Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Дүшәмбе, 25.09.2017

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Мин яшим...
Барлыгы: 195
Баш бит » 2010 » Сентябрь » 10 » 10-09-10 Сүз артында хәйлә бар
10-09-10 Сүз артында хәйлә бар
09:50
   Җанисәп алу вакытында ничек алданмаска? Бу кампаниянең никадәр мөһим икәнлеген халыкка ничек аңлатырга? Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты шушы уңайдан 3 сентябрь көнне "Казан” милли мәдәният үзәгенә зыялыларыбызны җыйды. БТК БКның рәисе Ринат Закиров кереш сүзен болай дип башлады:
   – Милләттәшләребезнең 75 проценты Татарстаннан читтә яши. Шуңа күрә халык санын алу кампаниясенең мөһимлеген, нечкәлекләрен аңлату өчен илебезнең 60лап төбәгенә язучылар, журналистлар, галимнәр, артистлардан торган махсус төркемнәр җибәрергә булдык. Иркутскига баручылар юлга чыкты инде. Җирле татар иҗтимагый оешмалары, зур-зур залларны алып, халык белән очрашулар уздырмакчы. Шунда республикабыз вәкилләре дә катнашачак. Җанисәп алу милләтебезнең киләчәген күзаллауга бәйле. Узганында җитди бозуларга юл куелса да (Башкортстанда 200 меңгә кимедек), 60 меңгә арттык,– диде Ринат әфәнде әлеге кампаниянең үзенчәлекләрен бәян итеп.
   Р.З.Закиров сүзләренә караганда, моңарчы сораштыру кәгазендәге 7 нче пунктны үзең гельле каләм белән тутырсаң (милләт атамасын язсаң) гына хак була. Бер ай элек кенә пайтәхет конструкторлары сораштыру кәгазьләренә үзгәрешләр кертеп, җанисәп алучының үзенә дә анкета кәгазен тутыру мөмкинлеге биргән, моны хәтта телефоннан сорашып та эшләп булачак икән. Телефон чыбыгының икенче башында утыручыны сораштырылучы ничек күрсен, белсен инде? Моңа юл куймаска, ризалашмаска кирәк. "Килдек, өегездә булмадыгыз”, – дип "акланырга” мөмкиннәр бу җәһәттән.
   Кабат килсеннәр, телефоннан вакытын килештерсеннәр андый чакта (дөрес, узганында 1 миллион россияле сораштыручыларны өйләренә кертмәгән икән). Узган халык санын алуда милләттәшләребезне 45 төркемгә бүләргә тырышсалар, бу юлы 120 гә таркатмакчылар. Мондый тизлектә барганда, тагын ун елдан булачак җанисәп алу кампаниясендә безне Мөслим татары, Азнакай татары, Арча татары... дип тә бүлгәләргә тырышмагайлары. Саратов татары, Пенза татары, Касыйм татары, Әстерхан татары, Сембер болгары, Самара болгары... дип аталырга тәкъдим итүләр Госкомстатның хәйләсе генә ул. Имеш, безне төркемнәргә бүлеп өйрәнмәкчеләр. Әгәр андый "изге ният”ләре бар икән, алар иң әүвәл урысларны шулай өйрәнерләр иде.
   – Безне бүлгәләп, милләтебезнең үз эчендә каршылык чыгармакчылар. Әнә узган җанисәп алуда казакълар аерым милләт булып язылмакчы иде, урыс милләтенең санын киметәчәксез, дип моңа РФА галимнәре ризалык бирмәде, – дип сөйләде бу уңайдан җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин.
    – "Татар”, "татарлар”, "татарин” дип тә язу мөмкинлеге бирә безгә РФА Социология һәм этнология институты га¬лимнәре. "Татарин” яки "татарка” дип кенә языгыз. Аларның ничек исәпләүләре билгесез. Татарча язганны машина укымый дип тә әйтүчеләр бар. Бу хәйләгә капмагыз. 7 нче пунктта буш квадрат та каралган. Милләтеңнең исемен язмыйча гына шунда билге куйсаң, милләтеңнән баш тартып, "россиянин” буласың, – дип аңлатты бу җәһәттән Р.Закиров.
    – Күптән түгел генә Башкортстанда булып кайтырга туры килде. Шунда ике татар хатынының, Башкортстанда яшәгәч, без башкорттыр инде, дип фикер йөртүенең шаһиты булырга туры килде. Гомумән, анда вәзгыять шактый четерекле. Хакимияткә яңа Президент килсә дә, элеккечә башкорт дип яздырту сәясәте дәвам итүе, халык белән очрашырга теләгән зыялыларыбызны узганындагы кебек республикага кертмәүләре, очрашып сөйләшү, чыгыш ясау мөмкинлеге бирмәүләре ихтимал, – дип сөйләде күршеләребездәге хәл турында этнолог Дамир Исхаков. Берничә ай элек Көнбатыш Башкортстанда – Чишмә, Бүздәк, Благавар, Туймазы, Октябрьский районнарында булып кайткан археолог Альберт Борһанов та әлеге район муллаларына өстән күрсәтмә бирелгәнлеген, халык башкорт булып язылмаса, имамлыктан китәргә туры киләчәк, дип кисәткәннәрен хәбәр итте.
    Бу уңайдан журналист, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова Башкортстан районнарындагы үзешчәннәрне "ТЯГ” каналындагы "Җырлыйк әле” телетапшыруында катнашырга чакырып булса да милләттәшләребезгә нинди хәвеф янавын искәртергә тәкъдим итте. Ул Спас районында, болгар дип язылыгыз, дип өндәп йөрүчеләр булганлыгына хәвефләнүен, үзебезнең Татарстанда да уяу булырга кирәклеген белдерде.
    Сер түгел бит: башта башкорт дип яздыралар, аннан соң мәктәптә укыту телен башкортчага күчерәләр. Әнә, нугайбәкләрне узган җанисәп алуда, сез православ динендә булгач, татар түгел, аерым милләт булып язылыгыз, дип өндәделәр. Инде бу юлы, яшерепнитеп тормыйча, урыс булып язылырга тәкъдим итәләр. "Мәктәптә татарча укымагач, православ динендә булгач, без инде урыстыр”, – дигән фикерне менә шулай халык аңына сеңдермәкчеләр.
    Халык санын алу турындагы Россия законында әүвәл туган телне сорыйлар, аннан урыс телен белүеңне ачыклыйлар, аннан соң гына тагын нинди телләр үзләштерүеңне белешәләр. Җанисәп кәгазендә беренче сорау – урыс телен беләсеңме, икенче сорау – тагын нинди телне беләсең, өченче сорау – туган телең нинди? Сорауларны төзүчеләр менә шулай закон бозып, урыс телен беренче урынга чыгарган, туган тел өченче сортлы булып калган. Моны психологик басым ясау дип тә бәяләргә мөмкин.
    – Урыннарга чыкканда без ул төбәкнең тарихын, мәшһүр кешеләре кемнәр икәнлеген яхшы белергә, күпме кардәшебезнең үзен татар дип санавыннан хәбәрдар булырга; халык каршына чыккач, безне кысалар, бетерергә телиләр, дип зарланмыйча, милләтебезнең бөеклеге, олуг тарихы булуы турында сөйләргә тиешбез, – дип киңәш итте үз чиратында сөйләшүдә катнашкан ТР Дәүләт Советы комитеты рәисе, шагыйрь Разил Вәлиев. Озын сүзнең кыскасы: җанисәп алу кампаниясендә актив һәм шәхсән катнашыйк, үзебезне "татарин”, "татарка” дип языйк.
 
Рәшит МИНҺАҖ, "Ватаным Татарстан" газетасы.
Карап чыгулар: 275 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Сентябрь 2010  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2017
Сайт управляется системой uCoz