Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Чәршәмбе, 22.11.2017

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Мин яшим...
Барлыгы: 195
Баш бит » 2010 » Ноябрь » 13 » 13-11-10 Аерым бер дәүләт
13-11-10 Аерым бер дәүләт
21:09
   Россия Премьер-министры Владимир Путинны Чуашстандагы берәр чуаш авылына алып бармакчы булганнар. Вертолет белән республика авыллары өстеннән гизеп йөргәндә, хөкүмәт җитәкчесенең игътибары түбәләре әллә кайдан ялтырап торган Шыгырданга юнәлә. "Нинди авыл бу?" – дип кызыксынгач, аңа: "Татар авылы ул, анда барысы да пенсионер, эшләүчеләр юк", – дип җавап кайтаралар.
   Тарихны бергәләп торгызсак кына...
   Бу – мәзәк түгел, ә булган хәл. Чыннан да, 6 мең халык яшәгән Шыгырданда рәсми рәвештә эшләүче юк икән. Гомер-гомердән сәүдә белән шөгыльләнүче авыл халкы бүген дә традицияләренә тугры калган. Шәһәр халкын ит белән тәэмин итә. Тирә-юньгә даны таралган Шыгырдан көннән-көн матурая, зурая бара.
   Бирегә килеп төшүгә үк мин Татарстанның иң зур авылларының берсе – Шәле белән уртаклык эзләргә керештем. Ә алар, чыннан да, бар. Авыллар бетә, дип чаң сукан бер мәлдә мондагы халык җирдә хәләл көче белән яшәүдән тәм таба. Колхоз-совхоз таралганга да игътибар итмичә, әлеге ике авыл да сәүдә эшенә керешеп киткән. Халык үз көнен үзе күрергә өйрәнгән, кемнәндер ярдәм көтеп ятарга күнекмәгән. Күршеләр бер-берсеннән көнләшеп йортлар җиткерә. Хәтта һәр ике авылда кыз урлау гадәте дә сакланган.
   Шыгырданлылар, чыннан да, аерым бер дәүләт кебек яшәп ята. Сигез чакрымга кадәр сузылган авылда алты мәчет салып куйганнар. Җиденчесенең нигезен сипләп маташалар. Бүген бөтен татарны, милләтебезне борчый торган глобаль проблемаларны чишәргә дә вакыт табалар. Җиде ел рәттән авылда "Шыгырдан укулары" үткәрелә. Авылда аксакаллар шурасы, иҗтимагый киңәшмә кебек оешмалар эшләп килә. Әлбәттә, мондый чараларны үткәрүдә Чуашстан республикасы мөселманнарының диния нәзарәте рәисе, Россия Үзәк Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Россия иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Кыргановның өлеше бик зур. Узган елгы "Шыгырдан укулары" гаилә проблемасы, милли тәрбия, дин, мәгариф темаларын колачласа, монысы исә Идел буе Болгарстаны дәүләтенә, ягъни безнең тарихыбызга багышланган иде.
   Биредә татарлар яшәгән күрше төбәкләрдән дә, шулай ук Чуашстандагы югары уку йортларыннан да мөгаллимнәр, тарихчылар катнашты. Уртак тарихыбыз турында уртага салып сөйләшү күптән кирәк иде безгә. "Татар белән чуаш – кардәш халык. Алар һәрвакыт бергә яшәгән. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев ярдәме белән аякка басып килүче Болгар шәһәр-тыюлыгын торгызуда да бергәләп катнашырга кирәк", – дигән фикерен җиткерде танылган тарихчы Индус Таһиров.
   Әмма чуашларның безне тәнкыйть итәрлек шелтәләре дә табылды. Әйтик, Болгар шәһәрчегендәге чуаш милләтенә хас тарихи ташларны каядыр куйганнар икән. "Чуашларның традицияләрен чагылдырган үз почмагыбыз булуын телибез", – дип белдерде Чуаш Милли конгрессы рәисе Геннадий Архипов бу җәһәттән.
   Бергәләп кулга-кул тотынып эшләргә дип торганда гына, әмер бирергә теләүчене күпләр өнәп бетермәде. Академик, танылган археолог Фаяз Хуҗин исә Чуашстандагы борынгы казылмаларга битарафлыкны ассызыклап үтте. Кайчандыр Болгар дәүләтенең биләмәләре булган Чуашстанның тарихи урыннарын казып тикшерүчеләр юк. 1950 нче еллардан бирле археологларның эшләре туктатылган. Биредә казу эшләре күбрәк таш гасыр белән генә чикләнә икән.
   – Татарстан белән бергәләп теләктәшлек белдереп эшләүче археологлар юк, – диде Фаяз абый. – Түбән Новгород, Самара, Ульян, Пенза, Мордва якларында казу эшләре бара. Түбән Новгородта хәтта Кремль биләмәсен дә безгә ышанып тапшырдылар. Ә сездә исә казу эшләрен башларга килгәч тә ризалык бирмәделәр.
   Фаяз Хуҗин әйтүенчә, әлеге аңлашылмаучылыкка нокта куярга вакыт. Татарстан хәтта Чуашстан өчен ике археолог әзерләп бирергә дә әзер.
   Кыскасы, бу чарада моңарчы беркем тарафыннан кузгатылмаган проблемаларны чишәргә омтылдылар. Чуашстан гуманитар институтында татар бүлеге ачуны да үзәккә куйдылар.
   Дөрес, кырмыска оясын таяк тыгып болгатучылар да булмады түгел. Ульяннан килгән "Болгар-яңарыш" җәмгыяте вәкилләренең: "Татарлар диюгә безне дошман күрәләр, без – болгарлар, хәзер дә шулай дип йөртеләбез", – диюе аптырашта калдырды. Быелгы халык санын алуда туган телен "болгар теле" дип яздыручы абзыйларга гаҗәпләнми мөмкин түгел иде. Болгарча сөйләшеп күрсәтегез, дигәч, асылда, бу телнең нигезен татар теле тәшкил итә булып чыкты.
   Тумышы белән Чуашстаннан булган танылган шагыйрь, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе һәм Шыгырданда Фәтхи Бурнаш премиясенә лаек булган Ркаил Зәйдулла әлеге башбаштаклыкны: "Безнең бөтен проблемабыз Россиядә яшәүдә, җәмәгать", – дип түгәрәкләп куйды.
 
   "Закон безгә нипочем..."
 
  "Шыгырдан укулары" кырык чакрым ераклыкта урнашкан Тукай, Урмай авылларында да дәвам итте. Монда Болгар дәүләтенең Кара пулат һәм Кече манарасын өлге итеп алып, зур мәчет торгызып яталар. Шыгырдан "чире" тукайлыларга да, урмайларга да, дөресрәге, Чуашстанда яшәүче татар авылларының барысына да күчкән. Биредәге халык миңа Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл" спектаклендәге "Закон безгә нипочем" дип җырлаучы качкыннарны хәтерләтте. Дөрес, кайбер авылларда мәчет салдырмас өчен каршы төшүчеләр дә булгалаган. Әмма биредәге татарлар бу проблемага бик тиз нокта куйган.
   Әнә Тукай авылында җирле җитәкчелекнең эшкә тотынганын көтеп ятмыйча, "властьны" үз кулларына алганнар. Иҗтимагый киңәшмә төзеп, авыл проблемасын хәл итәләр. Акча да үзләре кулында. Эшмәкәрләрнең дә ярдәме зур. Авыл халкының мәнфәгатен кайгыртучы игелек ияләре шактый икән биредә. Инде ничә еллар сусыз интеккән Тукай халкы әлеге оешма ярдәме белән артезиан коелы булган. Юлны төзекләгәннәр. 1800 кеше яшәгән бу авылда елдан-ел балалар туу да арта икән. 390 укучы сыйдырышлы урта мәктәпне тагын да зурайтырга кирәк булачак ди. Киләчәктә балалар бакчасы төзүне дә оешма үз карамагына алачак. "Аллага шөкер, киләсе елга укырга керәчәк 23 балага мәдрәсәдә шөгыльләнергә мөмкинлек бирелде. Димәк, беренче сыйныфка укучыларны әзерлекле килеш алачакбыз", – ди Тукай урта мәктәбе директоры Әминә Баһаветдинова. 
   Мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары татар телендә укый. Югары сыйныфларда рус, чуаш, инглиз телләрен үзләштерә башлыйлар. Татар телен инде илле ел буена танылган галим, тел белгече Мирфатыйх Зәкиевнең дәреслекләре буенча өйрәнәләр. Форсаттан файдаланып, чарага килгән Мирфатыйх агага зур рәхмәтләрен белдерделәр.
   Тукай авылындагы халыкның пай җирләре дә мәхәллә кулында булып чыкты. Җир белән эшләүчеләргә җаны теләгән урыннан җир алып эшкәртергә мөмкинлек бар икән. Биредәге халык бер генә минутын да бушка уздырмый. Хәер, халыкның булганлыгын авыл башындагы капкадан кергәндә үк абайларга мөмкин иде. Тарихи хәтерне дә жуймыйлар, киләчәкләре дә өметле аларның.
 
Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 230 | 13.11.2010
Карап чыгулар: 408 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Ноябрь 2010  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2017
Сайт управляется системой uCoz