Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Пәнҗешәмбе, 02.05.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Мин яшим...
Барлыгы: 200
Баш бит » 2008 » Декабрь » 20 » 20-12-08 Үзем белән китте сөйләр сүзләрем
20-12-08 Үзем белән китте сөйләр сүзләрем
19:28
     Бу бәет Тукай авылында яшәп, вакытсыз кинәт кенә вафат булган Минзәкрәм Зиннәтҗан улы Галимҗановка багышлана.
Үзем белән китте сөйләр сүзләрем

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим”

 “Бисмилла”, - дип башлыйм

Бу бәетнең башларын;

Кодам үлгәнне ишеткәч

Тәмам катты башларым.

Бар язаннарымны багышлыйм

Хөрмәт иткән кодага;

Аллаһының рәхмәте белән

Булсын аңа багышланган догам да.

Елда ике гает була,

Шуның берсе Корбан гаете;

Моны укыгач белерсез

Бу Минзәкрәм бәете.

Мөсфирә, балаларым, нихәл итим:

Теләп ташлап китмәдем,

Гомерем кыска булгач

Бөткәч ашар икмәгем.

Сөйли алмадым мин сезгә

Эчемдә калды моңнарым;

Мине сагынып Корән укытыгыз

Тәрәзәдән кайтып тыңлармын.

Үтенеп әйтәм, авылдашлар,

Миннән бәхил булып калыгыз;

Алып барып ләхеткә куйгач,

Искә алып туфрак салыгыз.

Мөсфирә, сиңа әйтәм:

Кешечә булсын, укытыгыз өчемне;

Минем рухыма белгәнеңне укы-

Буш итмә атна кичемне.

Балаларым, тагын әйтәм:

Укытыгыз Коръән җидемдә;

Коръән укытып багышлаткач,

Тыныч булыр яткан җиремдә.

Гаиләм, туганнарым, еламагыз

Миннән аерылып калганга;

Теләгез: раббым тел ачкычы бирсен

Мөнкир-Нәкир сорау алганда

Мөсфирә, бергә яшәү дәверендә

Төрлесе булгандыр инде?

Барысын да гафу ит, бәхиллә

Менә бит аерылышу да килеп җитте.

Уйламаганда гына сизедем

Төштәдә күрмәгән чирне;

Уйлаган иде:  “Җиңә алмас”, - дип

Җир төтрәтеп йөргән ирне.

Табибларга барган идем

Бераз ял итеп кайтим дип кенә;

“Булмый икән”, - дип уйладым

Ахыр чиккә җиткәч кенә.

Врачка күренеп,

Бар анализларны да бирдем.

               Тиз генә дәвалныем дип

               Больницаның түләүлесенә кердем,

Тиз генә карап

Табиб дәвалау  чараларын күрде;

Сестралар уколлар ясап,

Системалар бирде.

Ике көннән соң

Белмим ни хикмәт булды инде;

Миңа табиб кушуы буенча

Реамнимациягә керергә туры килде.

Реамнимациягә кергәч тә

Күңеле нидер сизде:

Икенче көнне врач миңа

Чабаксарга китәргә юллама бирде

Сулышымның соңгы минутларында

Пычак астына керергә туры килде;

Дөньяда күргән әрнүләр өчен

Ходай языкларымны үзе кичерер инде.

Мөсфирә,соңгы көчем белән

Иңнәреңә куйдым башымны;

Соңгы сүзләремне әйтә алмадым шул

Газраил алды һушымны.

Аллаһы Тәгалә шулай

Кушкандыр инде

Газраил җанымы алды

Корбан мәҗелесебез буласы көнне.

Ике ул, бер кыз

Безнең бит уртак җимешләр;

Мин фани дөньядан киткәч тә

Ходай бирсен аларга матур гомерләр.

Авыр икән, авыр икән

Сездән аерылып китүләр;

Шөкер итәм: варисларым кала

Фамилиямне дәвам итүчеләр.

Балаларым, сезгә әйтәм:

“Яшәгез тату гына;

Сезнең фигыль үрнәк булсын

Барлык авыл халкына.

Мөсфирә, балаларым,

Мәңгегә бәхил булыгыз;

Дөньялыкта без кунак кына

Бәндәләргә игелек кылыгыз.

Балаларым: Мөселман төсе булсын

Чардугнымны яшел төскә буярсыз;

Озак тотмыйча гына

Каберемә тамга ташы куярсыз.

Яшисем килде минем дә,

Нишлисең – шулай булгач Ходай язганы;

Мөсфирә, балаларым догадан калдырмагыз

Монда барыбыз да көтә аны

Соңгы көнгәчә әйттең

Биш вакыт намазның азанын;

Шулар бәрәбәренә, биргәндер әле

Ходай сиңа иманның байлыгын.

Синең балачак туры килде

Авыр сугыш заманасына;

Истәлек булып калсын

Бу бәет балаларыңа.

Тугансың син 1941 елда

Илне кайгы баскан август аенда;

67 ел әҗәлең көткән икән

2008 елның Корбан аенда.

Ник соң ташлап киттең?

Белдең бит ялгыз каласым?

Ходай шулай сыный икән

Картлыгында Адәм баласын.

Синең серле-моңлы күзләрең

Мәңге сакланыр йөрәгем түрендә;

Ходай боерса догаларым кабул булыр,

Тыныч бул, Минзәкрәм, нурлы гүреңдә.

Кай арада гомер үтте,

Картаелып та китте;

Синең өчен елый-елый

Күзләремдә яшләрем кипте.

Авыр туфрагың җиңел,

Рухың булсын шат;

Урының булсын оҗмахта

Очрашырбыз ахыйрәттә кабат.

Мәңгегә бәхил булыгыз –

Фани дөньяда каласыз алты туган;

Арагыздан миңа бит беренче китәргә

Тәкъдир китабыма язылып куелган.

             Туганнарым, еламагыз,

Хәер-догада булыгыз;

Минем төсем итеп сезгә

Калды җиде оныгыгыз.

Туганнарым, бәхил булыгыз,

Инде сезнең арадан китәм;

Уйларыгызга, тешләрегезгә кереп,

Мин йөрермен сезнең белән.

Туганнарым., бергә яшәгән дә

 Васыятьләремне әйтә алмадым,

Васыятьләр әйтергә

               Мин бит әле үләргә уйламадым.

Туганнарым, исегезгә төшкәндә

Каберем янына килегез;

Барыгызга да әйтәм:

Фани дөнья кадерен белегез.

Минзәкрәм, сиңа бит туры килде

Яшьли нужа арбасын тартырга;

Шулар китергәндер инде

Больницага ятарга.

Бабаебыз, урының булыр оҗмахта

Син бит нәселгә гомер бүләк иттең;

Үзеңнән соң якты мирас –

Нәсел агачыңны калдырдың.

Бу бәет булсын

Синең рухка баручы догабыз;

Моны язучылар – сине истә тотучы

Балаларың һәм оныкларың булабыз.

Әтиебез, бабабыз, синең васыятьләрне

Тырышырбыз үтәргә;

Тик син генә ашыктың шул

Өч оныгың элгерә алмады бабай дияргә.

Машина белән  алып кайттылар

Чабаксардан мәетемне;

Сагынганда алып укырсыз

Шушы бәетемне.

               Мөсфирә., балалар, оныклар һәм

               Туганнар,бәхил булыгыз мәңгегә.

Онытмагыз, гел саклагыз

 Мине хәтерегездә.

Шунда бетә, шунда тәмам

Минзәкрәмгә багышланган бәет;

Барын да яхшыга юрагыз

Монда язылганнардан эзләмәгез гаеп.

Балакайлар, урындыкка башлап утырмагыз,

Беренче әниегез утырсын.

Мөсфирә,. бу бәетне ташламагыз

Мине искә алып укырсың.

Бабабыз, синең рухка кылган

Догаларыбызны кабул кылсын Ходай.

Чын күңелдән рәхмәтебез сиңа

Бабабызның кодасы Гаяз бабай.

13
Карап чыгулар: 752 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 5.0/3 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Декабрь 2008  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz