|
Баш бит » 2010 » Октябрь » 7 » 07-10-10 Районда укытучы көнен билгеләп үттеләр
07-10-10 Районда укытучы көнен билгеләп үттеләр |
22:08 |
7 октябрь көнне район
хакимиятенең мәгариф бүлеге тарафыннан өлкәннәр көненә һәм укытучылар көненә
багышланган тантана-кичә булып үтте. Бу тантанада Чувашстан Дәүләт шурасы
депутаты К.Мифтахутдинов, район хакимияте башлыгы Г.Волков, район мәгариф
хезмәткәрләре профсоюзы рәисе
катнаштылар һәм хәзерге вакытта укыту-тәрбия эшендә зур уңышларга
ирешкән хезмәтләре өчен төрле бүләкләр тапшырдылар, алар арасында Тукай урта
мәктәбе директоры Ә.Баһалдинова да бар. Аңа "РФның мактаулы мәгариф хезмәткәре”
исеме бирелү хакында таныклык бирелде. Бергә үткәрелгән тантанадан соң ветеран
укытучылар чәйгә чакырылдылар. Түгәрәк өстәл артында К.Мифтахутдинов һәм
Г.Волков укытучы–ветераннар адресына үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр. Дәүләт
Шурасы депутаты ветераннарга үзенең бүләкләрен тапшырды. Тукай авылыннан бу
тантанага кырык елдан артык гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган ветеран укытучы
Г.Җамалетдинов чакырулы иде.
|
Карап чыгулар: 531 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 0.0/0 |
|
| |
Статистика |
Онлайн барысы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 | |