Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Якшәмбе, 05.05.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Мин яшим...
Барлыгы: 200
Баш бит » 2011 » Август » 19 » 19-08-11 Чуашстандагы татар-мөселманнарның фәнни методик үзәге - “Гөлстан”
19-08-11 Чуашстандагы татар-мөселманнарның фәнни методик үзәге - “Гөлстан”
12:06
   
   Чуашстандагы татар-мөселманнарның фәнни, методик үзәге булып "Гөлстан” мәдрәсәсе тора. Әлеге уку йорты моннан тыш, Чуашстандагы татарларның мәгърифәт үзәге вазыйфаларын да башкара. Менә инде алты-җиде ел буена анда укулар бара. Ә рәсми теркәлү 2007 елда була. 2008 елда уку-укыту эшен дәүләт лицензиясе белән алып бара. "Гөлстан” Чуашстандагы бер генә дини вакыйгалардан да читтә калмый, киресенчә аларның күбесенең төп оештыручысы булып тора. Шыгырдан авылындагы бу уку йорты Чуашстан өчен генә түгел, күрше төбәкләр өчен дә үрнәк булып тора торган мәгърифәт йорты. Шулай да, мәдрәсә ирешелгән уңышлар белән генә тукталып калырга җыенмый икән. Аның ректоры Наил хәзрәт Җамалетдин газетыбызга шулай дип белдерде. Аның белән булган әнгәмәне тәкъдим итәбез.
 
   - Наил хәзрәт, Чуашстандагы татар-мөселман мәгариф системасы белән тулаем таныштырып узыгыз әле. Ни өчен дигәндә, мәдрәсә бит шушы уку-укыту белән шөгылләнә.
 
   - Башта безнең әби-бабайлар заманында, ягъни революциягә кадәр булган система белән танышыйк. Ул заманнарда дәүләт мәктәпләре булмаган. Татарларга дәүләт бер тиен ярдәм итмәсә дә, безнең бабайларыбыз бер дигән уку-укыту системасы төзегән булганнар. Һәр мәхәллә, мәчет каршында мәктәп эшләгән. Анда мәхәлләнең күпчелек балалары башлангыч белем алган. Укырга-язарга, санарга өйрәнгән. Ягъни китап укырлык, хат язышырлык, беренчел арифметика дәресләре, моннан тыш, әхлак, Коръән дәресләре кергән. Шушы мәктәпләрдә укыган балалар тормышта кирәк булырлык иң гади белемне мәхәллә мәктәбеннән алып чыккан. Шуңа күрә, Ленин үз заманында язып калдырган: татарлар Россиядә иң грамотный халык дип. Чөнки, башка халыкларның 20 проценты укый белә торган булса, татарларда бу 70-80 процентка җитә торган булган. Шуңа игътибар итәргә кирәк – ул чакта дәүләт бер тиен дә татар мәгарифенә бирмәгән. Эш башлангыч мәктәпләр белән генә тәмамланмаган. Рөшдия мәдрәсәләре, ягъни икенче баскыч уку-укыту булган. Монысында инде дини гыйлем шактый күп бирелеп, аңа өстәп физика, математика, урыс теле, гарәп һәм фарсы телләре дә өйрәтелгән. Хәзергечә бу училище дәрәҗәсенә лаек була ала. Мондый мәдрәсәләр безнең якта, мәсәлән Буада булган. Андагы Хилмия мәдрәсәсе шактый данлы саналган. Моның белән генә дә мәгариф системасы тәмамланмаган. Галия дип аталган югары белем бирү мәдрәсәләре дә булган. Моның белән Казандагы Мөхәммәдия, Орнебурдагы Хөсәиния мәдрәсәләре шөгылләнгән. Бу бүгенге университетлар дәрәҗәсендә саналган. Сталин, башыгызга сыймас, 1940 елларда, шушы галия дәрәҗәсендәге мәдрәсәне тәмамлаган кешеләрнең дипломнарын институт дипломнары итеп тану турында фәрманга кул куя. Ягъни белем куәсе көчле булган безнең мәдрәсәләребездә. Шушы уку йортларын бетереп, кайбер тырыш татарларыбыз Сарбонна университетларында укып чыгалар. Мәдрәсәләрдә гарәп, фарсы, төрек, татар һәм урыс телләреннән тыш, француз, немец телләре дә укытылган.
 
   - Ә бүген соң хәл ничегрәк?
 
   - Безнең бабайлар төзегән бу уку-укыту системасы большевиклар заманында пыран-заран китерелә. Бүген бу системаны торгызуның әле башлангычы гына. Төрле төбәктә төрлечә. Кайдадыр мәдрәсәләр эшли, кайдадыр бөтенләй юк. Чуашстаныбызга килгәндә... Аллага шөкер, "Гөлстан” мәдрәсәсе уку-укыту эшләрен алып бара. Быел, 25 шәкертебез рәсми диплом алып чыкты. Бу башлангыч кына икәнне кабатлыйм. Әлбәттә, күпчелек мәчетләребез каршында якшәмбе мәктәпләре сыман мәктәпләр бар. Анда теләгән балаларга дәресләр бирелә. Аеруча, Тукай авылы бу мәсьәләдә алга киткән. Үзем шушы авыл мулласы буларак та әйтә алам, бу авылдагы балаларның 70 проценты Коръәнне ачып, гарәпчә укый ала, Аллага шөкер. Мәчет каршындагы мәктәпләрдән Татар Согытында Рафыйк хәзрәт Сәфәров, Урмайда Фәнис һәм Фәрит хәзрәтләр, Шыгырданда Рафыйка апа Багманова, Роза Сабитова, Кызыл Камышта Зилә Юсупова бик тырышып укыталар. Аллаһ рәхмәт итсен аларга. Алар укыткан шәкертләргә зур өметләр баглыйбыз. Шул ук вакытта, Кыр Бикшигендә яңа мәдрәсә ачылыр дип көтелә. Тукайда бу көннәрдә яңа мәдрәсә бинасына нигез салдык. Төзелеп бетмәгән, әмма йөрәкне торнап торган бик матур бинабыз Әлебаш авылында бар. Ягъни, тулы канлы бер мәгариф системасы төзер өчен җирлек бар безнең. Иншаллаһ бу киләчәк эше.
 
   - Хәзрәт, ә мөселман балаларының җәйге җәйләүләре шушы системаның бер өлеше дип әйтеп буламы?
 
   - Ул шушы мәгариф системасына җирлек әзерләүче бик зур бер чара. Җәйлеген балалар ниегездә бушка тырай тибеп йөриләр. Безне яшь чакта шулай дип орыша торганнар иде. Хәзер бит, безнең буын кебек балаларны кырда, яки башка җирдә эшләтү дә юк. Шуңа күрә, балаларны җәйлеген мәчетләр каршында оештырылган лагерьларга йөртү – никадәр дөрес эш икәнлегенә елдан-ел инана барабыз. Алар бит анда әдәп-әхлакка, дин нигезләренә, олыны-олы итәргә, кечене-кече дип карарга өйрәнә. Шөкер, күп мәхәлләләребез мәчетләр каршында бу җәйләүләрне оештырыла. Шул ук, кышлыган да сабак биргән хәзрәтләребез зур тырышлык куя моңа. Аларны югарыда санап үттем. Кайсыларының исемнәрен телгә алмый калдырган булсам, гафу итсеннәр. Андый укытучыларыбыз шактый безнең. Әмма, кайбер мәхәлләләр бу эшкә битараф карый. Тора-бара бу эшкә алар да тотынырга тиеш. Укытырлык кешеләре булмаса, нәзарәт белән "Гөлстан” мәдрәсәсе кадрлар белән ярдәм итәчәк.
 
   - "Гөлстан” үзе быел яңа кешеләр кабул итәме?
 
   - Иншаллаһ, инде ерак төбәкләрдән дә укырга дип, ата-аналар балаларын китерә башлады. Мәдрәсәбездә быелгы ремонттан соң, күп мөмкинлекләр ачыла. Яшәү шартлары болай да начар түгел иде, хәзер инде бөтенләй яхшы мөмкинлекләр. Монда торып 12 бала укый ала. Алар көндезен янәшәдәге мәктәптә укыса, кичлеген мәдрәсә дә укый. Яшәүләре укытучы-тәрбиячеләр күзәтүендә бара. Тәртип, оешканлык, чисталыкка өйрәнәләр. Дин сабакларын әйтеп тә тормыйм. Мәдрәсәбез, Казан мәдрәсәләрендәге дәрәҗәдә гыйлем бирә. Укып бетергәннәргә дә юл күрсәтеп торабыз. Быел менә ике яшь егетебезне Мәскәүдәге данлыклы бер университетка укырга керттек. Алар анда бушка укыйлар, тормышта кирәкле булган, компьютер белгечлен алалар. Теләгәннәрне мәдрәсә тәмамлагач тагы башка урыннарга да кертә алабыз. Ике шәкертебез бүген Төркиядә укый. "Гөлстан” берничә Коръән-хафиз тәрбияләде. Читтән торып уку да мөмкин. Быел бер төркем шәкертләребез, ә аларның яшьләре төрле, укып бетереп диплом алдылар. Үзләре дә сабаклар бирә башладылар. Без теология, ягъни дин белгече дигән рәсми диплом бирәбез. Шәкертләребезне укытып чыгардык та бетте түгел, әйткәнемчә, тормышларын корырга да хәлдән килгәнчә ярдәм итәбез.
 
   - Хәзрәт, димәк, теләгәннәр быел да укырга керә ала?
 
   - Әлбәттә.Шыгырдандагы "Гөлстан” мәдрәсәсенә мөрәҗәгать итсеннәр. Дини-милли тормышыбызның күтәрелеш чорында яшибез. Олы-олы вакыйгалар бара. Шушы вакыйгаларның эчендә кайнарга, дини белем, әхлак, тәрбия, көчле дөньяви белем алырга теләгәннәр безгә килсеннәр. Дөньяви дигәнем ни өчен, чөнки без Шыгырданның ике мәктәбе белән дә хезмәттәшлек итәбез. Балаларыбыз шушы көчле мәктәпләрдә дә гыйлем алалар бит.
 
   - Рәхмәт Наил хәзрәт!
 
   Рэфис Жэмдихан. "Гөлстан" газетасы.
Карап чыгулар: 621 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Август 2011  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz