|
Баш бит » 2010 » Сентябрь » 3 » 03-09-10 ТНВ каналында яңа тапшыру
03-09-10 ТНВ каналында яңа тапшыру |
18:35 |
Тиздән "Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында милләтттәшләребез турында рус телендә яңа тапшырулар циклы эфирга чыга башлый. "Мы-татары” циклы республика телевидениесендә 1997 елдан бирле эфирга чыгып килде. "Панорама-телефильм” иҗат берләшмәсе әзерләгән әлеге тапшыруларда Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбургта яшәүче милләттәшләребез тормышы, аларның язмышы тасвирланды. Тәнәфестән соң, быел "Панорама-телефильм” әлеге циклны дәвам итәргә булды. "Сберечь корни...” дип аталган беренче фильмда сүз Уфада яшәүче өч татар гаиләсе турында барачак. Алар - милли мәдәниятне, туган телне, гореф-гадәтләрне буыннан-буынга тапшыручылар. Бу гаиләләр өчен иң мөһиме байлык яисә карьера түгел, ә милли тамырларны саклау. "Мы-татары” тапшырулар циклы 4 сентябрьдән башлап һәр шимбә 18 сәгать 30 минутта эфирга чыгачак.
|
Карап чыгулар: 515 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 0.0/0 |
|
| |
Статистика |
Онлайн барысы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 | |