Бисмилләһир – рахмәнир – рахим.
Җир шарының төрле почмакларында яшәүче милләттәшләр вә дин кардәшләр !
Сезне барыгызны да чын күңелдән Һиҗри 1430 нче һәм милади 2009 нчы ел белән тәбрик итәбез. Бу ел һәммә барчабызга исәнлек вә саулык, парлыларга тигез мәхәббәт һәм пар канатлы булып яшәп, үз балаларыбызны үзебезгә үстерергә,парланырга өмет итүчеләргә бу елда парланып бәхетле гаилә корырга, хезмәтләребездә зурдан зур уңышларга ирешүне Аллаһы Тәгалә насыйп итсен.
Яңа елда барлык изге теләкләребез, өметләребез, максатларыбыз нәтиҗәле һәм бәрәкәтле тормышка ашсын. Аллаһы Тәгалә һәммәбезгә дә иман байлыгы насыйп итсен. Амин.
Тукай авыл мәхәлләсенең иҗтимагый Киңәше һәм “Иман нуры” газеты
|