Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Җомга, 29.03.2024

 

 
   
  
 

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Сайтка билге куегыз
Барлыгы: 116
Бушлай СМС җибәрү

    Билайн

   Мегафон

   МТС

  Смартс 

ТУКАЙ АВЫЛЫ ТАРИХЫННАН БЕР МИЗГЕЛ

  

 

   1994 елга гына хас булган февраль аеның бер көне. Авыл халкының, гадәттәгечә, Рамазан аена хәзерләнеп йөргән көне. Тукай авыл халкы өчен мондый дини йолаларны зурлап үткәрү гадәткә кергән бер күренеш инде.

Шундый көннәрнең берсендә,  икенде һәм ахшам намазлары арасында, мәчет янына бер УАЗ машинасы килеп туктый. Башта машинаның алгы ишеген ачып, җиргә авыл халкына таныш яшь кенә бер егет чыгып баса. Бу егет авыл картларына таныш кеше – Чувашстан Җөмһүрияте Ислам дине оешмасының  рәие – Альбир хәзрәт Крганов иде, якын күреп безнең бабайлар аны Шыгырданның яшь мулласы дип кенә йөртәләр, ә ул аның өчен аларга бер вакытта та да ачулы түгел.

Әльбир хәзрәттән соң, шыгырдап торган ап-ак кар эстенә таныш булмаган дүрт яшь   ир-ат чыгып бастылар. Шундый салкын булуга карамастан, аларның өс-башларында җәйге киемнәр генә булуы халыкны дерт иттереп куйды. Намазга җыелган халык арасында  бер-берсе белән пыш-пыш сөйләшүләр китте һәм шул вакыт Альбир хәзрәт : “Җәмәгать, бу әфәнделәр Төрек дәүләтеннән безнең тарафка  - татарлар арасына Ислам диненең торышын белү һәм мөмкин булганча дин белемен өйрәтү өчен Уфа диния идәрәсе тарафыннан  җибәрелгәннәр һәм аларның берсе сезнең авылда Рамазан ае дәверендә булачак”,- диде.

Дүрт төрекнең берсе – Йосыф Аҗар иптәшләреннән аерылып, Тукай авылы җирендә, шыгырдап торган ак кар эстенә басып калды; ә калган өч иптәше Әльбир хәзрәт белән янә машинага утырып, юлларын дәвам иттереп Батыр районына юнәлделәр. Иптәшләре китеп, Тукай авыл картлары арасында калган төрекле Йосыф шул мизгелдә иптәшләреннән аерылып, адашып калып, башка төркем хозурына килеп кергән аккошны хәтерләтте.

Татарча бер сүз дә белмәгән Йосыф Аҗар ни хәл итәргә дә элгермәгән мизгелдә авыл мәэзине Шакирҗан ага Әхмәтсафин аңа вата-җимерә сөйләнеп, ишәрәләр белән аңлатып аны үз өенә алып барасын аңлатты. Татарча белмәгән Йосыф хәзерәт һәм төрекчә белмәгән Шакирҗан ага гаиләсе тиз арада уртак тел таптылар

400 ел яшәү дәвере булган авыл тарихында мондый вакыйгага халык бик сәерсенеп карады һәм үзара төрле имеш-мимешләр дә күп сөйләнде.

Ахшам намазы укылгач та, Йосыф хәзрәт татарчага якын булган төрки сүзләр табып үзенең тормышы, хезмәте белән таныштырды. Ул Төркиянең Конья шәһәрендә яшәвен һәм шәһәрдәге 342 мәчеттә һәм шәһәргә якын булган авыллардагы 580 мәчеткә мөфтилек итүен һәм хаҗда булуын, шулай ук 14 яшьтә Коръәнне яттан белүен сөйләде. Бу якларга килүенең максаты: мөселманнар арасында Ислам диненең торышын өйрәнү һәм мөмкин булганча авыл халкына, бигрәк тә балаларга дин өйрәнү буенча дәресләр алып бару теләге барлыгын белдерде

Чит-ят җирләрдә Йосыф хәзрәтнең бер киче үтте, ә икенче көн – җомга көн. Бу көн халык мәчеткә гадәттәгедән  алдарак җыелды, башка җомга намазлары белән чагыштырган да халык саны да ике мәртәбәгә күбрәк булды. Хәтта, бүген мәчет ишегенең кайсы якка ачылуын белмәгәннәр дә килгән иде. Йосыф хәзрәтнең килүе картларда гына түгел, ә яшьләрдә дә ниндидер кызыксынулык тудырган иде. Халык олы залга гына сыешмады, кече зал да халык халык белән шыгырым булды. Халык нидер көтә.

Җомга намазы башлануга санаулы минутлар гына калып бара. Авылның имамы Бәдритдин ага халыкка мөрәҗәгать итеп:”Җәмәгать, безнең авылда гомере булмаган бер вакыйга булды. дин сабакларын өйрәтү өчен безнең тарафка Йосыф хәзрәт Аҗар килде һәм ул бүгеннән үз вазыйфасын үтәргә көрешәчәк, хәтта бүгеннән намазларны да аңа оеп укыячакбыз, бүгеннән башлап ул авыл халкы исеменнән Коръән-Кәрим тутыра башлаячак һәм гает көне аны Расүлебезнең рухи шәрифенә һәм нәселләребездә вә нәсел җөпләре өзелеп догага мохтаҗ  булган әрвахларның рухларына багышлаячак”, - диде.

Намазга йөрүчеләр саны һәркөн кырыклап, ә җомга көннәрендә 60 – 70 кеше йөргән булса, бу җомга намазыннан авылның йөздән артык ир-аты үзенә ниндидер рухи азык алып китте.

Менә көн икенде вакытына авышты. Авыл урамнарыннан халык мәчеткә агыла да агыла. картлар белән янәшәдә яшьләр дә байтак. Бүген Рамазан аена керү алдыннан беренче тәравих намазы да укылачак. Икенде намазы да укылды, ә халык мәчеттән таралмый. Менә Йосыф хәзрәт халыкка мөрәҗәгать итеп: “Әй, кәмсәләр, Сезнең рөхсәтегез белән мин бүген Коръән –Шәрифне укый башлар идем һәм аны Гает көн гает намазыннан соң Рәсүлебезнең рухи шәрифенә һәм  авылыгыздан киткән әрвахларның рухына багышлар идем”, - диде. Озак та үтми авыл эстенә Коръән-Кәримнән изге аятьләр сибелә башлады һәм ул бер ай дәверендә  дәва итте.  Бу аятьләр белән авылга бәрәкәт, шифа яуып торды.

Йосыф хәзрәт тиз арада ярыйсы ук татарча “сукалый” башлады, халык белән уртак телне тиз тапты. Халык аны үз итте. Татарга хас булган кунакчылык гадәте тукайлыларга да хас гадәт. Мосафирны бернинди борчылуларга бирелдермәс өчен күп тырышты Шакирҗан ага. Беренче көннәрдә ул аңа малаеның кышкы киемнәрен кидерде, ә инде атна үткәнче халык аңа кышкы кием-салымнар алып кидерде. Юк, бу аның акчасы булмаудан түгел, ә халыкның аны үз баласыдай үз итүеннән иде. Бу моментта аның кичерешен кәгазьга язып кына бетерү мөмкин түгел.

Авылыбызда күптән килгән гадәт буенча, Рамазан аенда ифтар мәҗелесе үткәрү йоласы яшәп килә; ә инде дингә иркенлек биргәч тә, халык җиңел сулап куйды һәм мондый мәҗелесләр мөмкин кадәр күбрәк уздырыла башланды. Соңгы елларда мондый мәҗелесләр, ир-атлар өчен генә дә икешәр урында уздырыла. Ифтар вакыты җиткәч тә, ахшам намазы укылып, халык бабчакырылган җиргә мәҗелескә җыела; ә инде анда Коръән укыла, теләкләр теләнә.     Бер  урында  бу мәҗелесне авыл мулласы үткәрсә, икенчесендә аны аның ярдәмчесе –мәэзин алып бара.   Мондый мәҗелесләрдә булып Йосыф хәзрәт бик канәгать булды. Аның Коръәнне мәкәм белән укуы, теләк теләүләрен тыңлап утыру ис китәрлек бер хислек. Йосыф хәзрәткә  авыл халкының, җитмеш ел дин тоткынлыкта ятуга карамастан да, диннән ваз кичмичә, хәленнән килгәнчә әби-бабаларыбызның йоласын алып баруы бик охшады; тик Коръәнне китаптан карап укый белерлек (гарәп хәрефләре белән) кеше булмау бик борчыды. Халык белән әңгәмә вакытында тагын бер нәрсәгә басым ясады: “Бу авылда ураза бар, тик намаз гына юк”, - диде һәм эстәп: “Коръән укырга һәм намаза өйрәтер идем, оештырырга кем булышыр икән?”- дип сүзен дәвам итте.

 Шунда аңа җавап йөзеннән Шакирҗан ага: “Безнең мәктәптә гарәп язуын өйрәнү буенча түгәрәк эшләп килә һәм яшьләр арасында ярыйсы ук белүчеләр дә бар. Бу эшне оештыруда ярдәм итәргә мәктәп укытучысы Гаязетдин әфәндене сорарбыз”,- диде.

Гаязетдин әфәнде мондый ышанычка каршы килмәде һәм моннан үзенә дә күп файда буласын белә иде. Иртәгесен , мондый шөгельгә теләкләре барларның исемлеген төзеде. Мондый эшкә теләк белдерүчеләр илледән артыкка җыелды. Бу эштә мәктәп директоры Нәзирә ханым да зур булышлык күрсәтте. Ул мәктәптә дәрес расписаниеләрен үзгәртеп төзетте һәм түгәрәк эшен алып бару өчен класс бүлмәсе дә аерып бирде. Хәтта үзенең дә бу укуларга йөрергә теләге барлыгын белдерде.

     Дүшәмбе көн өйлә намазы узгач та, билгеләнгән класска балалар җыелды һәм түземсезлек белән Йосыф хәзерәтнең килүен көттеләр. Менә озак та вакыт узмады ул ишектә пәйда булды. Аның класска килеп керүе балаларны дөрт иттереп сискәндереп куйды. Балалар аның сөйләшүен дә аннан- моннан гына аңлаштырып, да аның авызыннан чыккан һәр сүзне игътибар белән тыңлап торалар. Беренче көнне танышу һәм гарәп хәрефләрен танучыларны барлау булды, ә андыйлар утызлып бала җыелды; ә калган утызы бу хәрефләрне күреп белсәләр дә танымыйлар иде әле. Шулай да тәҗрибәле педагог аларга да шөгел тапты. Занятиеләрнең беренче яртысы намаз уку тәртипләрен өйрәнүгә багышлады. Бер ай дәверендә утыз бала Корәнне тәвҗид белән уку дәрәҗәсенә күтәрелделәр, ә калганнары намаз уку тәртипләрен бик яхшы үзләштерделәр. Йосыфның да үз эше нәтиҗәләрен балаларның әти-әниләренә күрсәтәсе килде һәм 8 мартта бәйрәмгә җыелган халыкка балаларның өйрәнгәннәрен практик рәвештә күрсәтү аларны таң калдырды. Балаларның һәрбер сүрәне, доганы мәкам белән укуы, намазның  һәрбер элементларын җиренә җиткереп үтәве, үтә дә төгәллек белән үтәлеп барды.

Йосыф хәзрәт үзенең зиһенлеге, ягымлылыгы  белән, балалар педагогикасын һәм психологиясен яхшы белүе белән, хәтта мәктәп укытучыларын да көнләштерерлек иде. Аның шундый тактлы булуына бер мисал күрсәтеп үтү дә җитә. Балалар гарәп әлифбасы белән танышуны тәмамлап, Коръән сүрәләрен укуны башлаган көн. Бер дә уйламаган да ул кесәсеннән матур гына бизәлешле бер тартма чыгарды һәм балаларга мөрәҗәгать итеп: “Шәкертләрем, Сезнең өчен гомерегездә иң кадерле мизгел, Бүгеннн башлап Сез үзлегегездән Коръән-Шәрифне укырга булдыра аласыз.Үзебездәге гадәт буенча, мин Сезгә шул уңайдан үземнең кечкенә генә бүләгемне тапшырасым килә”, - диде һәм ул һәр балага икешәр чәйнәгеч (чәер, жевачко) биреп чыкты. Бу гадәт бер яктан балаларның күңелен табу булса, икенчедән, аның белемгә дәртен күтәрү иде. Бер ай вакыт дәверендә балалар “Бәкарә”, “Ясин”, “Мүлек” сүрәләрен тәвҗид белән укырлык булып җитлектеләр.

Рамазан ае да үтеп китте. Балаларга соңгы дәрес, үзенә күрә чыгарылыш имтиханын тапшыру көне. Шундый хисләнеп утырган моментта уку бүлмәсенә Йосыф хәзрәт килеп керде һәм балалар уйламаган-көтмәгән җирдән, бүлмәгә авыл мулласы Бәдритдин ага һәм мәчетнең мәэзине Шакирҗан ага да керделәр. Балалар аларга Коръәннән сүрәләр укып күрсәттеләр.  Аларның тәвҗид белән матур итеп укуына бабайлар да гаҗәпләнеп утырдылар. Дәреснең соңгы мизгелләре. Йосыф хәзрәтнең балалар белән хушлашу  минутлары да килеп җитте. Түгәрәк эшләрен оештырып баручы Гаязетдин әфәнде Йосыф хәзрткә, ихтирам йөзеннән, татар халкының иң кыймәтле бүләге булган чүпле сөлге бүләк итте һәм укучыларның ата-аналары исеменнән Чулпан Сафиуллина Йосыф хәзрәтнең кызына милли кием киендерелгән курчак бүләк итте.

Коръән өйрәнү дәресләре тәмам. Йосыф хәзрәт Рамазан ае хөрмәтенә балаларга 200 сум (ул вакыттагы акча) садака таратып чыкты һәм дога кылынды. Менә шул вакыт шак катыргыч вакыйга булды. Балалар күз яшьләрен тыялмый елаша башладылар. Бу аларның шатлыктан да, борчылудан да аккан күз яшьләре иде. Мондый күренештән, Йосыф хәзрәт тә түзмәде, күз яшьләрен күпме генә күрсәтмәскә тырышса да, кычкырып елап җибәрде. Менә шулай балалар белән аерылышу мизгеле үтеп китте.

Утыз укучыдан иң яхшы укыганы Гүзәл Мөхәммәтгалиева булды, башкалар да тырышлыкларын күрсәттеләр, тик ашлык кибәксез булмаган кебек, дүрт кызыбыз көткән нәтиҗәне күрсәтә алмадылар.

Шундый хәлгә игътибар итмичә булмый. Ни сәбәптәндер бу түгәрәккә малайлар бик аз йөрде. Бер уйласаң, дин йолаларының күбесен ир-ат башкара бит, шунлыктан да алар кызлардан күбрәк тә белергә тиеш.

 Бу укулардан мөгалимәләребез Нәзирә Әхмәтсафина, Гөлфия Зиннәтуллина, Гөлсирә Шайдуллиналар да читтә калмадылар. Алар укуларга даими йөрделәр.

Менә шулай, бу вакыйга  корыга калган уҗымга шифалы яңгыр явып киткәндәй булды.. Авылыбызда дини гадәтләрне дәвам иттерерлек яшь буынның үсүенә бер адым ясалды, тик моны ярты юлда калдырасы түгел иде. Монда балаларның үзләренең дә, ата-аналарның да, мәчет картларының да кулга-кул тотынышып дәвам итүләре бик мөһим.

Бу вакыйгага күрше Урмай халкы да битараф калмады. Алар Йосыф хәзрәтне өч мәртәбә авыл халкы белән очрашуга чакырдылар. Бу эшне оештыруда Урмай авыл мулласы Сибгатулла Минаҗетдинов һәм авыл Советы рәисе Хәйдәр Сафьянов башлап йөрүчеләрдән булдылар.

Урмай авылында район сәнгать мәктәбе директоры Фәрит Гыйбатдинов тарафыннан Рамазан аена багышланган зур бәйрәмдә катнашу Йосыф Аҗарда зур тәэъсир калдырды. Бердән ул монда үзе тирән эчтәлекле вәгазь белән чыгыш ясады, икенчедән, ул татар халкының җырлы-биюле уеннарын беренче күрүе иде. “Алга” агрофирмасы директоры Гариф Апраков та бу очрашудан читтә калмады. Бәйрәм соңында ул Йосыф Аҗар белән үз бүлмәсендә түгәрәк өстәл артында очрашу үткәрде. Очрашу бик тирән эчтәлекле булды, соңыннан Йосыф хәзрәт Коръән-Кәримнән сүрәләр укып, оешманың бәрәкәтле, бай булуын теләп дога кылды.

Йосыф әфәнде гореф-гадәтләре буенча, безнең якта кулланылган ризыкларны бик энәп бетермәде, шулай да халык ифтар вакытында аңа аерым ризык әзерләүдән тартынып тормады. Ә инде, Шакирҗан ага гаиләсенә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булсын, сәхәргә аңа аерым ризык пешереп ашатып, үз балаларыннан да артыграк күреп тәрбияләп тордылар. Ул үзенең ягымлылыгы, йомшак күңеллелеге , белеме, зиһенлелеге белән халыкны үзенә ияләштерде, үзенә тартты. Авыл халкы аны үзенең туганы кебек якын итте, ихтирам итте.

Менә соңгы көн –аерылышу көне дә килеп җитте. Рамазан гаеты укылды, тутырылган Коръән авыл халкы исеменнән Рәсүлебезнең рухи шәрифенә, Тукай авылында  яшәүче бәндәләрнең нәселендә булган мәетләрнең һәм нәселләре киселеп догага мохтаҗ  булган әрвахларның рухына багышланды, мәчет ихтыяҗына бирелгән садакага (572000 сум) дога кылынды һәм халык белән ул да зиратка юл тотты һәм Рәсүлебез рухи шәрифенә һәм Тукай авыл зиратына күмелгән мәетләр рухына “Ясин” сүрәсен укып багышлады.

      10 сәгать 30 минут. Мәчет алды мәйданы халык белән шыгырым тулы. Монда карты да, яше дә, хатын-кызлар да, бала-чагасы да гөж килеп тора. Халыкның болай күп 1991 елның августында – мәчет ачылу тантанасында булган булса, монысы аннан кала икенчесе – 1994 елның 13 мартында булды. Менә ул мәйданга килеп керде (Аны Канаш шәһәренә Шакирҗан аганың малае үз машинасы белән озатып куйды). Аны махсус билгеләнгән урынга бастырып, хушлашу сүзен ишетергә теләгән иде халык. Ул бер-ике сүз генә әйтергә булдырды һәм аңа булган шул зур ихтирамннан елап җибәрде. Халык аңа изге сәфәр теләп, елаша-елаша машинага озатты.

Мондый вакыйганы пәйгамбәрләр вакытындагы вакыйга белән генә чагыштырып булыр иде, тик ул вакытта аларга күпме киртәләрне җимерергә кирәк булган; ә монда халык үзенең дингә ни дәрәҗәдә сусаганлыгын күрсәтте, Йосыф хәзрәтнең вәгазь һәм хөтбәләрен йотлыгып үзенә кабул итте.

     

 Белешмә: әти-әнисе, дүрт бертуган ир туганнары һәм 15 яшьлек сеңелес  бар.

       Коръән хәфизә хатыны белән бер кыз бала үстерәләр.Төркиянең Конъя шәһәрендә яши.

      Хөрмәтле укучым, җитешмәгән җирләре күп булыр, тик гаебен табу өчен укымаган булсаң иде.

      Түземлелегең өчен Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булсын. Әмин.

          Истәлек өчен Гаязетдин Җамалетдин улы язды.

 

Сайтның менюсы
Информресурслар
Дусларыбыз
Җырлар

Безнең баннер

Баннерларны алыштыру



◊ кнопканың коды ◊

Яңалыклар календаре
«  Март 2024  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Керү рәвеше
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Тукайда һава торышы

Copyright Тукай © 2024 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!
Сайт управляется системой uCoz