Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Сишәмбе, 30.04.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Сайтка билге куегыз
Барлыгы: 116
Баш бит » 2012 » Февраль » 10 » 10-02-12 "Көмеш каләм". Комсомол районы Тукай урта мәктәбенең Комсомол районы Тукай урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Шәйдуллина Зөһрә
10-02-12 "Көмеш каләм". Комсомол районы Тукай урта мәктәбенең Комсомол районы Тукай урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Шәйдуллина Зөһрә
22:25

                                                                                                            И туган тел, и матур тел, 

                                                                                                            Әткәм- әнкәмнең теле... 

   Бөтен дөньяга танылган татар классигы Габдулла Тукайның җырга салынган шигырен белмәгән кеше юктыр, мөгаен.Үзебезнең хисләребезне, уйларыбызны туган телең белән генә аңлатып, җиткереп була. Әби-бабайлардан мирас итеп алган газиз телебез белән безне әти-әниләребез таныштыра, алар аша киләчәгебезгә юл ачабыз. Җир шарында бүген барлыгы җиде меңгә якын тел бар. Барлыгы 11 миллион татар халкы яши. Аларның һәрберсе үзенең туган телен - татар телен өйрәнергә тырыша. Татар әдәбияты елдан-ел үсеп бара. Кол Гали, Тукай, Җәлилдән соң килгән язучыларыбыз, шагыйрьләребез халкыбызның тормышын тасвирлыйлар, язмышларын туган телебез аша безгә җиткерәләр. Милләтебез алга таба бара. Татар милли киемен киеп, саф татарча җыр башкаручыга карап, һәрберебез соклана, горурлана. Хәзерге көндә Рәсәйнең 27 төбәгендә татар балалары үз туган телен фән буларак өйрәнә. Татар телендә белем бирүче 500 гә якын мәктәп бар. Ел саен Чуашстанның татар мәктәпләрендә ана теле буенча олимпиадалар уза, без бу бәйгеләрдә бик теләп катнашабыз. Үз телебезнең, үз милләтебезнең олы булуы турында без әдәбият дәресләрендә тагын да тирәнрәк өйрәнәбез. Татар әдәбиятыннан бик күп мәгълүмат алабыз.Язучыларыбызның әсәрләрендә күпме кеше язмышлары! К.Насыйри шикелле мәгърифәтчеләребез, Г.Тукай, Дәрдемәнд, Һ.Такташ, С.Хәким, Н.Арсланов кебек шагыйрьләребез, Г.Исхакый, М.Әмир, Ф.Хөсни, Г.Ахунов, Х.Сарьян сыман язучыларыбыз халкыбызның көчле рухлылыгын, сафлылыгын, хезмәт сөючәнлеген, җырга-моңга һәвәсләген һәм тагын бик күп сыйфатларын үзләренең әсәрләрендә чагылдыралар. Аларның әсәрләрендә сурәтләнгән образлар безгә әйләнә-тирәдәгеләрне аңларга ярдәм итәрдәй олы мәктәп хезмәтен үтиләр. Илебезгә, туган телебезгә карата мәхәббәтебез арта бара. Туган тел – тарихның хәзинәсе, рухы, җаны ул. Аның матурлыгы, шагыйрьләр, язучылар өчен генә түгел, барыбызга да кирәк. Әгәр туган телебезне онытсак, балачагыбызда кичергән сөенечләребезне онытачакбыз. Чыннан да, никадәр бай, матур,үзенчәлекле, серле, шагыйрьләрчә әйтсәк, "хикмәтле дә ул, бизәкле дә ул”. Күпләрне бүген телебезне урам сүзләре - чүп сүзләр, ямьсез сүзләр кушып сөйләү борчый. Бу бигрәк тә яшьләр арасында сизелә. Һәр халык үз теленең саф, чиста булып буыннан-буынга күчеп баруын тели. Кадерләп һәм горурланып әйтерлек шулай саф һәм матур булып калсын иде телебез. Татр теле гомерлек юлдашыбыз булсын иде! Бездән соң килгән буын "Минем туган телем ул Тукайлар, Җәлилләр теле”, - дип горурланырлык булсын иде. Мәңге яшәр туган җирем Саклап газиз телемне... Олылап милләтемне...

Карап чыгулар: 747 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Февраль 2012  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz