Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Дүшәмбе, 29.04.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Сайтка билге куегыз
Барлыгы: 116
Баш бит » 2010 » Сентябрь » 4 » 04-09-10 Иртәгә Кадер кичәсе
04-09-10 Иртәгә Кадер кичәсе
22:02

  Рамазан ае башка айлар арасында аеруча хөрмәткә ия. Ә инде шул айга туры килә торган бер кичә барлык кичәләрнең солтаны булып санала. Иртәгә, 5 сентябрь көнне, кояш баю белән бөтен ислам дине тарафдарлары кадер кичәсен билгеләп үтә.

 Кадер кичәсе ислам динендә аеруча хөрмәткә ия. Ислам тарихына күз салсак, бу Мөхәммәт пәйгамбәргә Коръән иңә башлаган кичә. Дөрес, аның кайсы көнгә туры килүе төгәл мәгълүм түгел. Шунысы гына ачык, ул Рамазан аеның ахыргы 10 көненең так санлы көненә туры килә. Тик галимнәрнең уртак фикере буенча, кадер кичәсе ураза аеның 27 сендә булуы ихтимал.Пәйгамбәребез Мөхәммәт гәләйһиссәлләм Кадер кичәсен Рамазаннын ахыргы 10 көн арасыннан, бигрәк тә так санлы кичләреннән эзләгез дигән. Ул Рамазан аенда аның да соңгы 10 көнлегендә гыйбәдәт догаларын тагын да арттырган. Кадер кичәсе ике мөһим вакыйга белән бигрәк тә кадерле: Пәйгамбәребез пәйгамбәрлек вазифасын шушы кичтә үтәргә керешкән һәм изге китап булган Коръән шушы кичне аңа иңдерелә башлаган. Бу кичәдә фәрештәләр җирдә кешеләр янына төшеп, Адәм балаларының бу елда тәкъдир ителгән һәр бер эшләрен билгеләп куерлар. Аллаһы Тәгаләнең Кадер кичәсенең төгәл кайсы икәнен белдермәвенең хикмәте: Үзенең 99 исеме арасыннан иң олы исемен белдермәве кебек, безнең күбрәк гыйбәдәт кылуыбыз, барча исемнәрен зикер итүебез өчен. Җомга көнне дога кабул була торган сәгатьне дә белдермәве безнең Аңа гыйбадәтне күбрәк кылуыбыз өчендер.

Аллаһы Тәгалә фәрештәләргә кадер кичәсендә гыйбәдәт һәм зикер кылган урыннарга төшәргә рөхсәт итәр. Алар тәгать-гыйбадәт кылучылар Аллаһы Тәгаләне зикер итүчеләр, Коръән укучылар белән бергә булырлар. Таң атар алдыннан күккә ашарлар. Кадер кичен гыйбадәт белән үткәргән кешенең барлык гөнаһларын Аллаһы Тәгалә ярлыкар, догаларын кабул кылыр.

 

Карап чыгулар: 604 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Сентябрь 2010  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz