Бу көннәрдә бер-берсе
белән очрашкан авылдашлар хәл-әхвәл сорашкач, "Бәрәңге
сатып алдыгызмы?” – дигән сорауны бирми калмый. Әйе, быелгы корылык аркасында
икенче икмәк дип саналган бәрәңге уңышы куандырмады. Бик сирәк хуҗалыкта гына
кыш чыгырга җитәрлек уңыш җыеп алынды. Башка елларда үзебезгә ашарга гына
түгел, терлеккә дә, сатырга да арткан бәрәңге уңмады. Шәхси хуҗалыкларда
үстергән бәрәңге орлыкка да җитми дип көенә
авылдашлар. Калган яшелчәләргә килгәндә, помидор, кабак мул уңыш бирде. Тик
помидор ашап кыш чыгып булмас, быел бәрәңгене сатып алырга туры киләчәк.
Райпо кибетендә
килограммы 17 сум белән саталар. Үзеңнең транспортың белән якын-тирә агрофирмалардан
килограммы 14-15 сумга юнәтеп алып кайтып була. Әмма нинди бәрәңге сатып алганыңны
белмисең шул, бәлки фермерлар уңыш артыннан куып бәрәңгесен көчле агулар белән
агулагандыр. Ә бит үз бакчаңдагы бәрәңгене организмга зарарсызрак итеп үстерүне
максат итеп куябыз, кортка каршы агуны бер генә тапкыр сибергә тырышабыз бит.
Шулай да җәйге
челләдә бил бөккән авыл халкы өчен бәрәңге сатып алу – күңелсез хәл. Язын
трактордан сөрдергән, вакытында матик белән чүбен тапаган, утаган, төбенә өйгән,
ат белән сыздырган. Дөрес, быел колорадо коңгызы аптыратмады, бер кат сибеп
котылдык. Сап-сары, йомры бәрәңгеләрне казып алган чакта аңарчы куйган хезмәтләрнең
авырлыгы да онытыла. Елдагыча хезмәтен куеп, быел уңышын гына ала алмадык. Инде
алганының Аллаһ бәрәкәтен бирсен дә черемәсен генә.
|