Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Якшәмбе, 05.05.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Мин яшим...
Барлыгы: 200
Баш бит » 2011 » Октябрь » 10 » 10-10-11 Мөфти Әлбир хәзрәт Кргановка 35 яшь тулды
10-10-11 Мөфти Әлбир хәзрәт Кргановка 35 яшь тулды
19:48

   18 яшендә мөфти булган Әлбир Кргановка бүген 35 яшь тулды. Чуашстан һәм Мәскәү мөфтиен Чуашстан  Диния нәзарәте коллективы, аңа багълы булган мәхәллә вә имамнар, "Гөлстанмәдрәсәсе мөгаллимнәре һәм шәкертләре туган көне белән котлый. Бу теләкләргә Тукай авылы мәхәлләсенең иҗтимагый киңәшмәсе да кушыла.

                                             Хөрмәтле, Әлбир хәзрәт!

   Хәзрәт, Сезнең тырышлык белән, Чуашстандагы татарлар соңгы 20 елда  кеше ышанмаслык яңарыш кичерде. Күз алдыбызда дистәләгән мәчетләр генә түгел, системалы рәвештә дини тормыш аякка басты, мәгариф системасы барлыкка килде.  Чуашстандагы татар-мөселманнарның бүгенге тормышы тотрыклы рәвештә алга таба үсешен дәвам итә.  Сез, 18 яшендә шушы җаваплы эшкә керешеп, бүген ирешкән уңышларга сәбәпче булдыгыз. Милли-дини яшәешнең нигезләрен тотрыклы иттегез. Иншалла, Аллаһы Тәгалә дәвамнарын да насыйп итәр.

   Әмма, бер эш күрсәткән кешегә, даими эшләргә туры килә инде ул.  Менә  Сезне дә, илебез өчен дә, милләтебез өчен дә бик мөһим булган урынга, Мәскәү һәм аның төбәгенә мөфти итеп билгеләделәр.  Иншалла, анда да әкрен генә эшләрегезне башлап җибәрдегез. Авырлыклары бардыр, уңышка ирешкән мизгелләре бардыр. Боларны Сез, тыйнак кеше буларак, үзегез генә кичереп, безләргә яхшы якларын гына күрсәтеп киләсез. Эшләгән кеше генә аңлый торган вакыйгаларны кичереп ятасыз. Аллаһ бу эшегездә дә ярдәмче булыр, Иншалла. Без, Чуашстандагы Сезнең ярдәмчеләрегез,  бу эшләрдә дә Сезнең таянычыгыз, ярдәмчегез булырбыз.

   Хәзрәт,  35 яшь, әле ир-ат өчен дә яшьлек чоры ул. Ә яшьлекнең үз өстенлекләре бар. Кайнар рух, нык иман, яшьлек җегәрлеге улүз эшен эшли.  Шушы өстенлекләр белән өстегездә булган вазыйфалар җиңел эшләнеп барыр дип өмет итәбез. Сезгә, шушы матур туган көннәрегездә, үзегезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, балалар шатлыгы белән бер рәттән, башкарган вазыйфаларыгызда да гел уңышлар юлдаш булуын телибез.

   Тормышыгызда да, гел алга бару, алгарыш, фикердәшләрегезнең күп булуын, аралашкан-күрешкән кешеләргә дә, бүгенге кебек мәһабәтле вә мәхәббәтле булып калуыгызны телибез. Иншалла,  Аллаһ Раббыбыз бу теләкләребезне дә кабул итәр.

   Хәзрәтебез, киләчәктә дә бергә-бергә,  иңне-иңгә куеп,  тормыш сикәлтәләрен җиңел үтеп,  милләтебез вә динебез өчен күп төрле эшләр башкарып яшәргә насыйп итсен.

   Тагын бер кат, Сезне туган көнегез белән ихластан котлыйбыз!

Карап чыгулар: 598 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Октябрь 2011  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz