Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Пәнҗешәмбе, 02.05.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Мин яшим...
Барлыгы: 200
Баш бит » 2008 » Декабрь » 31 » 31-12-08 Тукай авылында туучылар саны үлүчелдән 2.65 мәртәбә артыгырак!
31-12-08 Тукай авылында туучылар саны үлүчелдән 2.65 мәртәбә артыгырак!
19:24

   Президентыбыз тарафыннан 2008 ел “Гаилә елы” итеп игълан ителгән иде. Тукай авылындагы 500 дән артык булган гаилә нинди уңышлар белән шатландырды соң Ватаныбызны? 2008 елда авылда 45 бала дөньяга килде, шуларның 21е ир-егетләр һәм 24се кызлар. Шушы 45 балага 37 төрле исем бирелгән (ир-егетләрдә 20, кызларда 17  төрле исем), ә 2001-2007 еллар дәверендә 178 балага 87 төрле (44; 43) бирелгән, ә хәзерге көндә 21 гасырда туганнарда 100 (54; 46) төрле исем бар. Быел авылда үлүчеләр саны 17 кеше. Балалар туу буенча Тукай авылы Комсомол районында гына түгел, ә Чувашстан республикасында да беренче урында бара. Авылда 1000 кешегә исәпләгәндә  26 бала туган. Авылда яшьләр парлаша, 2008 елда 12 яңа гаилә туган, Корбан ае үткәч янәдә туйлар башланды.Тулаем алганда 21 гасырда Тукай авылында 223 бала туган:

 

    еллар

бала туган

шуннан

малайлар

шуннан

кызлар

2001

29

16

13

2002

22

6

16

2003

26

14

12

2004

17

7

10

2005

28

19

9

2006

25

14

11

2007

31

13

18

2008

45

21

24

 

223

110

112

     

   Югарыда бирелгән саннардан күренгәнчә Тукай авылының киләчәге бар. Авыл тагын да байрак, мулрак яшәр Аллаһы боерса. Аллаһы Тәгалә шушы 2008 елда туган балаларга һәм барчабызга да исәнлек-саулык, гаилә татулыгы, тигез гомер, бәхет, иман байлыгы бирсен. Әйдәгез шушы теләктә калыйк барыбыз да.

Карап чыгулар: 759 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 4.8/4 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Декабрь 2008  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz