1
октябрь көнне октябрь көнне иҗтимагый Киңәш җомга намазыннан соң өлкәннәр
хөрмәтенә аш мәҗелесе уздырды. Мәҗелестә
күп кенә җомга картлары катнашты.. Картларны өлкәннәр көне белән ЧҖ МДН рәисе мөфти Әлбир хәзрәт, казый
Сәетзада хәзрәт, имам Наил хәзрәт, Волгоград өлкәсе мөфтие Биктимиров
котладылар. Әльбир хәзрәт авылның иң өлкән карты Шакир Әхмәтҗановка мөфтият
исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Бу мәҗелестә зур дәрәҗәле кунакларның булуы
да мәҗелескә ямь өстәде
5 октябрь көнне
октябрь көнне мәктәп ашханәсенә авылның өлкән яшьтәге картлары һәм әбиләре
җыелды. Мондый җыелуның төп сәбәбе авыл җирлеге тарафыннан оештырылган өлкәннәр
бәйрәмен билгеләп үтү иде. Өлкәннәрне тәбрикләп авыл җирлеге башлыгы
М.Зәйнуллин, мәктәп директоры Ә. Баһаутдинова, авыл имам-наибы Р.Хабибрахманов
чыгыш ясадылар, өлкәннәр исеменнән авылның иң өлкән аксакалы Ш.Әхмәтҗанов,
Г.Җамалетдинов, Б.Мингалеева үзләренең рәхмәтләрен һәм хаҗәт сорауларын
җиткерделәр; тик ни аяныч соңгы елларда мондый җыелышларда бик сирәк күренәләр
һәм алар адресына булган фикерләрне ишетми калалар.
|