Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Дүшәмбе, 29.04.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Сайтка билге куегыз
Барлыгы: 116
Баш бит » 2010 » Декабрь » 6 » 06-12-10 Татар авыллары киңәш тота
06-12-10 Татар авыллары киңәш тота
18:47
   Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында эшләп килүче Бөтенрусия татар авыллары оешмасы Советы киңәйтелгән утырышы узды. Анда Русиянең 22 төбәгеннән татар авыллары башлыклары, кайбер район җитәкчеләре һәм милли мәдәни автономия вәкилләре катнашты. Утырышны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров алып барды. Ул җыелышка килгән кунакларны сәламләп бүгенге татар авылларының Русиядә мөһим роль тотулары, милли мәгариф, мәдәният мәсьәләләре белән даими шөгылләнүләре, эшмәкәрлекне үстерү һәм аннан табыш алулары хакында әйтеп узды. "Татар кешесе җирле, милекле булырга тиеш. Шулай булганда гына ул үз-үзен, гаиләсен тота ала, замана белән бергә атлый”, - диде.
   Бөтенрусия татар авылллары оешмасын агымдагы елның маеннан бирле җитәкләүче Рәшит Санҗапов оештыру, теркәү мәсьәләләренә тукталды, шулай киләчәккә максат һәм бурычларны билгеләде. Аннан соң сүзне Пермь крае Барда районы башлыгы Сергей Ибраев, Чувашиянең Тукай авылыннан Әгъзәм Шакиров, Татарстанның Әтнә районыннан Илгиз Хәйруллин, Самараның Камышлы районыннан Раил Шакиров, Гали авылыннан Рәсих Латыйпов һәм башкалар чыгыш ясады. Алар кыскача үз авыллары белән таныштырды, уңай тәҗрибә белән уртаклашты.
   Бөтенрусия татар авыллары оешмасы бүгенге көндә Мәскәүдә рәсми теркәлү узган. Әле күптән түгел генә оешкан булуга карамастан, бу оешма башлангычы белән быел Самара өлкәсе Гали авылында I Бөтенрусия авыл сабан туе уздырылган. "Бу сабан туе бик үтемле дәрәҗәдә узды. Беренчедән, халыкның зур бәйрәме булса, икенчедән, Бөтенрусия татар авыллары оешмасының идеологиясе шушыннан башланды, дип әйтергә тулы хокукыбыз бар. Оешманың идеологиясе татар авылларын саклауга корылган. Татар авылларын саклау мәсьәләсе – һәрберебезнең иң төп бурычларыннан берсе”, - диде Ринат Закиров.
   Русиядәге татар авылының кайсысын гына алма, алар үз-үзләрен саклап кала алган. Һәм бүген алар күбрәк кече эшмәкәрлекне үстерү, авыл мәктәпләрендә балалар санын арттыру, татар теленең киң таралышын булдыру өстендә эшли. Милләт белән диннең аерылмас бербөтен булуын һәм боларның икесенә дә тигез карашның зарурлыгын аңлап яши.
                           
                                           Җыелышта утырышның карары кабул ителде:
1. Оешманың төп эш юнәлешләренең берсе дип Русиядәге татар авылларын барлауны (мониторингны) дәвам итәргә;
2. Татар авылларында тупланган бай тәҗрибәне өйрәнеп, аны төбәкләрдә тарату максатыннан урыннарда даими семинар-киңәшмәләр уздырырга;
3. Икътисадый яктан уңышлы булган татар авылларының, фермер хуҗалыкларының, эшмәкәрләрнең багланышларын, хезмәттәшлеген булдырырга;
4. Авылдагы милли мәгарифне, туган телне саклап калуны, мәктәпләрне төзекләндерүне мөһим бурыч итеп санарга;
5. Мәчет, мәдрәсәләр белән даими элемтәдә, хезмәттәшлектә яшәргә, ярдәм итәргә;
6. Мәдәният учакларын, үзешчән сәнгать, фольклор, театр коллективларын барлап, шулар катнашында Россия күләмендә уздырыла торган төрле бәйге, "Түгәрәк уен” Бөтенрусия татар фестивалендә катнашырга;
7. Чуашстанның Батыр районы Шыгырдан авылында узачак II Бөтенрусия авыл Сабан туен әзерләүдә һәм оештыруда актив катнашырга;
8. Даими элемтәдә тору, мәгълүмат кырын киңәйтү, бизнес – проектлар белән танышу, эшмәкәрләрнең үзара оператив аралашуларын булдыру максатыннан яңа ачылган "Русиядәге татар авыллары” сайтын (адресы avillar.org) һәм башка милли мәгълүмат чараларын киң кулланырга.
 
   Шулай ук, 2011нче елга эш планы да тәкъдим ителде. Әлеге планга күрә киләсе елда мондый чаралар оештыру күздә тотыла:
- Самара өлкәсе Гали авылында "Халкым минем” иҗат фестивален уздыру;
- "Мишәр” халык фольклор ансамбленең 25 еллыгы тантанасында катнашу;
- Татарстанда нәшер ителүче газет яки журнал белән берлектә "Татар авылы” дип аталган кушымта чыгаруга ирешү;
- Самара өлкәсе Камышлы районы оешуга 20 ел тулуга багышлап, "Милли татар биюе” фестивален уздыру; - Чуашстанның Шыгырдан авылында Бөтенрусия авыл сабан туен уздыру;
- Гали авылында Бөтенрусия татар авыллары оешмасы бүләгенә ат чабышы оештыру;
- Һәр татар авылында "Татар укытучылары бәйрәме”н оештыру;
- "Авыл кызы” – татар кызы бәйгесе һәм башка чаралар уздыру планлаштырыла.
   Бөтенрусия татар авыллары иҗтимагый оешмасының эше белән киләчәктә avillar.org интернет-сайты аша танышып барып булачак.
Карап чыгулар: 539 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Декабрь 2010  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz