Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Якшәмбе, 05.05.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Сайтка билге куегыз
Барлыгы: 116
Баш бит » 2010 » Декабрь » 15 » 15-12-10 Гашура көне
15-12-10 Гашура көне
19:58
  "Шәһруллаһил Мөхәррәм” буларак шөһрәт казанган, ягъни "Аллаһның изге ае” дип йөртелгән Мөхәррәм, Ходайның рәхмәт вә бәрәкәте, ихсан вә нигъмәтләре аеруча артып, муллыкка ирешкән бер айдыр.
Аллаһның ниндидер аерым ае, көне яки елы юк, ләкин Мөхәррәм ае Аллаһның рәхмәтенә ирешү өчен бер дигән форсат булганга, Пәйгамбәребез тарафыннан шул рәвешле аталган.
Гашура Мөхәррәм аеның 10 көне. Бу көннең Аллаһ катында әһәмияте зур. Ошбу көндә Аллаһ ун пәйгамбәренә ун төрле нигъмәтен иңдереп, дәрәҗәләрен арттырган. Бу көннәрдә ураза тотуның фазыйләте бик олы.
Һиҗри елның тәүге ае булган Мөхәррәмнең 10 көне Гашура көне дип атала.
Гашура көненең Аллаһ хозурындагы бөеклеген Фәҗр сүрәсенең икенче аяте булган "Ун төн белән ант итәм” сүзләреннән үк сиземләргә була. Кайбер тәфсирләрдә ошбу ун кичәнең Мөхәррәмнең гашурага кадәрге кичәләре булуы хакында әйтелә.
Аллаһ Тәгалә бу кичәләр белән ант итеп, аларның изгелек һәм бәрәкәтен белдерә. Бу көнне Гашура дип атауның сәбәбе аның Мөхәррәм аеның унысына туры килүенә бәйле. Хәдис китапларында бу исемнең бирелү хикмәте буларак, ул көнне Аллаһ Тәгаләнең ун пәйгамбәренә ун төрле бүләк һәм нигъмәт бирүе күрсәтелә. Бу бүләкләрне шушы рәвештә тезеп төшәргә мөмкин:
1. Аллаһ Гашура көнне Муса пәйгамбәр һәм аның кавемен, диңгез суларын ярып, залим фиргавен гаскәреннән коткара. 2. Туфан вакытында Нух пәйгамбәр көймәсен Җүди тавы өстенә утырта. 3. Юныс галәйһиссәламне балык карыныннан чыгара. 4. Атабыз Адәмнең тәүбәсе ошбу көндә кабул ителә. 5. Йосыф пәйгамбәр агалары ташлап киткән кое төбеннән Гашура көнендә чыгарыла. 6. Хәзрәти Гайсә ошбу көндә дөньяга килә һәм күккә ашырыла. 7. Давыт галәйһиссәламнең тәүбәсе кабул була. 8. Ибраһим пәйгамбәрнең улы Исмәгыйль галәйһиссәлам дөньяга килә. 9. Ягъкуб галәйһиссәламнең Йосыф хәсрәтеннән күрмәскә әйләнгән күзләре ачыла. 10. Әюб галәйһиссәлам дәһшәтле авыруыннан шифа таба. Гашура көне дигәндә искә төшкән иң беренче гыйбадәт – ураза тоту. Мөхәррәм ае һәм Гашура көне Китап әһеленнән булган яһүди һәм христианнарда да изге көн саналган. Рәсүлебез Мәдинәгә һиҗрәт кылгач, анда яшәгән яһүдиләрнең ураза тотканнарын күрә. "Бу нинди ураза?” – дип сорый. Яһүдиләр: "Бүген Аллаһ Тәгалә Мусаны дошманнарыннан коткарган, фиргавенне диңгез төбенә батырган көн. Муса галәйһиссәлам шөкер йөзеннән бу көнне ураза тоткан”, – диләр. Яһүдиләргә охшамау, уразаны нәкъ менә Гашура көненә генә туры китермәү өчен, Мөхәррәмнең 9, 10, 11 көннәрендә ураза тоту киңәш ителә.

Салих Хәкимҗанов
Карап чыгулар: 576 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Декабрь 2010  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz