Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Шимбә, 04.05.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Сайтка билге куегыз
Барлыгы: 116
Баш бит » 2011 » Декабрь » 2 » 02-12-11 Гөлсем Апаны олы юбилее белән котлыйбыз!
02-12-11 Гөлсем Апаны олы юбилее белән котлыйбыз!
17:43

                                         Хөрмәтле Гөлсем апа Сафиуллина!

   Тукай авылы мәхәлләсе һәм Иҗтимагый Киңәшмә исеменнән  Сезне олы юбилеегыз белән тәбрик итәбез һәм эчкерсез рәхмәтләребезне  җиткерәбез.

   Сез, гомерегезнең шактый зур вакытын авылыбыз халкының сәламәтлегенә багышлыдыгыз һәм авылдашларыбызның рәхмәтен казандыгыз.  Кеше тормышында  сәламәтлектән дә зур нәрсә юк.  Халкыбыз да бит, саулыгым-байлыгым ди.  Саулык-сәламәтлек булса, бар нәрсәләргә дә ирешеп була. Аллага шөкер, авылыбыз көннән-көн үсә, ныгый, яшь балалар күпләп туа тора икән - монда  Сезнең өлешегез дә зур. Халкыбызда саулык-сәламәтлек булмаса,  авылыбызның мондый бәрәкәте дә булмас иде. Ә Тукай авылында сәламәтлек сагында 35 ел буена Сез тордыгыз.  Әби-бабайның да,  яшь җилкәнчекнең дә, хатын-ирнең дә,  сабый-нарасыйларның да саулыгын кайгырттыгыз.  Аллаһы Тәгалә моның әҗер вә савапларын  насыйп итсен.

   Моннан тыш сез,  авылыбыз халкы өчен үрнәк шәхес,  тәрбияле ана да булып торасыз.  Тормыш дәвамында дүрт кыз-бала тәрбияләп, аларны аякка бастырдыгыз. 

   Шулай ук,  авылыбыз тормышына гына түгел, авылдагы  дини яңарышка да битараф түгелсез.  Бүгенге көндә сез мәдрәсәбезнең тырыш шәкерте булып торасыз.

   Аллаһы Тәгалә  шушы изгелекләрегез өчен әҗер-савапларын насыйп итсен.  Киләчәктә дә, саулык-сәламәтлек,  иман байлыгы белән матур, озын гомерләр кичерергә, бала һәм оныкларның кадерен күрергә язсын. 

   Тагын бер кат авылдашлар исеменнән Сезгә тирән рәхмәтебезне җиткерәбез.

Теркәлүләр: Картина 1 · Картина 2
Карап чыгулар: 494 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Декабрь 2011  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz