|
Баш бит » 2010 » Октябрь » 5 » 05-10-10 Бәйрәмегез котлы булсын!
05-10-10 Бәйрәмегез котлы булсын! |
22:15 |
Укытучы - үзенчәлекле һөнәр иясе. Ул кешедән төпле белем, түземлелек, һәр бала белән дустанә мөнәсәбәт сорый. Кайсы гына ата-анадан: "Балагызның аң-белемен үстерүдә иң күп көч куйган кеше кем” дип сорасаң да, алар, һичшиксез, "Укытучы!” диячәкләр. Шушы уңайдан барлык белем бирүчеләрне бүгенге һөнәри бәйрәме - Укытучылар көне белән ихластан кайнар котлыйбыз! Сез - укучыларга "икенче әни” яисә "икенче әти” булып, аларга үзегезнең йөрәк җылыгызны бирергә, укымышлы булсыннар дип бар белемегезне ачып салырга әзер затлар. Сезгә корычтай нык сәламәтлек, гаилә бәхете, һәр туачак таңга сөенеп имин тормышта яшәвегезне телибез. Укытучыларыбыз! Туган якның ал таңнары сезгә Бүләк иткән күңел аклыгын. Юлдаш итеп сайлагансыз яшьтән Челтерәп аккан чишмә сафлыгын. Вөҗдан күзе белән карыйсыз сез Тормыштагы һәрбер мизгелгә. Күпме изге гамәл энҗе булып Гомер юлыгызга сибелә. Рух ныклыгына таянасыз, Нәкъ меңьяшәр имән төсле сез. Чор сулышын ачык тоемлаучы Зыялы һәм затлы кеше сез. Сезгә карап сокланабыз һәрчак Күңелләрдә туа горурлык. Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар Безгә үрнәк булып торырлык.
|
Карап чыгулар: 514 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 0.0/0 |
|
| |
Статистика |
Онлайн барысы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 | |