Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Дүшәмбе, 29.04.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Сайтка билге куегыз
Барлыгы: 116
Баш бит » 2010 » Октябрь » 12 » 12-10-10 Су тормыш чыганагы
12-10-10 Су тормыш чыганагы
21:23

    Дүрт гасырга сузылган тарихы булган Тукай авылы Гөбенә елгасының уң як кушылдыгы булган  Олы Кондырлы елгасының сул як ярына урнашкан авылга нигез салучы бабаларыбыз башта елганың уң як ярына, күлдән ерак түгел бер тигез урынга үзләренең җиргә казып ясалган торакларын төзиләр, тик тирә күрше авылларның кимсетүеннән качып алар торакларын елга агымы белән түбәнгәрәк төшеп төзи башлыйлар. Менә шуннан Тукай авылына нигез салына да инде. Риваятьләргә караганда ул йортлар халык телендәге "Элекке зират” тан ерак булмаган.

    Төп максат - авылның нигезләнү тарихына кагылу түгел, Олы Кондырлы елгасына кыска гына характеристика бирү. Борынгы вакытта куаклар арасыннан агучы  чиста сулы һәм балык вә кондызга бай елга булган. Менә шуннан чыгып бабаларыбыз "Кондызлы елга” дип исем биргәннәр, ә инде "з” авазы "р” авазына әйләнеп елга исеме Кондырлыга әйләнгән. Олы Кондырлы исеменә килгәндә, Урмай авылы яныннан агып Гөбенә елгасына коючы икенче елга да Кондырлы исемен йөртә, тик Кече Гөбенә. Ни сәбәптәндер, тарихи документларда Кече Кондырлы елгасына Учук дип яңа исем язып куелган.

    Олы Кондырлы елгасы Түбән Тимерче кисәгеннән 1,5 км ераклыктагы Кондырлы кардуны яныннан башлана һәм Кече Кишәле авылы  янында Гөбенә елгасына коя.  Елганың озынлыгы 19,4 км, елга бассейнының мәйданы 78,1 кв.км, авышлыгы 3,1%, елгага коючы барлык кушылдыкларның гомуми озынлыгы 39,4 км, ә алар дүртәү.. Шуларның берсе- безнең авыл җир  билмәләре чигеннән үтүче Чаканы (Чакаллы) елгасы үзенең кушылдыгы Каенасты елгасы белән.  Чаканы елгасы Чурачык һәм Урман асты Чурачыгы чикләрендә башлана.  Елганың уң һәм сул як ярларында Түбән Тимерче кисәге, Югары Тимерче кисәге, Чичкан, Чурачык, Тукай, Ядегәр һәм Кече Кишәле авыллары урнашкан.      

     Элгәре Гиннәтуллин Минехалим, Арифуллин Ибниәминнәр бакча башында һәм зираттан ерак түгел  кечкенә генә күлчекләр булган. Бу күлләрдә җәйлеген балалар су коенган. Алар юк инде, хәтта авылдан 1 км ераклыкта урнашкан Кәрәкә күлләре (алар өчәү булган) дә ләм-дуен белән капланган.

     Авыл янында гына, елганың уң як ярында саф һәм төшне чагылдырырлык салкын сулы кизләү – чишмә бар. Кизләү  1901 елларда казыла һәм аның чаны берничә мәртәбә алыштырыла. Соңгы мәртәбә кизләүгә 1950 елларда ремонт ясала һәм агач чан бетон чан белән алыштырыла. Кизләүнең су чыганагыннан су бик көчле килгәнгә су юлына агач чөй кагып калдырыла. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда кырда  эшләр кулдан үтәлгән, чөнки техника булмаган, булса да күп вакыт ремонтта булган. Кизләү  суы бик салкын булганга авылдашлар уракка барганда сусауларын басу өчен кизләү суын алып барганнар, хәтта басуда эшләүчеләргә салкын суны мичкәләр белән алып килгәннәр.

     Кизләү улагыннан килгән су 30 секунд (ярты минут) эчендә 10 литрлы чиләкне тутыра. Димәк, улактан 1 минутта  20 литр су ага. Бу бер сәгатьтә 1200 литр дигән сүз, шулай булгач, кизләвебез (24 сәгатьтә) бер тәүлектә 28800 литр су бирә. Хәзерге вакытта авылда 450 йортта кешеләр яши дип фарызласак, кизләвебез һәр йортны 64литр су белән тәэмин итеп тора. Быел бик коры һәм эссе елда күп кенә коеларда су бетсә дә, кизләү үзенең су бирү күләмен киметмәде.

     XX гасыр ахырларына кадәр авыл халкы кизләү суын аш пешерү һәм чәй кайнату өчен кулланган. Кизләү суы белән пешерелгән аш, кайнатылган чәй булмаса авыл халкы аны тәменнән белгән һәм ул аны ирексездән генә кабул иткән, хәтта бәйрәмнәрдә Чичкан авылыннан кизләү суына килгәннәр. Кизләү изге су чыганакларының берсе булып санала. Кешене соңгы юлга озатканда аның җәсәден юар өчен суны тик шул кизләүдән генә алалар.

Безнең төп бурычыбыз - кизләүне саклау һәм хәлдән килгәнчә аның тирә ягын чиста тотарга һәм суның сафлыгы өчен көрәшергә. Бу эшне башкарып чыгуны авылның иҗтимагый Киңәше үзенең эш планына керткән һәм алдагы елларда ул үтәләчәк, билгеле инде уңган-булган авылдаш ир-атлар ярдәме белән.

Лаеклы ялдагы, мәктәпнең география укытучысы Мөршидә Җамалетдинова

Карап чыгулар: 1052 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Октябрь 2010  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz