|
Баш бит » 2010 » Сентябрь » 1 » 01-09-10 Белем көне белән!
01-09-10 Белем көне белән! |
14:53 |
Белем бәйрәме — 1 сентябрь көнен һәр укучы күңеле һәр гаилә
дулкынланып көтеп алган традицион бәйрәмнәребезнең берсе. Туган жирнен һәрбер
почмагында каршылыйлар Белем бәйрәмен.
Янгырый сабыйларның шат
авазы, кулларында – чәчәк бәйләме.
Хөрмәтле белем ияләре, укытучылар, укытучы хезмәтенә үз гомерен биреп хәзер
лаеклы ялда утыручылар, укучылар,
белем иленә беренче адымнарын атлаучылар, һәм, гомумән, белемнең дөньяда иң
кыйммәтле әйбер булуына инанган кешеләр! Барыгызны да чын күңелдән бүгенге бәйрәм белән тәбрик итәбез! Кадерле укучылар! Белем иле сезне ишекләрен ачып
каршы алган икән, бер дә курыкмый бусагадан атлап керегез, һәр алган белем
сезгә файдага булсын, туганнарыгызга, дусларыгызга, якыннарыгызга яхшылык кылу
өчен алынсын!
Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында
укытучы торганын һәркем таный. Әйе, нәкъ менә алар мәгърифәт дөньясына алып керә, хәреф танырга,
язарга өйрәтә, белгәннәрен сеңдерергә тырыша, шуларны укучылардан таләп итә,
тәрбияле булырга өнди. Хөрмәтле укытучылар! Бәйрәм
белән сезне. Киләсе уку елында сезгә нык сәламәтлек, бәхет, сабырлык
телибез. Яңа уку елы барыбызга да яңа унышлар, яңа шатлыклар
китерсен!
|
Карап чыгулар: 571 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 5.0/1 |
|
| |
Статистика |
Онлайн барысы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 | |