Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Дүшәмбе, 25.09.2017

 

 
   
  
 

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Мин яшим...
Барлыгы: 195
Бушлай СМС җибәрү

    Билайн

   Мегафон

   МТС

  Смартс 




Мәчет тарихы


 


Авылда мәчет кайчан салынганы билгесез, тик шулай да, мирасханәдән (архивтан) алынган документаль материаллардан күренгәнчә Тукай авылында мәчет инде 1780 елларда ук булган.Бу елларда, 5нче халык санын алу документларыннан күренгәнчә  авылда 45 хуҗалыкта якынча 250 ләп кеше яшәгән. Әлеге мәчет хәзерге заман мәчетләре кебек зур булмаган. Авылның мәчетен бер агач йорт тәшкил иткән, аның түбәсе дә салам белән генә ябылып, әле манарасы да булмаган. Авыл картларының сөйләвенчә, мәчеткә беренче манараны Фәтхулла бабай ясап куйган булган. Мәчет хәзерге мәчеттән ерак түгел сыртка урнашкан була. Хәзер бу урында мәчетнең хуҗалык әйберләрен саклый торган сарай тора.  Авыл мәчетендә озак еллар мулла вазыйфасын Рахманкулов Зөлхиҗҗә бабай алып бара.


   Авылда яңа мәчет 1901-1903 елларда төзелә.Мәчет төзү чыгымнарын авыл халкы үз өстенә ала. Мәчетне төзүчеләрнең җитәкчесе Чичкан авылыннан Тимерша исемле бер агай була.Ул вакытына күрә мәчетләр төзү остасы булган һәм тирә-як авылларның күбесендә ул төзегән мәчетләр яшәп килгән. Урмайда да бер мәчетне аның җитәкчелегендәге бригада төзегән булган. Ул үзенең бригадасына бик тә уңган һәм булган кешеләрне генә алган. Авыл мәчетен төзүдә авылдашлардан Хөсәенов Хөснитдин (купы) бабай дә катнаша.


   Манара күтәрү хөрмәтенә авылдагы яшь киленнәрдән һәм яшь кызлардан сөлге-яулык җыйганнар. Ул сөлге-яулыкларны манарага бәйләп күтәргәннәр. Манара күтәрелгәч, ул бүләкне җитезләрдән дә җитезе менеп алырга тиеш була. Күп кенә бәйгеләрдә, бау буенча менеп, Тимерша абзый малае җиңел генә эләктерә торган булган.    Инде яңа мәчет элгергәч тә, мулла булып Зөлхитҗа мулланың малае Садритдин (халык телендә "карт мулла”) 1912 елгача эшли. Ул да Кырсадак мәдрәсәсендә белем алган була. 1912 елда авылга мулла вазыйфасын үтәргә күрше Чичкан авылыннан (ул вакыттагы Сембер губернасы Буа өязенә кергән) Сафьянов Миңнегалины чакыра. Авылда төпләнеп кала.  Яшь мулла – Сафьянов Минегали сөргенгә җибәрелгәч, халык дини йолаланы алып бару өчен Бикнеев Гыйбатдинны сайлап куя. Ул Тукай, Урмай авылларында башлангыч белем ала, ә соңыннан Норлат мәдрәсәсендә белем туплый. Ул үзенең белемен балаларына һәм тирә-күрше малайларына да өйрәтеп калдыра. Гибатдин ага 1945 елның 16 гыйнварында якты дөнья белән хушлашып бакый дөньяга китә . Гибатдин бабай вафат булганнан соң авылда мулла вазыйфасын ачыктан-ачык үтәп баручы булмый, тик 1947 елның язында гына авыл картлары җыелышып мәхәлләне яңарту хакында сүз алып баралар һәм вакытында Тәтеш мәдрәсәсендә белем туплаган Төхфәтуллин Гайнулланы авыл мәхәлләсенең имамы итеп сайлыйлар. Ул авылда 1947- 1970 елларда имамлык итә. Аңардан соң Бикнеев Шәйхулислам    1970 – 1981елларда һәм Мөхаммәтгалиев Бәдритдин   1981 – 2005 елларда имамлык вазыйфасын алып баралар.


