомга намазларына туксаннан артык кеше йөри. Мәчет каршында якшәмбе мәктәбе (мәдрәсә) эшләп килә. Анда малайлар да, кызлар да, хәтта урта яшьтәгеләр дә белем ала.

2008 елның 1 гыйнварына авылдагы 492 хуҗалыкта 1715 кеше яши, шуларның 831е ир-ат һәм 884е хатын-кызлар. Ике дистә еллап алып барылган күзәтүләр күрсәткәнчә авылда ел саен уртача табигый үсеш 14-15 кеше.  Авылда урта мәктәп эшләп килә, анда (Тукай авылыннан гына) 300 бала белем ала. Авылда фельдер-акушер пункты, 6 магазин, 2 ит эшкәртү цехы, такта яру цехы, минипекарня,. керамзит блок сугу цехы эшли.

Авылда ир-ат җәйлеген өлкәләргә  чыгып плотник эшчәнлеге белән шөгелләнә. Бер ишеләре терлек-туар алып-сату белән кәсепләнә. Хатын-кызлар бала карау, йорт эше белән мәшгуль, ә яшьрәкләр күрше авыллардагы фемер хуҗалыкларында эшли, сатып-алу белән шөгыльләнә. Авыл халкы нинди генә авыр елларда да авылдан китмәде һәм хәзер дә шулай. Авыл үсә. 450 яшлек тарихы булса да  көннән-көн матурая . Авыл халкы бу як татар-мишәрләренә генә хас булган үзенеэ эш сөючәнлеге, кунакчыклыгы, тыйнаклыгы белән аерылып тора.

Сайтның менюсы
Информресурслар
Дусларыбыз
Җырлар

Безнең баннер

Баннерларны алыштыру



◊ кнопканың коды ◊

Яңалыклар календаре
«  Март 2024  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Керү рәвеше
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Тукайда һава торышы

Copyright Тукай © 2024 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!
Сайт управляется системой uCoz