Барлык мөселман халкы өчен иң олуг бәйрәмнәрнең берсе булган – Корбан гаете да исән-имин узды. Бу көнне Чувашстандагы илледән артык мәхәлләдә Корбан гаете зур активлык белән узды. Көн иртәдән үк болытлы, яңгырлы булуга карамастан; халык мәчет залларына гына сыешмыйча коридорларда да, баскычларда да укыдылар. Гает намазы тәмамланып, гает хөтбәсе, вәгазь, иман кәлимәсен укып иманнарын яңарткачтан да халык өйләренә ашыкмады, ә оешкан хәлдә зиратлар эстенә, әби-бабалары, әти-әниләре, туган-тумачаларының каберләрен зиярат кылдылар. Алар анда үзләренең нәселләрендә булган мәетләр рухына Коръән багышладылар. Кайтып авыз ачып, чәй экәч тә корбан чалу йоласы башланды. Быел Тукай авылында 250 корбан бугазланды. Корбан бугазлау оешкан төстә бер көн эчендә тәмамлансын дип, мәчеткә биш вакыт намазга актив йөрүче кешеләрдән тугыз кеше билгеләнде. Гаетнең икенче көнендә авылда корбан ашы мәҗелесләре башланды. Ул мәҗелесләр көн саен өчәр җирдән 12-15 җирдә үтәчәк (ир-атлар аерым, хатын-кызлар аерым). Мондый мәҗелесләр Зөлхиҗҗә ае тәмамланганчы барачак. Кайбер гаиләләр (Ямалетдинов Агләм, Ямалетдинов Илдар) үзләренең корбан итләрен Шыгырдан авылындагы “Гөлстан” мәдрәсендә белем туплаучы шәкертләргә җибәрделәр.
|