Күпне күргән безнең өлкән буын
Иске кием кигән "яңартып”
Яши алар тере тарих булып,
Туган җирне сөеп, яратып.
Көне-төне,ачлы-туклы эшләп,
Авырлыкка түзгән,кыенга.
Бөгелеп тә сыгылмаган өчен,
Рәхмәт яусын Өлкән буынга!
Өлкәннәр!.. Олы
кешеләр!”.. Күпме мәгънә табып була бу
сүзләрдән. Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил
иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне
дошманнардан азат итү, киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз
мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сезгә
саулык, сәламәтлек, шатлык-куанычлар, олыгайган көнегездә тыныч тормыш телибез.
1991нче елдан бирле 1 октябрь-өлкәннәр көне итеп билгеләп
үтелә. Гомер буе җыйган бөтен байлыгыңны биреп тә картлыктан котылып
булмый.Шунысы гаҗәп: тәндә көч бетсә дә, күңел яшь кала.
Хөрмәтле
өлкәннәребез! Без беләбез, сезнең яшьлек, балачак елларыгыз җиңел булмаган . Чөнки
балачагыгыз,гүзәл яшьлек елларыгыз авыр сугыш елларына ,сугыштан соңгы торгынлык елларына туры килгән. Сезнеж һәрберегез авыр һәм сикәлтәле гомер юлы үткән.
Тормышның ачысын да,төчесен дә татыган. Хәзер Сез яшәгән еллар белән бүгенге
тормышыбыз арасында җир БЕЛӘН күк аермасы.
Картлык көнендә
булса да шушы мул, тыныч тормышыбызга сөенеп,
саулык-сәламәтлек белән озын озак гомер кичерегез. Сезнең өчен бу бер көн генә түгел, ә бөтен гомерегез
бәйрәмдәгечә күңелле мизгелләрдән генә торсын!
|