Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Сишәмбе, 30.04.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Сайтка билге куегыз
Барлыгы: 116
Баш бит » 2010 » Октябрь » 3 » 03-10-10 ТУКАЙ АВЫЛЫНЫҢ ӨЛКӘН БУЫН МӨГАЛИМНӘРЕ
03-10-10 ТУКАЙ АВЫЛЫНЫҢ ӨЛКӘН БУЫН МӨГАЛИМНӘРЕ
21:55

                                                                                                                                                                                                                                                                                        2010 ел – Укытучы елы

   Архив документларына таянып, 1996 елда Тукай һәм Урмай авыл мәктәпләре ачылуга 130 ел тулуны билгеләп үтелә, тик анда рәсми рәвештә бу авылларда шул елны мәктәп ачылган диелмәгән. Ул документка күз салсаң мондый юлларны укырга мөмкин (эчтәлегенә үзгәреш кертмәү йөзеннән текст рус телендә бирелә):

 1866, декабрь. – По сведению Цивильской уездной земской управы в татарских деревнях Урмаево и Токево Кошолеевской волости имелись магометанские школы.  В деревне Токаевой крестьянин Гайнутдин Абдрашитов обучает бесплатно около 30 мальчиков. Учащиеся изучают "магометанское чтение и писание.”(ЦГА ЧР, ф.14, оп.1,д.24,л.97, ф.211.оп.3 д.409.л.3-4)              

Бу документан күренгәнчә, бу авылларда мәктәпләр элегрәк тә булган, тик алар патша хөкүмәте тарафыннан рәсмиләштерелмәгәннәр. Татар-мөселман мәктәпләрендә укыту гарәп хәрефләре белән алып барылган. Инде кириллица белән укый-яза белмәүчене ул вакытта наданга (неграмотный) санаганнар.  Бу заманнарда грамотага өйрәтү буенча башлыча муллалар шөгелләнгән. Менә аларның кайберләре Рахманкуллов Зөлхитҗа, Зөлхитҗанов Садритдин, Сафьянов Минегали.

Совет чорына күчкәч Тукайавылыннан беренче укытучы Гилманов Гелметдин Гилман улы. Ул 1913 елда Казан губернасы Чүил өязе Тукай авылында хәлле генә гаиләдә туа. Башлангыч белемне авыл муллаларыннан ала. 1931, 1932-36 елларда Тукай авыл башлангыч мәктәбендә укыта һәм Тукай уку йортында (изба-читальня) мөдир була.. Казанда  махсус курсларда укып кайткач Татар Шырты һәм Урмай мәктәпләрендә эшли. Бөек Ватан сугышында катнаша һәм 1943  елда хәбәрсез югала. Алар бер гаиләдән дүрт ир туган Гималетдин, Хайретдин, Гелметдин, Садритдин 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмыйлар.

     Җамалетдинов Минач Җамалетдинович (23.02.22-09.01.77). 1939 елда Батыр педучилищесен тәмамлый һәм 1939-42 елларда Тукай мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы һәм мәктәп мөдиребулып эшли. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1945 елдан 1977 елгача Тукай мәктәбендә  тарих-география укытучысы, мәктәп директоры вазыйфаларын үти. Мәктәпнең яңа бинасын төзү дә зур көч куя. Аның тырышлыгы белән төзү эшенә бар докуметлар да әзеләнә 1986 елдан Чувашстанның атказанган укытучысы.

  Мингалеева Бәйзә Мингали кызы (05.04.29) авыл мулласы гаиләсендә туа. Бала чагы авыр чорга туры килә. Әтиләрен сөргенгә җибәрәләр, йортларын тартып алалар һәм Сафирә абыстай дүрт бала белән мунчада яшәп кала. Авыр шартларга карамыйча, Бәйзә Минегали кызы .1951 елда педагогика училищесы тәмамлап 1954-98 нче елларда Урмай һәм Тукай авыллары мәктәпләрендә башлангыч классларда укыта. Ярты гасырга якын мәгариф өлкәсендә зур тырышлык белән эшләгән Бәйзә Минегали кызы төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары  һәм "Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә Аның өчен иң зур бүләк авыл халкының хәзерге вакытта да олылап хөрмәт итүе. Бәйзә Минегали кызы Тукай авылында укытучы һөнәре алган беренче хатын-кыз.

 ТУКАЙ АВЫЛ КИЛЕННӘРЕ МӨГАЛИМӘЛӘР   

 Каштанова Минехаят 1897 елда Симбир губернасы Буа өязе Кыр Бикшиге авылында туган. Махсус мәктәп тәмамлаган. 1922-24 елларда Тукай башлангыч мәктәбендә эшләгән.

   Хантимерова Кәмилә Борһан кызы (1910-93) Симбир губернасы Буа өязе Студенец авылында елда туа. Ул 1933 елда Әстрхан шәһәрендә педтехникум тәмамлый. Башта Шыгырдан авыл мәктәбендә, ә соңыннан 1936-68 елларда Тукай мәктәбендә башлангыч классларда укучыларга белем бирә.     

     Җамалетдинова (Баширова) Әсма Абрахман кызы (1918-89) элекке Чүил өязе Кошолей волостеның Чүти авылында мулла гаиләсендә туа.  1946 елда  Казан укытучылар институтын тәмамлап татар теле һәм әдәбияты укытучысы дипломы ала. Урмай һәм Тукай мәктәпләрендә укыта. 1946-73 елларда Тукай мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм мәктәп директоры. Халык мәгарифе отличнигы.

     Мингалеева Галия Габбасс кызы (15.01.34 – 21.12.92) Татарстанның Чистай (Кызыл Армия) районы Каргалы авылында туа. 1962 елда Казан укытучылар институтында укып биология укытучысы дипломы ала һәм соңыннан Казан дәүләт педагогика институтын читтән торып тәмамлый. Башта Татарстанда Әтнә мәктәбендә, ә 1954-92 елларда Тукай мәктәбендә.биология һәм химия фәннәрен укыта. Галия Габбасс кызы Тукай мәктәбендә эшләү дәверендә укыту-тәрбия өлкәсендә зур казанышларга ия була. Вакытында тулы мөмкинчекләре дә булмаган җирдә дә мәктәп-тәҗрибә участогын район мәктәпләренә үрнәк дәрәҗәдә тота, ә инде 1980 елларда яңа мәктәп өлгергәч ул җиң сызганып "канат”ларын җәеп эшкә чума. Тырыш әйдаман мәктәп яны участогын район күләмендә генә түгел республика күләмендә үрнәк итеп күрсәтү дәрәҗәсенә җиткерә һәм үзе һәм мәктәп коллективы күп кенә мактау кәгазьләре һәм кыймәтле бүләкләр ала. Аңа 1983 елда Чувашстанның атказанган укытучысы исеме бирелә .

     Җамалетдинова Мөршидә Һидиятулла кызы (03.03.40). Суксу Биектау (Дөбъяз) авылында туа. Казанда текстил техникумын һәм 1965 елда Казан Дәүләт педагогика институтының география бүлеген тәмамлый. Тукай мәктәбендә пионерлар әйдаманы һәм география-тарих фәннәре укыта. Чувашстан республикасы мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләклән.Авыл тарихы һәм туган төбәкнең физико-географик тырышын өйрәнү буенча күп эш алып бара. Тормыш иптәше Г. Җамалетдинов белән бу темага байтак кына брошюралар яза.

Багаутдинова (Фәттахова) Мәдинә Киям кызы 1955 елда Татарстанның Чистай районында туа. 1974 елда Минзәлә педучилищесен тәмамлый һәм шул ук елны юллама белән Тукай мәктәбенә җибәрелә. Ул монда 2009 елгача башлангыч класс балаларына белем бирә. 2001 елда Чувашстанның мәгариф министрлыгы грамотасы белән бүләкләнә.

    Ибраһимова (Фәхретдинова) Гөлшат Борһан кызы 1956 елда Татарстанның Буа районында туа. 1975 елда Арча педучилищесен тәмамлый һәм шул ук елны юллама белән Тукай мәктәбенә җибәрелә. Ул монда 2010 елгача башлангыч класс балаларына белем бирә.

Ибраһимова (Медведева) Роза Кадир кызы 1950 елда Әхмәт авылында туа. 1973 елда Чуваш дәүләт педагогика институтының математика бүлеген тәмамлый. 1973-76 елларда Тукай, 1976-83 елларда Урмай, 1983-2010 елларда Комсомол мәктәпләрендә математика укыта.  1999 елда РФ мәгариф министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Фасхутдинова (Нәҗипова) Флорида Тәлгат кызы 1944 елда Әлебашы авылында укытучы гаиләсендә туа. Казан дәүләт пединститутының математика бүлеген тәмамлый. тәмамлый. Тукай мәктәбендә  1968-71 елларда эшли, соңыннан Козловка мәктәбендә эшли

Гилманова Миңнеруй Фәтхелислам кызы (1932) 1954 елда Канаш укытучылар институтын тәмамлап Тукай мәктәбенә юллама белән җибәрелә һәм 1962 елгача математика укыта. Чуваш дәүләт пединститутын тәмамлый. Соңыннан Урмай мәктәбендә, Стәрлетпмак, Подольск, Александровка шәһәрләрендә эшли.

Сафиянова Рафика Ибраһим кызы 1931 елда Чичкан авылында туа. Батыр педучилищесен тәмамлагач , 1948-59 елларда Тукай мәктәбендә башлангыч классларда укыта.

Без монда башлыча педагогик белем алып, лаеклы ялга киткән укытучылар хакында кыскача белешмә бирергә тырыштык.

Карап чыгулар: 985 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Октябрь 2010  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz