20 декабрьдә Йошкар-Ола шәhәрендә татар халык җырларын башкару буенча “Татар моңы” конкурсы үтте. Конкурста Марий Эл, Чавашия hәм Киров өлкәсе вәкилләре катнашты. Жюри составында Мингол Галиев -Татарстанның атказанган артисты, доцент, Казан дәүләт гуманитар-педагогия университетының кафедра җитәкчесе, Шәмсия Җиhангирова - язучы, ТНВ радиовещания редакторы, Вил Усманов - Татарстанның атказанган артисты “Татар моңы” Бөтен халык телевизион фестивале башкарма директоры, Рәсим Низамов - Татарстанның атказанган артисты эшләде. Чувашия Республикасыннан халык hәм эстрада җырларын башкаручылар - Фәнис Садретдинов “Мишәр” фольклор-эстрада ансамбле художество җитәкчесе, “Урмай егетләре” вокал ансамбле, Казан дәүләт мәдәният университеты студентлары Гөлнур Сәйдәшов (Озынкуак), Рәмис Халитов (Комсомол).
“Татар моңы” Бөтен халык телевизион конкурсында “Мишәр” фольклор - эстрада ансамбле җиңүче булды. “Мишәр” hәм “Урмай егетләре” вокал ансамбльләренә жюри югары бәя бирде.
Без конкурсантларның барысын да кайнар котлыйбыз hәм аларга алга таба да яңа иҗади уңышлар телибез.
|