|
Баш бит » 2008 » Декабрь » 14 » 14-12-08 Миндус Глухов Россия чемпионы булды
14-12-08 Миндус Глухов Россия чемпионы булды |
16:40 |
13-14 декабрьдә Казан шәhәренең Баскет-холлында «Татарча көрәш›› милли ярышларының ачышы булып үтте. Чемпионатта 26 регионнан 18 үлчәү категорияләрендә 260 көрәшче катнашты, шулай ук Казахстаннан, Таджикстаннан hәм Үзбәкстаннан да көрәшчеләр бар иде. Безнең республикабызның дәрәҗәсен 12 спортсмен яклады. Батыр районы Әыгырдан авылыннан 50кг га кадәр үлчәү категориясендә Глухов Миндус Россия чемпионы булды.Өч көрәшче Комсомол районы Урмай авылыннан Рәшит Хамбиков (90 кг), Батыр районы Кыр Бикшиге авылыннан Махмудов Илнур(80 кг), Батыр районы Шыгырдан авылыннан Васимов Радик (55 кг) бронза призына лаек булдылар. Яңа чемпион Глухов Миндус 2007 елның җәендә җәйге мөселман лагерендә безнең баларабызны милли көрәш буенча өйрәткән булуы икеләтә шатлык.
Без барлык призерларныда уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз, аларга нык саулык hәм алга таба да уңышлар телибез.
|
Карап чыгулар: 703 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 5.0/1 |
|
| |
Статистика |
Онлайн барысы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 | |