Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Пәнҗешәмбе, 02.05.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Мин яшим...
Барлыгы: 200
Баш бит » 2008 » Декабрь » 13 » 13-12-08 Чувашиянең татар делегациясе Казаннан әйләнеп кайтты
13-12-08 Чувашиянең татар делегациясе Казаннан әйләнеп кайтты
17:50

   Чувашстан  Республикасы татарларының милли-мөхтәрияте делегациясе Казанда зур Форумда өч көндә алты эшлекле очрашу уткәрде. Бөтендөнья татарлары конгрессы исполкомының киңәйтелгән утырышында 2008нче елга ясаган нәтиҗәдә «ЧР татарларының милли-мөхәрияте››нең 2008 елда эшләгән эшләренә уңай билге куйды.

   Чувашстан Республикасы татарларының милли-мөхтәрияте Чувашстан мөселманнары Диния Нәзараты белән берлектә татар этносының үсеше стратегиясен алып бара, татар халкының милли гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, мәгарифен саклау, СМИ h.б. үстерү өстендә эшли.

   СМИ секциясендә информация бүлеге башлыгы Гөлназ Шәйхи үзенең докладында Тукай авылында эшлэп килүче Иҗтимагый оешма, «Иман нуры›› газетасы hәм «Тукай авылы›› сайты турында уңай яктан билгеләп үтте. Шул ук вакытта Чувашстан мөселманнары Диния Нәзарате Рәисе, Мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов милли үзаңны ныгыту, халыкның милли гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, мәгарифен, спортын ныгыту буенча конструктив чыгыш ясады. Чувашстан Республикасы татарларының милли-мөхтәрияте рәисе Гибатдинов Ф.А. ТНВ каналы вәкилләре белән очрашып, Чувашиянең татарлар күбрәк яшәгән җирләрдә татарча радио сигналларын үстерү турында сүз алып барды. Ул «Хәерле иртә›› редакциясендә турыдан-туры эфирда катнашты.

   Зур татар авыллары ассоциациясе эшендә Шыгырдан авылы җирлеге депутаты Фәрит Глухов hәм Тукай авылы Иҗтимагый киңәшмә рәисе, ООО «Деликат›› директоры Шакиров А.Х. катнашты. Алар информация җибәрү өлкәсендә ассоциация эшен активлаштырырга дигән тәкъдим кертте.

   Чувашия делегатларын Бөтендөнья татарлары конгрессы исполкомы рәисе Р.З.Закиров кабул итте. Анда берничә проект каралды. 2009 елның гыйнварендә безнең якташыбыз, данлыклы язучы, сатирик,популяр җырлар шигырьләре авторы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе Дамир Гыйсметдиновның юбилее уңаеннан Казанда иҗади кичә уздыру турында  тәкъдим ителде. Шулай ук Чувашиядә туып Казанда яшәүчеләр өчен «Якташлар›› җәмгыяте оешмасын булдыру турында сүз булды.

Иң әhәмиятле сорауларны берсе булып Чувашия артистларының 20 декабрьдә Йошкар-Ола шәhәрендә уздырылачак «Татар моңы›› конкурсында катнашулары булды. Ринат Зиннурович ЧР Урмай милли-мәдәне үзәге «Мишәр›› фольклор-эстрада ансамбленә зур ышаныч күрсәтә. Соңыннан делегатлар исеменнән Гибатдинов Ф.А. белән Купкенов Р.З. ВКТ исполкомы рәисе Закиров Р.З ны батыр районы Шыгырдан авылында яңа мәктәп ачу тантанасына чакырдылар. Чакыру кабул ителде.

   Моннан тыш әле тагын башка вәкилләр белән уртаклашулар күп булды. Казаннан белемнәргә баеп, үзебезнең халкыбыз өчен горурлык хисе тоеп,алга таба да халкыбыз,илебез өчен эшләргә яңа көч туплап кайттык.

Карап чыгулар: 915 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 4.7/3 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Декабрь 2008  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz