Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Дүшәмбе, 29.04.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Сайтка билге куегыз
Барлыгы: 116
Баш бит » 2010 » Сентябрь » 1 » 01-09-10 Гошерне Рамазанда бирү әҗерлерәк
01-09-10 Гошерне Рамазанда бирү әҗерлерәк
19:22
  Кызу җәй көннәре үтеп, алтын төсләр белән бизәлгән көз килеп җитте диярлек. Мәгълүм булганча, бу вакытта җыеп алынган уңышка нәтиҗә ясала һәм киләчәк уңышка әзерлек башлана. Һәр кеше өчен дә мул уңыш алу – зур бәхет. Ләкин бу уңышка ирештергән сәбәпләр турында уйлап карыйк әле. 
Халкыбызның тырыш хезмәтеннән тыш, күп нәрсә һава торышына, яңгыр яву-яумавына бәйле бит. Быел без бөтенебез ошбу гади хакыйкатькә янә ныклап инандык. Шуның өчен мөселманнар гелән Аллаһы Тәгаләгә күп дога кыла: яңгыр кирәк булса, яңгыр сорый, кояш кирәк булса кояшлы көн сорый. Әлбәттә, мул уңыш алу өчен кулай һава шартлары Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә бәйле. Киләчәк уңышлары исә мулдан булсын өчен бабаларыбыз Аллаһы Тәгаләнең кушканнарына буйсынып, Коръәни-Кәримдә язылганча, гошер бүлеп биргәннәр.
«Бәкара» сүрәсенең 267 нче аятендә Аллаһы Тәгалә: «Әй, мөселманнар, җыйган малларыгызның пакизәләреннән вә сезнең өчен җирдән чыгарганнарыбыздан дин юлында сарыф итегез», – ди.
Нәрсә соң ул гошер? Гошер гарәп телендә «уннан бер өлеше» дигәнне аңлата. Элек өстәмә рәвештә сугарылмаган кырлардан җыеп алынган уңышның уннан бер өлеше дин юлына сарыф ителгән. Революциягә кадәр гошер бәрабәренә мәчетләребез җылытылып, яктыртылып, җыештырылып, төзекләндерелеп торган. Хәзер исә, ягулык алу һәм электр энергиясенә түләү өчен мөмкинлек булмау сәбәпле, күп мәчетләребез бикләнеп тора.
Гошер җыю авылларда элек ел саен эзлекле рәвештә үткәрелгән. Чөнки уңыш мулдан булу Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә бәйле дип кабул ителгән. Бүген дә авылларыбызда гошер җыюны кайтару турында уйлашырга вакыт килеп җитте. Әйтергә кирәк, кайбер хуҗалыкларда Гошер бәйрәменең дәвамчысы буларак Уңыш бәйрәмнәре үткәрелә. Ләкин аларда төп мәсьәләгә игътибар бирелмичә кала: уңышның Хуҗасы Аллаһы Тәгаләгә шөкрана кылынмый. Күмәк хуҗалыкларның җитәкчеләре, фермер-эшмәкәрләр, зыялыларыбыз, имам-хатыйблар күп гасырлардан бирле килгән тирән мәгънәле гореф-гадәтебезне торгызу өстендә бергәләшеп эшләсәләр яхшы булыр иде. 
Шуны да истә тотыйк, гошер, зәкят бирү – ул фарыз гамәл. Нәфел садакаларны яшерен бирү саваплырак булса, фарыз садакаларны башкаларга үрнәк булсын өчен күрсәтеп бирү дә мөмкин. Гошер бирү көнкүрешебезгә яңадан әйләнеп кайтса, бәрәкәтебез артып, бәхет-сәгадәт безгә юлдаш булыр иде. Гошер итеп бирелгән икмәк, бәрәңге, җиләк-җимешләребез ятим-ятимәләргә, ялгыз калган картларга, мәчет-мәдрәсә файдасына, ягъни дин юлында сарыф ителсә, беребез дә оттырмас. Гошер бирелгән мал беркайчан да саекмас. Аллаһы Тәгалә безгә аны күбәйтеп кайтарачак. Пәйгамбәребез с. әйтүенчә: «Безнең өммәт бер-берсенә карата тугры булганда, зәкят һәм гошерләрен түләгәндә кайгы-хәсрәт күрмәс. Әгәр дә алар боларны үтәмәсәләр, аларны корылык һәм ачлык газаплар». Күрәбез ки, корылыктан котылу өчен безгә өстебездә булган дини бурычыбызны - гошер чыгаруыбызны үтәвебез дә кирәк.
Мөхтәрәм кардәшләр! Гошерне тормышыбызда гамәлгә кертү бәхет-сәгадәт юлын табуга, үз гореф-гадәтләребезне ихтирам итүгә, халкыбызның рухи һәм матди гармониягә ирешүенә сәбәп булачак. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк!


Вәлиулла хәзрәт Якупов
Musulman.su


Карап чыгулар: 543 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Сентябрь 2010  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz