2009елның гыйнварыннан ”Гөлстан”мәдрәсәсе читтән торып укучы шәкертләргә үзенең ишекләрен ачты. Беренче дәресне белгеүлеккә керешне Мөфти Альбир хазрәт Крганов үткәрде. Кышкы сиссия мәдрәсә укучылары өчене ун көн барып 10-нчы гыйнварда төгәлләнә.Читтән килүчеләргә мәдрәсә тулай торак hәм туклану белән тәэмин итә. Мәдрәсә нормасы нигезендә читтән торып укучылар 20 кеше булса, укырга теләүчеләр саны күбрәк булу сәбәпле, калганнарга да семинар вә лекцияләр оештырылды. “Белемгә омтылыш фард- hәр мөселманга фарыз”-дигән Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в). Белемнәрне югары бәяләп, мәдрәсәгә укырга өлкән яшьтәге мөселманнар киләләр, аларны кайберләренә 80 яшьтән дә артыграк. Мәдрәсәдә ирләр дә, хатын-кызлар да укыйлар. Мәдрәсәдә укуны Үзәк Диния Назаратының Рәсәй Ислам Университетының расланган программа буенча хәзрәтләр алып баралар. Намазлар якындагы мәчетләрдә укылалар, биредә үк Ислам турында видеофильмнар күрсәтелә. Укуны уңышлы төгәлләүчеләр РИУ-ның өченче курсына укырга керергә булдыралар. Мәдрәсәдә укулар төгәлләнгәч “Гөлстан” мәдрәсәсен төгәлләү турында диплом тапшырылачак. Дәресләрне hәм лекцияләрне Мөфти вә Казый җитәкчелегендә ЧҖМДН хәзрәтләре укыйлар.
Җөмhүрият татарларына яңа ел шатлыклар алып килде: яңа Шыгырдан төп урта мәктәбе эшли башлады, “Гөлстан” мәдрәсәсендә кышкы сессия бара. Инша Аллаh,белем нуры мөселманнар йөрәгенә кереп урнашсын.
|