|
Баш бит » 2011 » Декабрь » 18 » 18-12-11 Юбилеегыз белән котлыйбыз!
18-12-11 Юбилеегыз белән котлыйбыз! |
19:21 |
Бүген, 18 декабрьдә "Деликат" ит эшкәртү цехында эшләүче Мөсфирә Минәтулла кызы Шарафутдиновага 55 яшь тулды.
Хөрмәтле Мөсфирә әптәй!
55 ел куп тә сыман, юк та сыман. Сезнең гомердә дә авыр көннәр аз булмады. Сынмадыгыз, сыгылмадыгыз, югалмадыгыз. Менә дигән Ана булдыгыз. Карлыгачтан көнне, сандугачтан төнне сорамыйча эшләгәнсез, түзгәнсез, дәшмәгәнсез, ялгыз агач сыман сынмагансыз. Инде лаеклы ялга китәсез. Ходай сезнең барлык изге теләкләрегезгә, ниятләрегезгә дога кылып, амин, дисен. Яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын шушы изге минутларда. Бүген гомер мизгелегезнең матур бәйрәме, хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Әрнү-сагыш белмәгез, гел шулай чибәр-көчле булыгыз, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Иң изге теләкләр белән "Деликат” ширкәтендә эшләүче хезмәттәшләрең.
|
Карап чыгулар: 584 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 0.0/0 |
|
| |
Статистика |
Онлайн барысы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 | |