Авылда мәчет 1941 елның гыйнварыннан ябыла. Инде шул ук елның 29 апрелендә Комсомол район Башкарма Советы, ә 12 июньдә ЧАССР Югары Советы Президиумы  мәчетнең ябылып, мәхәлләнең бетерелүен раслап, мәчет бинасын мәкәпкә бирергә карар чыгара.   Менә шулай Тукай авыл халкы мәчеттән колак кага. Күпме көч куеп төзелгән халык байлыгы  дәүләт карамагына күчә. Эш моның белән генә бетми бит әле. Комсомол район Советының Башкарма комитеты карары чыккач та, аны тормышка ашырырга тотыналар. Мәчетләрнең формасы калмасын дигән уй белән аларның манараларын кисә башлыйлар. 1941 елның 22 маенда мәчет манарасы киселә. Ничә көннәр авылдан манара кисәрдәй "батыр”ларны эзлиләр, тик авылдан бу эшне башкарырга бер кем дә батырчылык итми. Халык диннән ваз кичмәгән икән, ә бит Урмай авылында ук үзләреннән яшь "куштаннар” табыла. Авыл картларының сөйләвенчә, бу эштә авыл активистлары, авыл Советы башкарма комитеты башлап йөри. Атналап эзләгәч, бу эшне башкарып чыгарга кешеләр табыла. Болар күрше Тугай (Тугаево) авылы чувашлары була. Бер уйлаган да, монда авыл түрәләренең  үтә дә тырышлыгы булгандыр инде. Ни эшлисең? Югарыдан килгән фәрманны үтәргә тиеш булалар инде, җитмәсә коммунист кешегә. Манараның үзәк баганасын балта белән тапап кискәч, аны көнчыгыш ягына (Урмай ягына) аударырга уйлыйлар. Манараны кискәч тә, халыкка манарага бәйләнгән бауны (арканны) Урмай ягына таттырга әмер бирелә; ә манара ул әмергә буйсынмыйча кыйблага ава. Манара башындагы ярымай җиргә батып керә һәм атналар буе шунда ята. Аны алырга беркемнең дә батырчылыгы җитми. Алганыңны кем дә булса күрсә зинданга китүеңне көтеп тор. Шулай да, күпмедер вакыт узгач, ул вакытларда авыл Советында җыештырып йөрүче (техничка)  Мәфтуха (Матьук әби)  кеше күрмәгәндә өенә алып кайтып җыеп куя. Ул ничә еллар буе очырмада ята да ята. Ул аны 1959 елгача кеше күзенә күрсәтми асрый. 1958 елның җәендә, зиратлар өстен койма белән әйләндереп алгач, Камалетдинов Хабибуллага (Тьбын) алып килә һәм эшнең нәрсәдә икәнен сөйләп бирә. Хабибулла ага аны чистартып, озын курага беркетеп,зиратлар эстенә төшереп куя. Ярымай анда 1990 елның апреленача тора, ә мәчет бинасын халыкка кайтарып алгач,  вакытлыча халык аны мәчет түбәсенә куя.  1941 елдан алып 1991 елгача мәчет бинасында  глубинка склады да, мәктәп тә була, авыл Советы идәрәсе дә, колхоз идәрәсе дә, медпункт та, китапханә дә, клуб та булып ала. Мәчет бинасын төрлечә үзгәртсәләр дә, авыл халкы аның формасын яңа мәчет төзелгәнчегә кадәр саклап тора.


1947 елда мәхәллә оештырылгач та, намаз картлары җомга намазларын бергәләчеп укый башлыйлар. Монда Гиниәтуллина Фәхрлебәнәт үзенең йортында җомга намазлары укырга ризалыгын бирә, ә инде 1958 елда зират койма белән тотып алынгач анда сарай ясалып, җәй көннәрендә картлар җомга намазын анда укыйлар. Инде көз җиткәч язгы җылыларгача кеше өйләрендә укыйлар. Соңыннан җомга намазларын Сәләхетдинов Кәмәлетдин, Шайдуллин Сафиулла, Хөснитдинов Җамалетдин йортларында укыйлар. Хөснитдинов Җамалетдин йортында соңгы 21 ел дәверендә укыйлар.


    Әйдәгез мәчетебезнең соңгы чорына әйләнеп кайтыйк . Алга таба нинди язмышлар көтте икән аны, нинди үзгәрешле яхшы сыйфатларга ия булды икән ул?


   1988-89 елларда, үзгәртеп кору чорында, дингә иреклек бирелә. 1989 елның август аенда Ислам дине кабул ителүгә (безнең якларда, Болгар дәүләтендә) 1100 ел тулу бәйрәме үткәрелә. Шул уңайдан, югарыда торган оешмаларга авылда мәхәллә булдыру һәм мәчет бинасын яңадан халыкка кайтарып бирүне сорап үтенеч хаты языла һәм халыкның бу соравы уңай якка чишелә.  Шушы ук елның ноябрь аенда мәчет бинасын халыкка кайтарып бирергә рөхсәт ителә. Район түрәләренең үтенече белән, халыкның да әзер булмавы сәбәпле, халык мәчетне бинасын кыш чыкканчы алмаска килешә.


   1990 елның 8 апреле – җомга көн. Җомга намазы алдыннан мәхәллә Советы сайлана.. Бу көнгә мәчет хисабында 3700 сум акча була. Мәчет хакында төрле сораулар кузгатыла. 1990 елның 11 апреле авыл тарихы өчен иң  мөхтәрәм көннәренең берсе булып мәңгелек тарихыбызга кереп калырлык көннәрнең берсе. Бу көн – атнаның чәршәмбе көне. Рамазан аеның  унбишенче көне. Көндезге сәгать өч. Авыл халкының соравы буенча "клуб” бинасында соңгы авыл җыены үтә. Көн тәртибендә бер сорау: " Мәчет бинасын халыкка кайтарып алырга”. Ә ярты гасыр элгәре – 1940 елның гыйнварында авыл җыенында мондый сорауның  капма-каршысы куелган. Чыгыш ясап, Хәбибрахманов Әбелгаз, Мөхәммәтгалеев Бәдритдин, Мингалиев Нургали, Җамалетдинов Гаязетдин, Әхмәтсафин Шакир һ.б. көн тәртибенә куелган сорау буенча үзләренең фикерләрен әйтәләр


   12 апрель. Иртән, мәчет баскычыннан булса да, мәэзин Әхмәтсафин Шакир иртәнге намазга азан әйтә. Бу ярты гасырдан соң, авыл эстенә сибелгән беренче азан була.


   15 апрель. Җомга көн. Мәчет төзелешенә акча җыю башлана. Беренче булып авыл мулласы  Мөхәммәтгалиев Бәдритдин 100 сум акча тапшыра (вакытына күрә зур акча) һәм шуннан мәчет фондна акча җыю башлана.


   25 апрель – Рамазан бәйрәме киче. Вакытлыча гына мәчет бинасына радиокөчәеткеч куела. Микрофоннан зекер әйтелә. Монысы инде чын могҗиза була, чөнки яшьләрнең күбесенең мондый зекер әйтүне беренче ишетүе. Әле 1950 елларда да бәйрәм кичәләрендә җыелышып зекер әйтеп йөргәннәр, ә 1980 елларга бу күренеш әкерен генә сүнә.  Зекердән соң мәэзин Шакир ага Коръән-Кәримнән сүрәләр укый. Авыл өчен бик зур тантана. Мәчет тирәсе гөж итеп тора – бик күп бала-чага һәм хатын-кыз, яшь җилкенчәк.  


   26 апрель. Иртән мәчет янына җыелып, байтак кына халык  зекер әйтә һәм Рамазан гаеды зират янындагы чирәмлектә укыла. Гает вәгазендә мәчет төзелешенә сорауларга күп игътибар ителә.


   4 май. Мәчет бинасы рәткә кертелгәч, мәчеттә, 50 елдан соң, беренче җомга намазы укыла . Беренче намазда 39 кеше. Бу вакытта мәчеттә биш вакыт намаз укыла башланган инде.


   11 май. Җомга намазында 41 кеше.


   18 май - 44 кеше. Менә шулай әкрен генә халык иманын яңартырга керешә.


   1990 ел.14 май. Зарипов Галимҗан, Әхмәтсафин Шакир, Җамалетдинов Абзал һәм Урмайдан Чулаков Шәйхи белән Султанов Мөхәммәтшәриф Ульян (Сембер) шәһәренә йортлар төзү комбинатына; Мөхәммәтгалиев Камалетдин Канашка йортлар төзү комбинатыа юл тоталар. Сембер шәһәреннән килешү ясагач, алар төзү материалларын үзләре китерә (кирпеч, цемент, тәрәз рамнары һ.б. вак-төякләрне). Калган агач материалларын, түбәлек калайны аерым кешеләрдән алалар. Әкрен генә материал туплана.


   6-9 июнь. Уфада ДУМЕС (Духовное управление мусульман Европейской части и Сибири СССР)ның  V корылтае  булып үтә, анда безнең мәхәлләдән Мөхәммәтгалиев Камалетдин катнаша. 


   Халыктан акча җыю, төзелешкә материал туплау алга бара. Кыска гына вакытта халыктан  60000 (алтмыш мең) акча җыела.


   1991 ел. Материал бар. Инде төзүчеләр кирәк. Шулай уйлашканда, Садыков Галим (чармак) үзенең теләге барлыгын белдерә.


   1991 елның  8 апреле. Садыков Галим бригадасы (малайлары Садыков Гарәф, Салыков Әкрәм, Хаертдинов Зиннәтҗан, Садртдинов Рәшит мәчет төзергә тотыналар. Бригада бик тырышып эшли. Төрле материаллар табуда авылдашлар да бик тырыша. Аларны барын да санап та бетерергә мөмкин түгел. Аллаһының рәхмәте булсын үзләренә. Бакый дөньяда урыннары оҗмахта булсын.


   1991 елның 16 апреле – Рамазан гаеты көне. Гает намазы укылгач та мәхәлләнең мәэзине Әхмәтсафин Шакир халыкка мөрәҗәгать итеп : " Хөрмәтле дин кардәшләр, мөхтәрәм авылдашлар! Күптән көткән көнебез, иске мәчет бинасын сүтү моменты да килеп җитте. Мәчетнең яңа бинасын элгертергә осталар табылды. Инде көчебездән килгәнчә үзебезнең көчебез белән аларга булышырга кирәк. Күбегез бүген-иртәгә еллык ризык хәстәрләү йөзеннән эшкә дә китеп барырсыз. Сезгә Аллаһы Тәгаләдән эшләрегездә уңышлар бирүен телибез, тик эшкә киткәнче иске бинаны сүтеп, яңасының диварын өеп бирсәгез авыл халкы бик рәхмәтле булып, сезгә "шабаш”та уңышлыклар теләр иде”,- ди. Авыл мулласы Бәдритдин ага аның сүзен күәтләп: "Мөмкин булса,иртәгәдән эшне башласак бик тә яхшы булыр иде”,- дип үзенең сүзен йомгаклый.


   Эшләр уңайга барганны күреп, авыл Советының соравы буенча, Комсомольск район Советы башкарма комитеты  Тукай авылында мәчет төзергә рөхсәт итеп үзенең карарын чыгара:  1991, май, 22. Исполком Комсомольского районного Совета принял решение о строительстве мечети в д. Токаево.                                               (ЦГА ЧР,ф.29, оп.1, д.614. л.75).                               


   19 апрель көнендә 200 ләп ир-ат һәм хатын-кыз мәчет төзелешенә үзенең өлешен кертү йөзеннән иртә таңнан мәчет мәйданына җыела. Монда мәктәп балалары да читтә калмый. Алар да кирпечен ташырга булыша һәм башка вак-төяк эшләрдә булышлык күрсәтәләр. Көн ярым дигәндә мәчет дивары өелеп бетә һәм тирә ягы чистартыла.


   1991 елның 9 августы. Җомга көн. Авыл үз тарихында мондый вакыйганы – тантананы күрдеме икән. Бу көн авылда яңа мәчетне ачу тантанасы. Көн иртәдән үк матур тора. Күктә бер нинди болыт әсәре дә юк.  Иртә таңнан мәчет яны мәйданга бик күп халык җыела, кем генә юк: ак сакаллы кәләпүшен кигән бабай да, ак яулыгын җәеп бәйләгән әби дә, авылның батыр ир-егетләре дә, тирә-якта дан тоткан чибәр - уңган кызлары һәм яшь киленнәре дә, үсеп килүче малай вә кызлар да, хәтта бишектә ятучы балалар да. Кем генә өйдә утырып калыр икән бу көн. И, и, и... Санап бетергесез инде бүгенге тантанага килгән халыкны; алар арасында читтә яшәүче авылдашлар да туган төбәгенең бәйрәмен үз итеп кайткан, тирә як авыллардан да бик күп кунак килгән.


   Район елъязмасында менә мондый юлларны укырга мөмкин:


    "1991, декабрь, 5. Приняты в эксплуатацию здания мечетей в д. Чичканы, с. Урмаево, д. Токаево”.                          ("Летопись села Комсомольское», 1999. с.422).                                      


   Гает намазларына ир-ат күп йөри, хәтта мәчет эчендә аларга урын булмый. аяк киемнәрен куярга да урын юк. Гибатдинов Гомәр  тырышлыгы белән  мәчеткә янкорма төзелә.җыя башлагач, акчаны кирле-кирәкмәгәнгә әрәм-шәрәм итмәс уе белән, мәчеткә янкорма ясатырга уйлый. алып  бер җәйдә янкорманы элгерттә. 1999 елның 19 гыйнварында Рамазан гаетын  авыл халкының бер өлеше анда укый. Соңгы елларда мәчетнең янкорма өлешендә мәдрәсә (якшәмбе мәктәбе) эшли.


   2007 елда мәчетнең мәдрәсә элешендә зур ясау эшләре үткәрелде һәм укыту мөмкинлекләре булдырылды. Мәдрәсәгә су кертелеп, ул  җылытыла һәм тәхарәтнәмәдә барлык мөмкинлекләре булдырылды.


   2008 елның җәендә мәчетнең залларында һәм мәдрәсә бүлмәсендә зур ясау эшләре үткәрелде.


Хәзерге вакытта мәчеттә имам вазыйфасын Шакирҗан Әхмәтсафин, ә мәэзин вазыйфасын Рифкат Хабибрахманов үтәп килә.

Сайтның менюсы
Информресурслар
Дусларыбыз
Җырлар

Безнең баннер

Баннерларны алыштыру



◊ кнопканың коды ◊

Яңалыклар календаре
«  Сентябрь 2017  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Керү рәвеше
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Тукайда һава торышы

Copyright Тукай © 2017 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!
Сайт управляется системой uCoz