10
октябрь көнне район һәм авыл җирлеге депутатлары җыелышына депутатлар һәм авыл
җирлеге башлыкларын сайлаулар үтте. Сайлаулар бернинди ыгы-зыгысыз тыныч
шартларда үтте. Быелгы сайлаулар сайлаучыларның актив катнашуын күрсәтте. Сайлаучылар исемлегенә кертелгән 1268
сайлаучының 803се (63,32%) үзләренең хокуклары белән файдаланып үзләренең
күңелләренә хуш килгән кандидатларны депутатлыкка һәм Урмай авыл җирлегенә
башлык булырга сайлады. Тукай авыл сайлаучыларының 744 е үзләренең
тавышын Минзаит Зәйнуллин өчен, 53е Нәҗметдин Сахров өчен бирделәр. Урмай авыл
җирлеге буенча (ике авылга) сайлаучылар исемлегенә 3629 сайлаучы кертелгән һәм
шуларның 2132 се сайлауда катнашкан һәм шуларның 1446се М.Зәйнуллин өчен һәм
660ы Н. Сахров өчен тавыш биргәннәр. 8% бюллетень дөрес түгел дип
табылган.
Комсомол район депутатлар җыелышына
сайлаулар буенча Тукай авылыннан ике кандидат иде - Ибраһимов Агләм һәм Шакиров
Агъзәм. Күпчелек тавыш белән район депутатлар җыелышына Тукай авылы буенча
Шакиров Агъзәм үтте.
Моннан тыш Урмай авыл җирлеге депутатлар
җыелышына 12 депутат сайланырга тиеш булып, шуларның 4се Тукай авылыннан
булырга тиеш иде. Тукай авылыннан 4 урын өчен 10 кандидат теркәлгән иде.
Сайлаучылар хөкеменә куелган 10 кандидаттан депутат булып Зарипов Фидаил,
Җамалетдинов Мәүлет, Шакиров Хасиятулла һәм Айсын Рәфис сайландылар.
Уңышлар Сезгә, депутатлар.
|