|
Баш бит » 2010 » Сентябрь » 2 » 02-09-10 Яшьләр җыен-форумы: беренче нәтиҗәләр
02-09-10 Яшьләр җыен-форумы: беренче нәтиҗәләр |
18:38 |
IV Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары 31 августта үзләре яшәгән төрле төбәкләргә һәм илләргә таралыштылар. Күпләрнең йөзләрендә ниндидер моңсулык бар иде, ә кайберәүләр күз яшьләрен дә яшермәделәр. 4 көн эчендэ татар мохитында кайнап, фикердәшләре белән аралышып, дуслашып киткән егетләр һәм кызлар бер-берсен онытмаска, хәбәрләшеп торырга вәгъдәләр бирешеп вокзалга, аэропортка юл тоттылар. Инде хәзер беренче нәтиҗәләрне ясарга да мөмкиндер. IV Форум сыйфат ягыннан да, эчтәлеге белән дә башкаларыннан аерылып торды. Кечкенә генә мисал. Делегатлар чыгышларның татарчаларын дәррәү алкышлап кабул итсәләр, урысчаларын бик артык хупламадылар. Димәк, милли җанлылык, үз телеңә, халкыңа мәхәббәт, әгәр дә ул ихластан бар икән, аны берничек тә яшереп булмый! Моны Форум һәм аның дистәләгән чаралар узган залларында да, экскурсияләрдә дә, сәхнәләрдә дә, делегатлар катнашкан концертларда да, дискуссияләрдә дә ачык күреп була иде. Сүз тышкы күренеш турында гына түгел, эчке халәт турында бара. Монысы иң мөһиме. Чөнки бу юлы делегатларның әзерлекле, фикерле һәм битараф булмавы форумның нәтиҗәләрендә дә чагылыш тапты. Әлбәттә, татар яшьләре хуплау сүзләре белән беррәттән әлеге оешманың киләчәге һәм проблемалары турында һәряклап уйландылар. Бу җәһәттән тәнкыйть сүзләре дә аз булмады. Яңа сайланган бюрога (40 кеше) уйланырлык һәм чишәрлек мәсьәләләр шактый. Бюроның резолюциясеннән күренгәнчә, яшьләрне милләт язмышы, Татарстанның киләчәге кебек катлаулы сораулар борчый. Форум делегатлары биредә сүз белән генә түгел, ә бу игелекле гамәлләрне башкарырга, җиң сызганып алынырга әзер икәннәрен дә күрсәттеләр.
Казанга җыелган яшьләребез арасында изге рамазан аенда ураза тотучылар да шактый иде. Монысы да яшьләребезнең әхлаклы, иманлы икәнен күрсәтә, милләтнең киләчәгенә ышанып яшәүче буынның алмашка килүе турында сөйли торган тагын бер күркәм мисал.
Без Форум делегатларын төрле сәхнәләрдә күреп, аларның җырлы-моңлы, талантлы икәненә дә инандык һәм ихластан сөендек.
Әйе, әле бу беренче нәтиҗәләр генә! Алда Форумның төрле чараларда, бәхәсләрдә яңгыраган фикерләрне тирәнтен өйрәнү, аларны анализлау һәм бер җыентыкка туплап нәшер итү дә күззаллана. Ә хәзергә без IV җыен-форумның делегатларына исән-имин булуларын, үзләре яшәгән төбәкләрдә, илләрдә җиң сызганып эшкә керешүләрен теләп калабыз! tatar-congress.org
|
Карап чыгулар: 605 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 5.0/1 |
|
| |
Статистика |
Онлайн барысы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 | |