Мөхтәрәм милләттәшләр, дин кардәшләр!
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән Сезне барчагызны ихлас күңелдән олуг бәйрәмебез – Ураза гаете белән котлыйм.
Гасырлар буена сакланып килгән гореф-гадәтләребез, милли үзаң һәм мәдәни мирасыбыз Ислам дине белән тыгыз бәйләнештә яши. Иншаллаһ, алга таба да милләтебезнең якты киләчәге өчен бердәм милләт булып, бергәләшеп, уртак матур гамәлләр кылып, уңышларга ирешеп, күтәренке рух белән яшәргә язсын!
Аллаһы Тәгалә барчыбызга нык сәламәтлек, күңел сафлыгы, иман ныклыгы, иминлек, җан тынычлыгы, бәхетле вә бәрәкәтле тормышлар насыйп итсен.
Корбан гаете мөбарәк булсын!
Изге теләкләр белән, Ринат Закиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе.
|